Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бәяләнмәгән талантлар
11.04.2018

Бәяләнмәгән талантлар

8 апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында композитор Марс Макаров истәлегенә кичә үтте.
Эчтәлекле, искиткеч җылы атмосферада, тын алырга куркып утырган, озын-озак итеп кул чабучы тамашачыны бу залда еш очратып булмый. Сәбәбен мин болай аңлата алам: кичәнең уңышының 50% алып баручыдан тора, бу минем генә сүз түгел. 41 ел сәхнәдә үзен таныткан Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров тамашачыны 100% үзенә җәлеп итте. Марс Макаровның хәләл җефете Фирдания Макаровага әлеге кичәне оештыруы өчен зур рәхмәт. Безнең тамашачы да акны карадан аера белә шул — шуңа сөендем, чөнки күбесе минем замандашлар бит! Казан артистларының үкчәсенә басып, апалы — сеңелле Рәхилә Тимкина белән Нәсимә Төхвәтуллинаның дуэты да истә калырлык булды. Алар да күп вакытта күләгәдә калып килә, чөнки Рәхилә инде 1993 елдан ук ТИҮнең активлары рәтендә. Аны үзем дә яхшы беләм. Берничә ел элек аның турында “Яңарыш” та “Син кайда идең” дип исемләнгән язмам чыккан иде. Аннан соң Фнүн Мирзаянов исән чакта Халык­лар дус­лыгы йортында узган “Уйнагыз, гармуннар” дип аталган концертта, узган ел шул ук бинада әниләргә багышланган кичәдә мактауга лаек гармунчы, җырчы булды. Аңа киңәш бирү дә кирәкми, ул үзе — продюсер, режиссер, руслар әйтмешли “самородок”. Афәрин! Горурландым сезнең белән. Нәсимә узган ел оештырылган мөнәҗәтләр әйтү кичәсендә дә шаккатырган иде. Дуслар, күләгәдә калырга тырышмагыз, әнә бит тамашачы сезне ярата, ешрак күренегез сәхнәдә!
Бу кичә тагын бер кү­ренекле шәхесне искә тө­шерде. “Дан алмаган бил­гесез бер шагыйрь мин…” Заманында фронтовик, шагыйрь, язучы Рамазан Байтимеров әнә шулай дип язып калдырган. Кызганыч, ләкин бу дөрес. Быел 5нче апрельдә аңа 95 яшь тулган булыр иде. Әмма үзенә тиешле кадер-хөрмәтне күрә алмыйча, бакыйлыкка күчкән. Үзе исән чакта хәтта Язучылар берлегенә дә кабул итмиләр, чөнки аның көчле, мәгънәле шигырьләре инде язучылар берлегенә кереп өлгергән рифмачыларны куркуга сала. Аның таланты һәм бөеклеге күләгәсендә алар үзләре югалып калыр иделәр. Бөек шәхес Рамазан Байтимеров, шагыйрь буларак, җырга бик игътибарлы булган: “Җыр гади һәм тирән эчтәлекле булырга тиеш, ул үзе җырлап торырга, чын халыкчан, безнеңчә булырга тиеш”, — ди. Ә бит аның җырлары — чын мәгънәсендә камил әсәрләр. Татарстан гимны сүзләрен генә искә төшерик. Гимнның сүзләренә нигез итеп Рамазан Байтимеров тарафыннан 70нче елларда язылган “Туган ягым” шигыренең тексты алынган.
Мәшһүр композитор Рөс­тәм Яхин Рамазан аганың уннан артык шигыренә җыр язган, шул кара көчләр аркасында, алар халыкка җиткерелмәгән. Кызы тырышлыгы аркасында, ниһаять, берсе — шушы гимн сүзләре — дөньяга чыгарылды. Марс Макаровның хатыны Фирдания кебек, Рамазан Байтимеровның хатыны Мөнәвәрә ханым да иренең соңгы теләген тормышка ашырырга тели. Вафатына ике-өч ел кала, аларны туплап, Татарстан китап нәшриятына илтеп тапшырган. Булачак китабының исеме “Җырга күчкән язмыш” дигән саллы җыентык чыгарылмагач, бусагалар таптый башлый. Ләкин ни кызганыч, озак еллар чынга ашмый. Ниһаять, Татар­стан нефтьчеләренең матди ярдәме белән бу китап дөнья күрә! Бөек шәхеснең язып калдырган: “Дусларыма керсез сөюем бар, дошманнарга нәфрәт: үчле мин!” — дигән сүзләре монда бик урынлы!

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.