Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Владимир Путин белән “Туры элемтә”
27.06.2019

Владимир Путин белән “Туры элемтә”

2019 елның 20 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин унҗиденче тапкыр “Туры элемтә”дә катнашты. Ил халкы Президентка телефон, СМС, интернет һәм видеоэлемтә аша турыдан-туры мөрәҗәгать итә алды. Быел “Туры элемтә”гә илнең 23 төбәгеннән 1,5 млн сорау бирелгән, ә элемтә барышында барлыгы 2 млн 600 мең мөрәҗәгать булган. 4 сәгать тә 8 минут барган очрашуда Путин 81 сорауга җавап бирде. Аралашу барышында яңгыраган әһәмиятле мәсьәләләрне һәм мөһим фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар.

Хезмәт хаклары
Ил башлыгына беренче сорау керемнәрнең, шул исәптән, хезмәт хакының аз булуы турында иде. “Кредитлар түләү аркасында халыкның керемнәре кими бара, шуның өчен дә Үзәк Банкны бу мәсьәләгә игътибар итәргә чакырам”, — дип сөйләде Владимир Путин.
Аның сүзләренчә, 2013 елдан хезмәт хакы 33 меңнән 45 мең сумга кадәр арткан. Ул моның уртача саннар гына булуы хакында әйтте. “Халык дөрес аңласын иде, мин уртача саннар турында әйтәм. Чөнки бездә тармак буенча да, регионнар буенча да түләү аермалыклары зур”, — диде Президент.
2019 һәм 2020 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хез-мәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен Россия бюджетыннан 12 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
“Киләсе елда хезмәт хакы 32 мең сумга кадәр артырга тиеш”, — дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Ул Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага төбәкләрдә ашыгыч ярдәм табибларының хезмәт хаклары күләмен ачыкларга кушты.
Туры элемтә вакытында ке-ремнәрне арттыру, хезмәт хаклары турында сорау­лар күп булды. Шулар арасында “Җитәкчеләр кайчан гади хезмәткәрләр кебек хезмәт хакы ала башлаячак?” дигән сорау бар иде. Аңа җавап биреп, Президент җитәкче һәм министрларның хезмәт хакларын кискен киметүгә каршы чыкты.
“Җитәкчеләрнең хезмәт хакын артык киметсәк, алар шәхси компанияләргә китеп бетәчәк, хөкүмәттә эшләргә кеше калмаячак, — диде ул. — Ләкин җитәкчеләрнең хезмәт хаклары хезмәткәрләрнекеннән бик күп мәртәбәгә зуррак булу да дөрес түгел,” — дип тә өстәде.
“Мин байлар булмасын дип түгел, ярлылар булмасын, дип уйлыйм. Кайбер компанияләрдә аеруча зур хезмәт хаклары түләү күзәтелә. Ләкин бу аларның компетентлыгы, квалификация дәрәҗәләре белән бәйле. Шулай да, без гади кешеләр керемнәре белән җитәкчеләрнеке арасында гаять зур аерманы бетерүгә омтылырга тиеш”, — дип белдерде Россия Президенты.

Сәламәтлек саклау тармагы
Бу өлкәдә Путин өч төп проблеманы билгеләде. Шуларның беренчесе – беренчел медицина ярдәменең кешеләргә барып ирешүе. “Бу юнәлештә ФАПлар ачыла, мобиль бригадалар булдырыла”, — дип сөйләде Владимир Путин. Ул авылларда медицина хезмәтен яхшыртырга кирәк, дип белдерде.
Тармактагы икенче проблема –
кадрлар җитмәве, дип саный Президент.
Өченче проблема – халыкны дарулар белән тәэмин итү. “Федераль бюджет тарафыннан каралган барлык акчалар төбәкләргә җибәрелде, ә менә җирле хакимиятләр эшләп җиткерми”, — диде Ил Башлыгы.
Авыл хуҗалыгы
«Авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итүнең гомуми күләме 2019 елда 303 млрд сумга җитте. 2018 елда әлеге ярдәм күләме 254 млрд сум тәшкил иткән иде», — диде Владимир Путин.

Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары
Ил Башлыгы торак-коммуналь хуҗалык тарифлары җайга салыначак дип ышандырды. “Торак-коммуналь хуҗалык тарифларының артуы белән бәйле проблема барлыгын беләм, ул хөкүмәт контролендә. Бу тарифларның үсешен чикләү бар. Төбәкләрдә аларның үтәлешен күзәтергә генә кирәк. Бу өлкәне җайга салуны максат итеп куячакмын”, — дип вәгъдә итте ул.
Билгеле булганча, 2019 елга «коммуналка» тарифларының ике этаплы үсеше планлаштырылган. Бу карар өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 18 проценттан 20 процентка кадәр арттыру белән бәйле. Ул 2019 елның 1 гыйн­варыннан — 1,7 процентка, 1 июльдән 2,4 процентка арткан.

