Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Вавож районы авыллары мәктәпле булырмы?
25.10.2017

Вавож районы авыллары мәктәпле булырмы?

Шушы көннәрдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Вавож районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында ул халык белән очрашты һәм кайбер социаль объектлардагы проблемалар турында фикер алышты.

Төп сорауларның берсе булып 2018 елда республика программасына кертелгән, ләкин бюджетка кертелмәгән Большое Волково авылында мәктәп төзелеше тора иде. Шулай ук очрашуда Большая Можга авылы мәктәбенең тузган хәлдә булуы турында да сүз кузгатылды. Мәктәпне төзекләндерү мөһим, чөнки биредә Жуё-Можга авылы балалары да белем ала. Александр Бречалов: “Бүгенге фикер алышуда Большое Волково авылы мәктәбен зур чыгымнар тотмыйча да төзеп чыга алачакбыз, дигән нәтиҗәгә килдек. Большая Можга авылы мәктәбенә килгәндә, район хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Анатолий Тарасов тәкъдиме буенча, яңа мәктәп төзелешенә зур чыгымнар тотмыйча, күрше авыл укучыларын йөртү шарты белән Жуё-Можга авылындагы буш бинага капиталь ремонт ясарга уйлаштык”, — диде. Республика Башлыгы хәбәр итүенчә, тулаем алганда, Вавож районында социаль өлкәдә Удмуртиянең башка районнарына караганда проблемалар кимрәк. Бу, әлбәттә, “Колос”, “Удмуртия, “Луч” һәм Мичурин исемендәге колхоз кебек дүрт авыл хуҗалыгының зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүгенге көндә “Колос” авыл хуҗалыгы кооперативы ярдәмендә Новая Бия авылында заман таләпләренә туры килгән балалар бакчасы төзелә. “Күргәнебезчә, биредә шәхси инвестицияләр ярдәмендә социаль объектлар төзелә. Әлеге балалар бакчасы әзер булуга, биредә яшь гаиләләр дә барлыкка килер дигән өмет зур. Киләчәк өч-дүрт ел эчендә төбәгебез икътисадын ике тапкыр арттыруга этәргеч булырдай мөмкинлекләр күп. Вавож районында бу максат өчен инде җитди нигез төзелгән. Шуңа да киләчәктә районны үстерү өчен административ ресурслар кулланырбыз дип ышанам, чөнки Вавож оешмалары район һәм Удмуртия бюджетына зур файда китерә”, — дип ассызыклады Республика Башлыгы.
Көннең икенче яртысында Александр Бречалов Вавож авылының «Здоровье» физкультура-сәла­мәт­ләндерү комплексында булды. Рес­публика Башлыгы муниципаль берәмлек җитәкчеләре һәм спорт берләшмәсе белән районда физик культура һәм спорт үсеше перспективалары турында сөйләште. “Здоровье” сәламәтләндерү комплексы дүрт ел элек файдалануга тапшырылган. Биредә 25 метрлы бассейн, ябык боз аренасы, ике тренажер залы бар. Моннан тыш, комплекс белән янәшә 300 тамашачы сыйдырышлы пляж волейболы мәйданы, 1300 метрга сузылган чаңгы трассасы урнашкан. Комплекс сәгатенә 200, ә елына 60 меңгә якын кеше кабул итә.
Удмуртиянең җиңел атлетика буенча атаклы тренеры Николай Темников әлеге авылда яши. Ул — спорт комплексының җитәкчесе. Бүгенге көндә комплекс базасында Вавож урта мәктәбе укучылары, спорт мәктәбендә тәр­бияләнүчеләр шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен сәламәтләндерү чаралары, район һәм республикакүләм ярышлар оеш­тырыла. Агымдагы елның май аенда Сочи шәһәрендә узган хоккей буенча “Бердәмлек турниры”нда биредә шөгыльләнүче “Титан” малайлар командасы өченче урынны яулый.
«Здоровье» физкультура-сәла­мәт­ләндерү комплексында булган экскурсиядән соң Республика Башлыгы: “Сәламәтләндерү комплексына матди яктан ярдәм итеп тору мөһим. Бүгенге көндә боз мәйданчыгы тирәли саклагыч экран кую, рәсми матчлар кабул итү өчен мәйданчыкны сертификатлаштыру, биредә тамашачылар өчен трибуна кую кебек сорауларны хәл итү өстендә эш алып барачакбыз. 2018-2019 елларда “Белкамнефть” оешмасы белән берлектә биредә “Калашников кубогы” уздырырбыз дип уйлыйбыз”, — дип нәтиҗә ясады.

Ләйсән Әхмәтова әзерләде.