Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Виртуоз гармунчы иде
1.08.2018

Виртуоз гармунчы иде

2018 елның 25 июлендә Фоат Кәримовның якты дөньядан китүенә 40 көн булды. Удмуртия татарлары өчен зур югалту бу. Валентина белән гаилә коргач, бәхет эзләп, Ижау шәһәренә килеп төпләнәләр, өй сатып алалалар. Башта ул “Ижсталь” заводында эшли. Соңрак Тимерь­юлчылар мәдәният йортында 30 елдан артык хезмәт куя.
Фаот Кәримов татар мәдәниятен күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертте. Ул Удмуртия Респуб­ликасында гармунчылар арасында беренчеләрдән булып “Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды. Россия күләмендә үткәрелгән “Уйна, гармун” телепрограммасында ике тапкыр катнашты. Республикакүләм бәйгеләрдә лауреат, виртуоз гармунчы исемнәрен алды. “Бәхет” ансамбле оештырып, республиканың күп кенә шәһәрләрендә, районнарында чы-гыш ясады.
Ул Удмуртия татарларының мил-ли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы белән тыгыз элемтәдә торды. Газета чыга башлаганнан бирле газетаны яздырып алды. Аның архивында “Яңарыш” газетасында дөнья күргән бик күп мәкаләләр саклана. Үзенең 80 еллык юбилеен уздырганда да: “Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм «Яңарыш” газетасы мине зурладылар. Рәхмәт аларга”, — диде. Фоат Кәримовның иҗади тормыш юлы яшь буынга үрнәк булып тора. Ул иҗат иткән көйләрне, җырларны үзешчән артистлар “Язгы тамчы” яшь музыкантлар бәйгесендә еш кына башкаралар. Гармунчыбызның урыны оҗмахта булсын.
Фоат Кәримовның вафатына 40 көн уңаеннан, аны искә алуны зурлап оештырган хатыны Валентинага, балаларына, оныкларына, Тимерьюлчылар мәдәният сарае директоры Хван Владимир Алексеевичка һәм туганнарына бик зур рәхмәт!

Гайсә Талипов, Ижау шәһәре.