Россиядә 200 чүп эшкәртү комплексы төзеләчәк
Владимир Путин Россиядә чүп эшкәртү программасы барлыгын искә төшереп үтте, әмма комплексларның кайчан төзеләчәкләре турында мәгълүмат әйтелмәде. “Без 300 млрд сумга чүп эшкәртә торган 200 комплекс төзүне күз алдында тотабыз”, — диде ул.
“Чүп чыгару – бездә зур проблема. Бу мәсьәлә буенча соңгы ике-өч елда гына көрәшә башладык. Гаҗәпләнерсез, ләкин бу проблема моннан берничә ел элек шулай ук «Туры элемтә»дә халык тарафыннан күтәрелеп чыкты һәм шуннан соң гына хәл итү чаралары күрелә башланды”, — диде Президент.
В.Путин чүпнең берничә дистә еллар буенча совет заманыннан ук җыелганын әйтте. “Беркем дә моның белән шөгыльләнмәгән. Елына якынча 70 миллион тонна чүп чыга. Әлбәттә, без бу проблеманы хәл итү белән шөгыльләнәчәкбез. Тарифлар үсә, килешәм. Әмма бу – котылгысыз әйбер. Чүп контейнерлары мәсьәләсе буенча кем җаваплы булырга тиеш: региональ операторлармы яисә идарә итүче компанияме? Мондый бәхәсләр дәвам итсә, тиз генә тәртип урнаштырып булмас”, — диде Президент.
Пособие балага өч яшь тулганчы түләнәчәк
Киләчәктә бала караучы әниләргә пособиене балага өч яшь тулганчы түләргә җыеналар. “Ләкин әлегә аны алуның тулы шартлары билгеләнеп бетмәгән. Бу ярдәм кемгә түләнергә тиеш: гаилә кереме бер кешегә яшәү минимумы ике яки бер ярым тапкырдан артмагандамы? Бу хакта хөкүмәттә фикерләшүләр бара әле», — диде Владимир Путин. Билгеле булганча, быелдан беренче һәм икенче бала туган гаиләгә өстәмә пособие түләнә башланды. Аның күләме уртача 11 мең сум. 2020 елдан әлеге пособиене алучы гаиләләр саны тагын да артачак.

Җитәкчеләрнең җаваплылыгы кирәк

В.Путин илкүләм проектларның максатлары дип икътисадны модернизацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, дәүләт иминлеген озак вакытка тәэмин итүне атады.
Ул хөкүмәтнең өстәмә кыйммәткә салымны 18 проценттан 20 процентка кадәр арттырганын әйтеп: “Бу дәүләт бюджетын тулыландыру, инфраструктураны үстерү өчен эшләнде», — дип аңлатты.
Аның сүзләренә караганда, хакимият өстәмә кыйммәткә салымны арттырганда гражданнарның матди хәле начарланачагын белеп эш иткән. “Дөрестән дә, шулай килеп чыкты, Россиядә инфляция артты. Ләкин башкача булмый иде”, — диде ул. Хәзер, Путин сүзләренчә, инфляция кими, керемнәр арта башлаган.
Президент хакимиятнең илкүләм проектлары кысаларында икътисад структурасын үзгәртергә, аны югары технологияле итәргә һәм аңа этәргеч бирергә җыеначакларын әйтте.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш дәвам итәчәк
“Ришвәтчелек буенча барлык җинаять эшләре ахырына кадәр җиткереләчәк. Мин моның өчен җаваплылык тоям. Әгәр без җинаятьчелек, ришвәтчелек белән эш алып барабыз икән, беренчедән, һәрвакыт тикшерү эшләрен ахырына кадәр җиткерергә тиеш, икенчедән, моны ачык эшләргә кирәк», — диде Президент.

Санкцияләр
Владимир Путин хәбәр иткәнчә, 2014 елдан санкцияләр аркасында Россия 50 млрд доллар, Евросоюз — 240 млрд доллар, АКШ — 17 млрд доллар, Япония 27 млрд доллар югалткан.
Ил Башлыгы сүзләренчә, болар барысы да шул илләрдәге эш урыннарында чагылыш таба. “Россиягә карата кардиналь үзгәрешләр булмаячак, гәрчә Мәскәү оппонентларның барлык таләпләрен үтәргә ризалашса да. Бәлки ниндидер тышкы сигналлар булыр, әмма бернәрсә дә үзгәрмәс», — дип белдерде Путин.
Кораллану
«Зәңгәр экраннардан ни өчен бик еш яңа корал күрсәтәләр. Россиялеләрне нинди сугышка әзерлиләр?» – дигән сорауга Владимир Путин: «Тынычлык телисең икән — сугышка әзерлән», — дип җавап бирде. Шулай ук ул Россиянең дөньяда корал җитештерү буенча лидер булмавын, нибары 7нче урында гына булуын билгеләп үтте.
«Без — хәрби чыгымнарны киметә торган бердәнбер ил. Әмма бу тыйнак кына чыгымнарга карамастан, без 2-3 адымга алда барабыз», — дип ассызык­лады Владимир Путин.

