Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Вакыйгаларга бай ел
30.12.2020

Вакыйгаларга бай ел

Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!

2020 ел вакыйгаларга, кичерешләргә, җиңүләргә һәм уңышсызлыкларга, сөенечләргә һәм көенечләргә, нәтиҗәле эшләргә бай булды.
Узып баручы ел тарихка Бөек Җиңүнең 75 еллыгы буларак кереп калачак. Бу бәйрәм илебезнең төрле буыннарын берләштерә, безне сынаулар алдында тез чүкмәслек кыю итә. Нәкъ менә 2020 елда Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде.
Без сезнең белән Удмуртия дәү­ләт­челегенең 100 еллыгын билгеләп үттек. Бу — республика үсеше тарихында мөһим дәвер. Юбилей елы – үткәннәрне барлау һәм киләчәк турында уйлау өчен менә дигән сәбәп. Пандемия булуга карамас­тан, Удмуртия Республикасы үсеш өчен зур этәргеч алды. Милли проектларны тормышка ашыру, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары төзү, дистәләгән чак­рым төзекләндерелгән юллар, яңартылган иҗтимагый объектлар — болар барысы да безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Респуб­ликабыз үсешенә өлеше кергән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
2021 ел барыбыз өчен дә кызык­лы, истәлекле вакыйгаларга һәм бәхетле мизгелләргә бай булсын!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, мәхәббәт һәм эшләрегездә уңышлар телим! Яңа 2021 ел белән!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.