Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ватанны саклаучылар көне белән!
23.02.2018

Ватанны саклаучылар көне белән!

Әлеге бәйрәм Россия Дәүләтенең иң истәлекле көннәре календаренда аерым урын алып тора. Аның барлыкка килүе 100 ел элек булган вакыйгалар — Эшче-кресть­ян Кызыл Армиясе турында декрет кабул ителү белән бәйле.
23 февраль көнне без ветераннарны да, бүген Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрне дә котлыйбыз. Шулай ук илебез көчле булсын өчен завод станогы артында, мәктәптә яки авыл фермасында эшләүче меңләгән кешеләребез бу көнне рәхмәт сүзләренә лаек.
Илебез халкы шушы йөз ел эчендә бик күп авырлыклар күргән, кырыс сынауларны узып, һәрвакыт җиңеп чыккан. Без Россиянең хәрби тарихы белән горурланырга һәм данлы традицияләрен дәвам итәргә тиеш. Республика җитәкчелеге әлеге бурычларны яхшы аңлый һәм армиянең куәтен ныгыту, сугыш ветераннарын һәм кораллы конфликтларда катнашучыларны кайгырту, һәртөрле ярдәм итү, илебез икътисадын ныгыту, балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен барысын да эшли.
Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, аяз күк йөзе телим!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.