Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бәхет өләшүче йорт
13.06.2018

Бәхет өләшүче йорт

17 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне

Сарапул шәһәре бала тудыру йортының бу көннәрдә 30 еллык юбилее. Рәсми рәвештә 1988 елның 15 июнендә ачыла әлеге йорт. Биредә бүгенге көндә 300дән артык кеше хезмәт куя. Бу йорт бик изге, кадерле. Яныннан дулкынланусыз, тыныч кына узып китеп булмый. Иртәме — соңмы һәркем диярлек монда аяк баса. Барлыгы 45 меңнән артык нарасый аваз салган бу йортта (күбесе Камбарка, Каракүл, Кияс районнарыннан һәм якын-тирәдә урнашкан Әгерҗе районы авылларыннан).

25 ел элек үзем дә бу йорт­ка килеп, әни булу бәхетенә ирештем. Бүген янә бала табу йортына атладым. Шул чактагы хисләр кире кайтып, күңелне дулкынландырды… Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, палаталар иркен, уңайлы. Хәзерге заман аппаратурасы белән җиһазландырылган, бер кулланышлы шприцлар, зондлар, катетерлар. Җитлекми туган балага — ашатуның бер флаконы 23 мең сум тора, ул монда түләүсез. Кирәк булганда, 1 тәүлек эчендә Ижау шәһәреннән профессорлар ярдәмгә килә. Бала тапканда хәләл җефетеңә янәшәдә булу шартлары тудырылган.
Тарихны барласак, 1818 елда Сарапулда 15 урынлык беренче шифаханә ачыла. 1829 елда холера чире тарала, ул 27 елда Удмуртиядән — 144 862, Сарапул өязеннән 14654 кеше гомерен алып китә. 1884 елда сәүдәгәр Устин Саввич бала табу йорты төзи. Анда фидакарь табиблар эшли. Бервакыт бала тапканда күп кан югалткан хатынга үлем куркынычы яный. Табиб, турыдан-туры ысул белән үзенең канын биреп, әлеге авыруны коткарып кала.
Кеше туа! Аны сәламәтлек саклау галиҗәнапләре үзләренең кайгыртучан канаты астына алалар. Беренче баскыч — баланың исән-имин дөньяга килүе. Калган бөтен гомер шушы баскычны ничек үтүгә бәйле. Ә дөньяда иң кадерлесе — кеше гомере. Аңа куркыныч янаганда, анага ярдәмгә неонатолог — сабыйга җан өрүче, беренче сулыш алдыручы табиблар килә.
Конфуцийнең “Яраткан эшең белән шөгыльләнсәң, сиңа бер генә көн дә эшләргә туры килмәячәк”, — дигән сүзләре бар. Бу сүзләр нәкъ менә Сарапул шәһәренең бала тудыру йортында 30 ел неонатолог булып эшләүче Удмуртия Республикасының атказанган табибы Фәридә Нәфыйковага туры килә. Ул тумышы белән Башкортстаннан, Ижау шәһәре медицина институтын тәмамлаган. Иң кызыгы шул — яңа бала тудыру йортында Удмуртия рес­публикасыннан (беренче бала Татарстаннан була) иң беренче бәби табучы ул үзе була. “Бала тудыру йортын төзү бик озак барды. Барлык хезмәткәрләр, шул исәптән ирем дә көн-төн биредә хезмәт куйды. Мин авырлы булгач, эшчеләргә ашау әзерләп тордым. Һәм инде сөенеч — иң беренче бәбиемне яңа бинада таптым”, — диде ул. Тормыш иптәше Рәфис белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә өч онык­лары бар. Эштән бушаган арада чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә ярата. Күп еллар скандинавия йөреше белән шөгыльләнә.
“Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда. Авырлы хатын-кыз чәчәк бөресенә тиң, көннән-көн матурлана. Аннан да матур кеше дөньяда юк кебек. Гүзәл зат алдан ук әни булырга җитди әзерләнергә бурычлы. Йөкле вакытта саф һава сулап, витаминлы ризык ашаса, нарасый сәламәт туа. Һәр бала планлаштырылган булырга тиеш. Ләкин менә елдан-ел йөкле аналарның сәламәтлеге начарлану сизелә. Аларның шактые баласын айлар, хәтта яртышар ел дәвамында саклануда булып таба. Моның сәбәбе — төрле ялкынсынулы авырулар һәм начар экология. Табыныбыздагы табигый продуктларның елдан-ел азаюы күзәтелә. Аннан соң яшьләр, сезонга карап, дөрес киенмиләр. Кызларга аякларын һәрчак җылыда йөртергә кирәк. Язгы-көзге, кышкы итекләрдән йөргәндә, бина эчендә икенче алмаш аяк киеме кию дә мөһим. Шулай эшләмәгәндә, көне буе дымланып утырганнан соң салкынга чыккач суык бәрүчән. Шул сәбәпле, аналарның 25-30 %ы балаларын саклануда ятып табарга мәҗбүр. Эшемне бик яратып эшләдем һәм эшлим. Бик күп еллар үткәч тә, Сарапулдан гына түгел, чит шәһәрләрдән дә, рәхмәт әйтергә киләләр”, — диде ул, үз эше турында илһамланып сөйләп. Фәридә ханым сөйләгәндә, аның үзе эшен, балаларны яратуы күренеп тора иде. Әле биредә күпме сабыйлар дөньяга аваз салачак! Аларны Фәридә ханым кебек хезмәтен яраткан, күңелен, гомерен биргән табиблар, хезмәткәрләр кабул итеп алачак.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.