Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бөртекләп җыелган гомер
13.09.2018

Бөртекләп җыелган гомер

Яңа китап

Моннан берничә атна элек “Могҗиза” дип исемләнгән язмам чыккан иде. Анда Омскида десантчылар казармасы ишелеп, шул фаҗигадә исән калган, аякларын югалтса да, үзен югалтмаган, көчле рухлы спортчыга әйләнгән Рөстәм Нәбиев турында иде.
Ул берничә ел эчендә таныл­ган блогерга әйләнә. Инстаграмда 190 мең кеше языл­ган, ди. Яшь язучы Дания Нәгыйм Рөстәмнең Интернет сәхифәсенә юлыккач, аның белән элемтәгә керә, үзенең әсәр язарга теләге барлыгын җиткерә һәм уңай җавап ала, чөнки Рөстәмнең үзенең дә шундый теләге булган. Шулай итеп Рөстәм һәм Дания Нәгыймнең иҗат җимеше – повесть дөнья күргән. Ул “Ак бүре” нәшриятында 3 мең данәдән, татарча чыгарылган, инде яртысы сатылган дип хәбәр итәләр. Ә китапны сатып алырга теләүчеләр шул нәшриятка (Декабристлар урамы, 2нче йорт) мөрәҗәгать итә ала икән…
Шул повестьтан кайбер өзекләр. «Ант бирү тантанасына килгән ата-аналарның күбесе, улларын ял бирелгәч, мөмкинлектән файдаланып калырга тырыштылар. Омск шәһәре буйлап йөреп, рәхәтләнеп аралаштылар, сагыну хисләрен шул рәвешле беразга булса да бастылар. Балаларын казармага озаткач, кемнәрдер туган якларына юл тотты, кайсылары әлегә кунакханәдә калды. Китәргә өлгермәгәннәр әлеге фаҗига турында ишеткәч, уктай атылып, казарма янына килеп җиттеләр. Юлдагылар да кире борылып, машиналарын шунда кудылар.
Озын казарма бинасының урта бер өлеше убылыр алдыннан, солдатлар “отбой” боерыгыннан соң ял итәләр иде. Кемнәрдер юынып йокларга әзерләнде, кемнәрдер тырышып-тырышып хат сырлады, кайберләре йокыга талып, төш тә күрә башлады. Әмма… солдатлар кинәт чатнау тавышын ишетеп сагайдылар, ләкин ни булуын да аңларга өлгермәделәр.
Балачак мизгелләре… Рөстәм гаиләдә иң кечкенә бала булса да, иң тырышы, иң эшчәне иде. Биш яшендә бәрәңге әрчергә, аны турап пешерергә өйрәнде. Гаиләдә кызлар булмаганга, идән юу, кер юу эшләре дә аңа кечкенәдән таныш булды. Савыт-саба юу 5-6 яшьлек бала өчен гадәти күренешкә әйләнде. Башка абыйларына да эш җитәрлек. Абзарда әйтерсең лә зоопарк: 20 баш эре терлек – ат, сыер, сарык, куян, каз, үрдәк, тавыклар да күп. Әнә шундый эшләр аларны кечкенәдән чыныктырган.
Үзләренә кунакка килгән дәү әнисе Рөстәмне чакырып алып, үзенең күптән әйтергә җыенган серен чишә. Сиңа инде 6 яшь, күп нәрсәне беләсең, аңлыйсың, бер елдан мәктәпкә барасың. Моны белергә синең хакың бар дип саныйм. Балам, сабыр бул. Үз әниең син әле бик кечкенә чакта ук үлде, бер яшьтә генә идең. Илнур абыең белән сине әниеңнең сеңлесе һәм аның ире үзләренең 2 малайлары янына сыендыралар…»

“Могҗиза” дигән язмада Рөс­тәмнең следж-хоккейда уйнавын искә алган идем. Аның иң зур хыялы — Паралимпия чемпионы булу теләге иде. “Безне быел Паралимпиадага кертмәделәр, шуңа күрә Россия күләмендә ярышлар оештырдылар. Без шушы ярышларда икенче урынны алдык. Шушы җиңү өчен спортчыларга 2,5 миллион акча түләделәр. Инде минем 4 алтыным бар иде. Хәзер инде минем яңа максатым барлыкка килде – йорт саласым килә, чөнки дөньям якты. Гаиләм – Индирам белән кызым өчен яшим! Яшьләргә сүнмәс мәхәббәт, бәхет телим”, — ди ул.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.