Вак-төяк мәсьәләләр юк
Россия Президенты белән туры элемтәнең ахырында Владимир Путин блиц-сорауларга җавап бирде. Шулар арасында: “Сезгә нәрсә дә булса өчен оят булганы бармы?” дигән сорау бар иде. Владимир Путин күңеленә уелып калган бер хатирә белән уртаклашты.
“Бик күптән бер рәсми сәфәр вакытында инде машинага таба барганда яныма бер апа килде дә, тезләнеп, минем кулга кәгазь кисәге тоттырды. Мин ул кәгазьне алдым да, соңрак танышырмын дип, аны ярдәмчеләремә бирдем. Ә алар ул кәгазьне югалттылар. Ул апа алдында миңа хәзергә кадәр оят”, — дип сөйләде Президент.
“Кайчан инде Президент вак-төяк проблемаларны хәл итүдән туктаячак?” — дигән сорауга, Владимир Путин Россия халкын борчыган мәсьәләләрне вак-төяк дип санамавын белдерде.
Укучы баланың: “Сез иренсәгез, нәрсә эшлисез?” — дигән соравына ул: “Иренү белән көрәшнең иң яхшы ысулы – эшли башлау”, — дип җавап бирде. Ахырда Владимир Путин: “Мин Президент булудан туймадым”, — дип белдерде.
Александр Бречалов: «Президент әйткәннәр бездә инде тормышка аша»
«Без 2024 елга авыл хуҗалыгы экспортының 45 млрд доллар тәшкил итүенә омтылабыз, һәм мин бу ирешерлек сан дип уйлыйм. Без моңа ирешербезме, юкмы, әмма моңа омтылырга кирәк, бу реаль план», — дигән иде.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов үзенең Твиттерында:
«Республикада «Мин – фермер» авыл хуҗалыгы акселераторы» дип аталган фермерлар өчен белем бирү программасы эшли башлады. Беренче агымда — 200дән артык кеше — гражданнар һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары белем алдылар, тәҗрибә тупладылар. Мондый курслар елына 1 тапкыр уздырыла», — дип билгеләп үтте.
Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны ике тапкыр арттыру — өстенлекле бурычларның берсе, аны хәл итү эшенә быел Удмуртия актив кушылды. 2024 елга Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан экспортка җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе суммасы 10,2 млн доллар тәшкил итәргә тиеш (2018 ел нәтиҗәләре буенча -2,4 млн сум).
Төп чаралар инде гамәлгә ашырыла — ул «Мин-фермер» авыл хуҗалыгы акселераторы, яшь һәм эшләп килүче фермерлар өчен «Агропортал» онлайн-академиясе, грантлар бирү буенча сайлап алу конкурсы, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча төбәк программасын эшләү. 2019 елда фермерларга һәм кооперативларга грант ярдәме сизелерлек артты. Барлык юнәлешләр буенча ул 271,8 млн сумны тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен: 2018 елда -124,8 млн сумны тәшкил иткән иде.
Быел республика Россия төбәкләреннән беренчеләрдән булып Кытайны сөт продукциясе белән тәэмин итүдә үзен сынап карады.
Шулай ук җитен, рапс мае, вегенс-лар (киптерелгән яшелчәләр) экспорты буенча перспектива бар. Казахстанга вегенслар чыгаруга беренче контракт гамәлгә ашырылды, рапс чәчү мәйданнары 2 тапкырга арттырылды. Можга районының «Луч» авыл хуҗалыгы җәмгыяте Кытайга 4 млн сумга 110 т чамасы кыска җитен сүсе сатты, Шаркан җитен заводы исә агымдагы елда кытай компанияләре вәкилләренә 20 т озын җепселле сүс озатты.
Быел җитенгә кызыксыну шактый артты, бигрәк тә Кытай ягыннан. Хәзерге вакытта Удмуртия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы композит материаллардан җитен җепләре җитештерү технологияләрен эшләү буенча Мәскәү фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек итә. Юкамен районында җитен сүсен җитештерү сәнәгате ачуга юнәлдерелгән инвес-тиция проекты тормышка ашырыла. Глазовта җитенне тирән эшкәртү эшен оештыру мәсьәләсе тикшерелә.