Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Владимир Варламов: “Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә без һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш”
17.10.2018

Владимир Варламов: “Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә без һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш”

Авыл кешеләре өчен иң җаваплы булган урып-җыю эшләре тәмамлангач, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан Дәүләт Советының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре, табигый байлыкларны файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Владимир Варламов катнашында матбугат конференциясе узды.
Бу ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килде. Владимир Варламов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә барлык эшләр дә диярлек төгәлләнгән: бөртеклеләрдән уңыш җыеп алынган, мал азыгы әзерләнгән, көзге культуралар чәчелгән. Бөртекле культуралар уңышы 1 гектарга уртача 20,6 центнер тәшкил иткән. Тулаем җыелган ашлык күләме 673,3 мең тонна. Иң югары уңыш (30,4 ц/га) Вавож районында җыелган. Быел бәрәңге уңышы да яхшы булган. Җитәкче хәбәр итүенчә, киләчәктә арыш һәм рапс кебек культураларга игътибар бирү мөһим.
“Тармагыбызда авырлыклар да булмый калмады. Быел авыл халкына төшкән кыенлыклар сөт тармагы белән бәйле. Сөт бәясе кимү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең табышына сизелерлек йогынты ясады”, — диде Владимир Варламов проблемаларга тукталып. Ел ахырына кадәр бюджетта каралган дәүләт ярдәменең дә авыл хуҗалыкларына тулысынча барып җитәчәгенә ышаныч белдерде.

Урман. Җир. Умартачылык.

Очрашуда урманнардан һәм җирдән файдалану турындагы законнар турында да сүз кузгалтылды. Хәзерге вакытта урманда ауган, корыган агачларны әзерләргә рөхсәт бирә торган закон кабул ителгән. Льготалар каралган граж­даннарга бушлай җир участоклары бирү законы өстендә эш дәвам итә. Владимир Варламов билгеләп үтүенчә, яңартылган закон заманча таләпләргә туры килергә тиеш, шуңа күрә аңа төзәтмәләр кертү мәсьәләсен җентекләп карау мөһим. Агросәнәгать комплексы буенча даими комиссия тарафыннан тагын бер закон эшләнгән, ул респуб­ликада умартачылыкны үстерүгә кагылышлы. Әлегә документ эшләп бетерү стадиясендә булуын хәбәр итеп, Владимир Варламов: “Әлеге закон бүгенге көндә бу тармакта эшләүче кешеләр өчен устав, дип саныйм. Бездә умартачылык белән нигездә кем шөгыльләнә? Шәхси хуҗалыклар, кече фермерлар. Алар – республика умартачыларының төп өлеше. Бүгенге көндә умартачылар бик күп законнар арасыннан үз тармакларына кагылышлысын сайларга мәҗбүр. Шуңа күрә без умартачыларның эш уставын булдырдык. Күп кенә умарталык­лар шәхси хуҗалыклар терри­торияләрендә урнашкан. Шуңа да әлеге документ умартачыларның гына түгел, аларның күршеләренең дә ихтыяҗын күз алдында тотып эшләнә”, — ди җитәкче.

Икмәк сыйфаты һәм яңа техникалы тормыш

Очрашу барышында республика­ның икмәк пешерү оешмалары эшчән­леген тәртипкә китерү өчен закон әзерләнүе билгеле булды. Владимир Варламов хәбәр иткәнчә, икмәк продукциясен җитештерүнең заманча технологияләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, бүгенге көндә продукция әзерләү процессларын җентекләп өйрәнү мөһим. «Көн саен кулланыла торган продукт буларак, икмәк сыйфаты гражданнарның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый», — дип ассызыклый депутат.
Әңгәмә барышында Влади­мир Варламов журналист­лар­­га «АГРОСАЛОН-2018» Халы­­­кара авыл хуҗалыгы техни­касы күргәзмәсендә катнашу нә­ти­җәләренә дә тукталып үтте. Күр­гәзмәдә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләренең сыйфатын югары бәяләп, республикада да авыл хуҗалыгының техник базасын яңарту, яхшырту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булуын ассызыклады: “Ун ел эчендә туфрак эшкәртү, уңыш җыю һәм эшкәртүнең технологияләре, авыл хуҗалыгының техник торышы тамырдан үзгәрде. Республикабыз да бу яңалыклардан калышмаска тиеш. Ә моңа ирешү өчен, әлбәттә, ресурслар кирәк. Авыл хуҗалыгы продукциясе җи­тештерүчеләр яхшы нәтиҗәләргә ирешсен өчен, без һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш”, — диде җитәкче.

Мәктәпләрдә туклану системасы ни хәлдә?

Федераль компанияләрнең Ижау базарына килүе мәктәптәпләрдә тук­лану рационыннан җирле җи­теш­терүчеләрнең азык-төлек­ләрен кыс­рыклап чыгаруга ки­терергә мөм­кин булуы турында борчылып сөйләде Владимир Варламов. Ижау мәктәп ашханәләренең Россиянең кайбер шәһәрләреннән артта калуы сер түгел. Шул ук вакытта укучыларны тукландыру системасын модернизацияләүгә акча кертергә әзер компанияләр дә бар. Владимир Варламов: “Мәктәп аш­ханәләрен халык контроле белән берничә тапкыр тикшереп чыктык. Күпчелегенең дип­ломнары бар, тук­лану сыйфатлары яхшы. Барлык учреждениеләрдә диярлек заманча җиһазлар тора. Киләчәктә җир­ле җитештерүчеләргә ярдәм итү бик мөһим, шуңа да ничек бар, шулай калдыру ягында мин”, — диде. Җитәкче берничә ел дәвамында Ижау мәктәпләрендә «Сарапул-сөт» оешмасы катнашында эшләп килүче «Мәктәп сөте» программасын мисал итеп китерде. “Инде берничә тапкыр бу урынга башка төбәк җи­тештерүчеләре үзләрен тәкъдим ит­те. Үз җитештерүчеләребезне кал­­­­дыра алдык, шул рәвешле рес­пуб­ликабызның сөт заводларын гы­на түгел, авыл хуҗалыгы җитеш­те­рүчеләренә дә ярдәм итә алдык”, — ди.
Соңгы вакытта балаларның тук­лану һәм сәламәтлеге проблемасы Удмуртия Хөкүмәте тарафыннан еш күтәрелә. Әйтик, Удмуртия Хөкүмәте рәисе урынбасары Анастасия Муталенко: “Укучыларны әзер җирле продукция белән тәэмин итү һәм балалар туклануында экономияләмәү яхшырак”, — дигән фикер җиткергән иде. Бүгенге көндә мәктәпләрне ваку­ум төрелмәләрендәге продукция белән Воткинск туклану комби­наты тәэмин итәргә әзер булуын белдер­де.

Моннан тыш, очрашу барышында шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, калдыкларны утильләштерү һәм органик ашламалар куллану, алко­гольле продукцияне ваклап сатуны чикләү турында фикерләр яңгырады.

Ләйсән Әхмәтова.