Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бөек Җиңү бәйрәме белән!
9.05.2019

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Удмуртия Республикасында яшәүчеләр! Кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйм!

Бу куркыныч сугышның җиңү залплары шартлаганга 75 елга якын вакыт үтсә дә, май башында без ел саен Ватаныбызның бәйсезлеген, туган җиребезне саклап калган кеше тарихындагы иң канкойгыч сугышны искә алабыз.

Бөек Җиңү көне өчен илебез миллионлаган кеше гомере белән түләгән. Безнең кечкенә генә Удмуртия дә кырыс сугыш елларында фронтта йөз илле меңнән артык егет һәм кызларын югалткан. Оборона заводларында, тимер юл, республика басуларында һәм фермаларында эшләгән якташларга да ул вакытларда бик  авырга туры килгән.

Конструкторлык бюроларында яңа төр кораллар эшләгән кешеләрне аерым рәхмәт сүзләре белән искә алып үтәсе килә. Алар арасында Михаил Тимофеевич Калашников та бар иде.  Без быел легендар инженерның бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкбез.

Россиядә бүгенге буын һәрвакыт үзләрен ветераннар алдында бурычлы итеп хис итәчәк. Кадерле дуслар, безгә тынычлык, киләчәгебезне ирекле төзү мөмкинлеге биргән өчен сезнең алда баш иябез.

 Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын, иминлек, оптимизм һәм озын гомер телим!

Удмуртия Республикасы Башлыгы  Александр Бречалов.