Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бөек Октябрь социалистик революциясе фаҗига түгел
1.11.2017

Бөек Октябрь социалистик революциясе фаҗига түгел

Бөек философ, тарихчы, сәясәтче К. Маркс ХIХ гасырда “Революцияләр – тарих локомотивлары” дигән. Димәк, революцияләр локомотив вагоннарны тартып барган кебек, тарих­ны алга этәрүче көч булып чыгалар. Әйдәгез, тарих битләренә күз салыйк.
XVI гасырда Испания хакимлеге астында яшәгән Нидерланды халкы революция ясап, бу хакимлектән котыла, ә илнең төньягында бәйсез Голландия дәүләте барлыкка килә. Бүген исә бу ил — иң алга киткән илләрнең берсе. Капитализм сукмакларын ачкан бу революциянең җиле башка илләргә дә йогынты ясый. XVII гасырда революция давылы Англияне тетрәтә. Бу революция абсолют монархияне җимереп, демократиягә, парламентаризмга юл ача. Капиталистик тәртипләр исә бөтен Европага тарала, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният зур тизлек белән үсә, яңа ачышлар ясала. Демократиягә таянып, халык үзенең хокуклары өчен көрәшә башлый һәм җитди уңышларга ирешә. XVIII гасырда Франциядә Бөек революция феодаль тәртипне ахыргача юк итеп, бу илне демократия үзәгенә әверелдерә. Димәк, К. Маркс бу нәтиҗәне тарихи вакыйгаларга нигезләнеп ясый.
Белгәнебезчә, XX гасырда безнең илебездә өч революция була: I Россия революциясе 1905-1907 елларда; 1917 елгы Февраль революциясе; бүгенге көнне иң күп бәхәсләр куптарган 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе. Быел бу вакыйгага 100 ел тула. Шушы дәвердә бу вакыйгага төрле бәя бирелде. Шуларга тукталыйк.
1963 елгы сәяси сүзлектә болай язылган: “Бөек Октябрь социалистик революция — халык җиңүгә ирешкән пролетариат революциясе. Эшче халык крестьяннар һәм солдатлар белән берлектә капиталистлар һәм алпавытлар хакимиятен бәреп төшереп, үзлә­ренең хакимиятен урнаштырдылар. Бу — революция дөньякүләм әһәмияткә ия булган халык революциясе. Үзгәртеп кору чорында совет хакимияте чорын бертуктаусыз тәнкыйтьләп, аның гел тискәре якларын гына күрсәтеп, бу вакыйганы XX гасырның төп фаҗигасе дип атадылар. Тарихчылар арасында да коммунистик идеологиянең җәмгыятькә зур зыян салуын дәлилләргә тырышучылар табылды. Б.Н. Ельцин инициативасы буенча СССР Конституциясенең 6 маддәсен тыю өлкән буын кешеләрендә зур нәфрәт уятты. Советлар Союзы коммунистлар партиясен илебезнең дошманы дип атау, Октябрь революциясен илне бөлгенлеккә төшергән вакыйга итеп карау мәктәпкә, башка тәрбия учаклары эшчәнлегенә тискәре йогынты ясады. Ә инде октябрятлар, пионерлар, комсомоллар оешмаларын юкка чыгаргач, илебез идеологиясез калды һәм упкынга тәгәрәде, тарих битләре тапталды. Бүген исә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү башланды. Хәзер шул карашларга күз салыйк. Күренекле тарихчы В. Кириллов бу вакыйгага түбәндәге бәяне бирә: 1917 елгы Октябрь революциясе — бик катлаулы тарихи вакыйга. Ул үз эченә аграр проблемаларны, хәерчелек сәбәпләрен, милләтләр язмышын, халык өчен зур кыенлыкларны тудырган сугыш һәлакәтен алган. Большевиклар яңа социаль системаны булдыру өчен бөтен ысулларны да кулланып, шактый уңышларга ирешкәннәр. Бу революция бөтен дөньяда яшәгән халыклар язмышына да зур йогынты ясады.
Н.В. Загладин: “Большевиклар тарафыннан үткәрелгән бу революцияне гел тискәре яктан гына тас­вирлап булмый. Совет хөкүмәте 1921-1924 елларда Азия илләре белән төрле килешүләр төзеп, элемтәләрне ныгыткан, аларны колониаль тоткынлыктан коткарган. Әгәр Россия булмаса, Төркия төрле вак субъектларга бүленеп, Ан­глия, Франция хакимлегенә эләгер иде. 1921 елны Иранның бәйсез дәүләт икәнен раслап, аны Англия хакимлегеннән азат итте. Шулай ук Әфганны Англия басып алырга ниятләгәч, тагын Россия ярдәмгә килә һәм Англия максатына ирешә алмый. Советлар Союзы Кытай белән элемтәләр урнаштырып, бу илне тәмам колониягә әйләнүдән саклап кала. Шулай итеп, әкренләп СССР дөньяда үз статусын ныгыта, ә бу исә Икенче Бөтендөнья сугышында Гитлер Германиясен җиңүгә китерә.
