Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


12.09.2019

Бәясе “тешли”

Минем әнием Башкортстанда яши. Ел саен аның янына кайтам. Элегрәк елына 3 тапкыр кайтып килә идем. Хәзер күпер булгач, бер тапкыр, күп дигәндә ике тапкыр кайтырга була.

Моннан 15-20 ел элек Кама елгасын паром белән чыга идек. Кайчагында паромда я урын булмый, я җитешмичә каласың. Аның икенче ярдан машиналарны төяп килгәнен көтеп торганда: “Их, күпер булса иде, ул вакытта яр буенда паром көтеп вакыт уздырмас идек, күпердән чыжлап кына узар идек”, — дип уйладык.
Хәзер инде күпер бар. Бик яхшы күпер. Күпергә илтүче юллары да яхшы, фонарьлары да якты яна. Тик бер ягы бик ошап җитми: күпер аша чыгу бәясе. Нефтекама каласына барганда ике күпер аша чыгу өчен 450 сум түләргә кирәк. Әлеге шәһәргә барып кайтыйм дисәм, күпер чыгу өчен генә 1 мең сумга якын акча кирәк.
Бу җәйдә миңа Уфа шәһәренә ике тапкыр барырга туры килде. Күпердән чыгу бәясе кыйммәт булгангадыр инде мин анда машиналарның күпләп йөрүен күрмәдем. Хәтта зур йөк машиналары да күренмәде. Камбарка халкы да күперне чыгу бәясе кыйммәт булгач, Ижауга уйлап кына бара. Күпердә халык йөрмәгәч, акчасы да кермидер һәм ул озак еллар шулай түләүле булып калыр, дип уйлыйм.
Элек Яр Чаллы шәһәренә керә торган күпердән Татарстан автомобильләре бушлай уздылар. Шулай ук Кырым күперенең дә 19 чакрымын бушка үтәсең. Ә Камбарка күпере 900 метр гына булса да, 300 сум акча түләргә кирәк. Удмуртия үзенең халкына булса да ташлама ясасын иде. Яхшы күперебез бар, тик йөри алмаганга йөрәк әрни.

Шәһит Ишаев, Ижау шәһәре.