Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Вакытында коткарыгыз
10.04.2019

Вакытында коткарыгыз

Безнең Ижау шәһәрендәге наркологик диспансерда балалар бүлеге бар. Бу бүлектә 18 яшькә кадәр балалар дәвалана. Без алар белән даими очрашып, тормышның кадере, мәгънәсе, яме турында әңгәмәләр уздырабыз. Шул балалар белән әңгәмә барышында туган уй-кичерешләрем белән уртаклашасым килә.

7 яшьлек М. исемле малай токсикоман — агулы матдәләр (лаклар, бензин) сулый. К. исемле 12 яшьлек малай, В. исемле 14 яшьлек кыз спиртлы эчемлекләр кулланалар. Бу кыз бала инде өченче тапкыр биредә дәвалана. Мин аннан: “Спиртлы эчемлексез булмыймыни соң яшәп?” — дип сорадым . “Бүтән эчмим”, — ди. Ышану авыр. Әңгәмә вакытында безне матур гына 15 яшьлек егет тыңлап утырды. Анысы инде наркотиклар куллана. Мин бу кыздан: “Ә син берәр вакыт менә шундый матур гына егет очрар да, башта спиртлы эчемлекләр, ә аннары инде исерек халәттә наркотиклар кулланып карарга тәкъдим ясар, дип уйламыйсыңмы”, — дип сорадым. Чөнки мондый очраклар бар.
Әңгәмә вакытында С. исемле 15 яшьлек кыз бик актив катнашты. Сорауларга жавап бирде, тирән фикер йөртә белүен күрсәтте. Ул “тозлар” куллана икән. Инде менә ярты ел реабилитация узган. Тик ул миңа: “Мине тиздән хастаханәдән чыгаралар. Тик минем шуның хәтле яңадан наркотиклар кулланасым килә. Миңа бу теләктән ничек котылырга соң?” — дип, мөлдерәмә тулы яшьле күзләрен төбәде. Аптырап калдым. Мин нарколог түгел, киңәштән башка коралым юк. Әлбәттә, аңа тормышның матур булуын, һәр кешенең аны үзе коруын, һәркемнең үз тормышына үзе хуҗа булуын, үзен кулга алырга кирәклеген аңлатырга тырыштым. Әңгәмә тәмамланды. Ә С.ның күз яшьләре белән төбәлгән карашы күңелдә калды. Мин нарколог­ларга мөрәҗәгать иттем. Алар миңа наркотикка бәйлелек булган очракларда, бигрәк тә яшүсмерләрне бу бәладән коткару бик авыр, күп очракта мөмкин түгел дип җавап бирделәр.
Күңелсез уйлар белән чыгып киттем хастаханә бинасыннан. Аның ишекләре ачылып ябылудан туктап тормый: кемдер килә, кемдер китә. Тышкы кыяфәтеннән үк «чирлеләр» күзгә ташлана: битләрен җыерчыклар баскан, бәхетсезлеккә чумган буш караш. Инде ничәнче тапкыр «Тереләм, башка авызыма да алмыйм», — дип килгән эчкечеләр, нар­команнар һәм аларның якыннары — вакытыннан алдан картайган, тик ышанычын җуймаган әти-әниләре, апалары-абыйлары…
Уйлар, уйлар. Әйе, наркотик, спирт­лы эчемлекләр кешене үзенең колына әверелдергәч, аннан ычкыну, тормышны үзгәртү авыр, күп очракта мөмкин түгел шул. Әти-әниләргә шуны әйтәсе килә: балаларыгызга карата шигегез уянса, вакытны заяга уздырмыйча белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк: нарколог­лар, нарколог-психологлар фикерен тыңлагыз һәм баланы сазлыктан коткару өчен барысын да эшләгез!
Ә үзем балаларга, яшүсмерләргә тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотикларның зыяны турында кат-кат сөйләргә кирәклегенә инандым. Яшүсмерләр замана афәтенә каршы торырга әзер булырга тиеш.

Фирая Газизова, “Яшүсмер” профилактика үзәге белгече.