1919 елда ук В.И. Ленин “Белемсезлекне бетерү” хакындагы дек­ретка кул куя. 8 яшьтән 50 яшькә кадәр булган бар кеше дә парта арасына утыртыла. Шунысы да игътибарга лаек: халык үз теләге буенча рус яки туган телендә уку хокукы ала. Бу эш киң җәелдерелә, чөнки 1920 ел урталарында 50% кеше укый–яза белми. 1930 елларда башта 4 класслы, аннан җидееллык мәктәпләр ачыла, халык мәгарифен үстерүгә күп акча бирелә. Ул елларны авылларда 15 мең, шәһәрләрдә һәм поселокларда 3,6 мең өр-яңа мәктәп ачыла. Югары һәм һөнәри белем бирүгә игътибар арта. 1940 елга СССРда 700 югары уку йорты эшли, анда бушлай белем алучы студентлар саны 909 меңгә, ә техникум тәмамлаучылар саны 1,5 млн.га җитә. Фәнне үстерүгә дә СССР хөкүмәте зур чыгымнар тота. 1930 еллар ахырына илдә 850 фәнни-тикшеренү институты эшли. Аларда органик химия, геофизика, микрофизика, атом төшен тикшерү буенча зур эш алып барыла. А.Ф. Иоффе, П.Л. Капица кебек галимнәрнең исеме дөньяга тарала.
Дөрес, Советлар Союзы чорында репрессияләрне, дингә каршы сәясәтне берничек тә аклап булмый. Шулай да тарихка бәя биргәндә, бу тискәре күренешләрне генә ассызыклау һич кенә дөрес булмас иде. Ул чорда СССР күп кенә ачышлар буенча дөньяда алдынгы рәтләрдә барган. Металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру өлкәсендәге ачышлар күпер конструкцияләрен һәм танк корпус­ларын ныгытуга китергән. Авиация өлкәсендә дөньяда дан тоткан А.Н. Туполев, Н.Н Поликарпов, С.В. Ильюшин, С.А. Лавочкин, А.И. Микоян, А.С. Яковлев самолетлары илгә озак еллар хезмәт иттеләр. 1937 елда А.Н.Туполевның АНТ-25 самолетында Валерий Чкалов СССРдан АКШка Төньяк полюс аркылы уникаль очыш ясый. 1930-31 елларда Ф.А. Цандер һәм В.П. Глушко беренче ракета двигателен сыныйлар, ә 1932 елны реактив хәрәкәтне өйрәнү группасы барлыкка килә, аны исә беренче Совет космик кораблен барлыкка китерүче С.П. Королев җитәкли башлый. Бөек Ватан сугышын М.И. Кошкин һәм А.А. Морозов җитештергән җиңел танк Т-34 белән җиңеп чыктылар. Тарих­ны яңадан язып булмый, фәкать һәр чорның прогресс һәм регресска китергән вакыйгалары була. Совет чорындагы халыкны берләштергән идеологиянең уңай якларын алырга кирәк, чөнки тарихны таптау җиңел, ә кире кайтару мөмкин түгел. Шуңа күрә бүгенге көнне Октябрь революциясенә уңай караш күренә башлады. Бәлки Б.Н. Ельцин вакытындагы тарихи ялгышларны төзәтеп булыр дип ышанасы килә. Идеологияне җимермичә, тарихка ыгы-зыгы шаукымы кертмичә яшәгән Кытай халык республикасына карыйк. 1949 елдан анда, Маркс-Энгельс-Ленин идеологиясенә тая­­­нып, Кытай коммунистлар партиясе идарә итә. Шушы көннәрдә бу партиянең чираттагы съезды узды. Съезд Интернационал гимны белән тәмамланды. Бу илдә беркем дә тарихи вакыйгаларны яңадан карап, аларны үз файдасына үзгәртергә җыенмый.
Әйтик, Коммунистлар партиясе лидерлары Мао Цзэдун, Дэн Сяопинның исемнәре съездда бөек шәхесләр рәтендә яңгырады. Ә бит уйлап карасаң, хәтта Совет чорында Мао Цзэдун бик күп сәяси хаталар ясады, СССР белән Кытай арасында канлы бәрелешләр булды. Бу илдә Бөек Октябрь революциясен иң мөһим вакыйга дип атыйлар, чөнки революция җилләре халыкларның колониаль системага каршы көрәшен кузгатты һәм ахырда бу системаның җимерелүенә китерде. Октябрь революциясен фаҗига дип атау һич кенә дә дөрес түгел, аның якты битләре дә бик күп.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.