Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бөтендөнья пилмән көне
7.02.2018

Бөтендөнья пилмән көне

1-10 февраль көннәрендә Ижау шәһәрендә “Бөтендөнья пилмән көне” уза. Пилмәнне беренчеләрдән булып уйлап табучылар рәтендә Европа, Кытай һәм Себер халкы тора. Беренчеләр исемлегенә удмуртлар да кушыла, чөнки пилмәннең туган ягы нәкъ Удмуртиядә булуы дәлилләнгән. Шуңа да күп еллар шәһәребезне Пилмән һәйкәле бизи. Мөгаен, иң яхшысы – ул өй пилмәнедер. Бүгенге көнгәчә, күп гаиләләрдә пилмәнне күмәк көч белән ясау традиция буларак саклана. Өйдә пилмән ясау өчен күпме чыгым һәм вакыт сарыф ителә икән соң? 2018 елның гыйнвар ае бәяләре буенча карасак, өйдә бер кило пилмән ясау өчен 157 сум күләмендә акча һәм 2-3 сәгать вакыт сарыф ителәчәк. Ә кибет пилмәненең бер килосы 266 сумга төшә.

10 февральдә Ижауның Үзәк мәйданында булачак чаралар программасы:
11.00-11.30 — Үзәк сәхнәдә “Бө­тен­дөнья пилмән көне” фестивален ачу тантанасы.
11.30-16.00 — Концерт программасы, конкурслар, фестиваль турында интервью һәм видеолар.
13.00 — Җәяүле экскурсия 2 сәгать дәвам итә. Җыелу урыны — Үзәк мәйданда мәгълүмат үзәгендә.
10.00-16.00 — “Тәмле ил” дип аталган презентациядә Россия халыклары милли ризыклары белән танышу.
10.00-18.00 — Ярминкә — иң яхшы пилмән ярымфабрикатлары һәм ингредиентлар җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итә. 10.00-17.00 — 1-10 яшькә кадәр балалар өчен интерактив-күңел ачу мәйданчыгы.
10.00-17.00 — “Удмуртиядән бүләк” иң яхшы дизайнерлар, рәссамнар һәм иллюстраторларның иҗат җимеш­ләрен сатып алырга мөмкин булачак .
10.00-17.00 — “Алтын куллар” конкурсы катнашучылары күргәзмәсе.
11.00-16.00 — “Ижаудан открытка» акциясендә теләге булганнар истәлекле фестиваль штемпеле бе­лән открытканы дөньяның теләсә-кайсы почмагына җибәрә алачак.
10.00-16.00 — “Тәмле базар» һәм аттракционнар.
16.00-17.00 — онлайн-конкурслар конференциясенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү, «Удмуртская шумовка» кубогын, “Еллык пилмән запасын” (“Восточный” кибетләр челтәре) тапшыру һ.б.

“Халыклар дуслыгы” монументы мәйданчыгы
11.00-12.00 — мәйданчыкта гаилә ярышлары.
12.00-15.00 — мөмкинлекләре чик­­ләнгән балалар өчен иҗади һәм спорт проектларын тәкъдим итү.
12.00-15.00 — мөмкинлекләре чик­ләнгән балалар өчен уеннар.
11.00-15.00 Мастер-класслар һәм җылы чатырда өстәл уеннары, фо­тосурәткә төшү, анимация.
11.00-15.00 — кайнар аш, чәй.

Ижау буасы яр буенда
11.00 — «Удмуртская шумовка» кубогы ярышларында катнашучыларны теркәү.
11.00-15.00 — гаиләләр арасында спорт ярышлары, иҗади чыгышлар.
11.00-15.30 — “Очу җиңел” дигән пилмән рәвешендәге очучы һава еланнары фестивале.
10.00-16.00 — пилмәнле уеннар, кайнар аш, чәй.