Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бәхет өләшүче йортның беренче сабые
13.06.2018

Бәхет өләшүче йортның беренче сабые

1988 елның 15 июнендә Сарапул шәһәренең бала тудыру йортында иң беренче туган бала авазы яңгырый. Бу Татарстан республикасы Әгерҗе районы Нарат авылыннан бер кызчык була. Фәгыйлә апа белән Нәфүр абый Гафаровлар кызчыкка, аннан бер елга гына алдан туган апасы Алсуга тиң булсын, матур, бәхетле бала булып үссен дип, Гүзәл исеме кушалар. Алсу белән Гүзәл минем күз алдында игезәк кызлар кебек үстеләр. Хәтеремдә, алар кечкенә чакта әтиләре Нәфүр абый (инде мәрхүм) икесен дә җитәкләп урамда йөри һәм: “Әйтегез әле, кайсысы Алсу, кайсысы Гүзәл?” — дип сорый иде. Үзе бик матур җырлый иде. Аның бик яратып җырлаган җыры һәрвакыт исемдә: “Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле, ах, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге!” Фани дөньядан гына иртәрәк китте… Кызлар да аңа охшап, кечкенәдән үк җырладылар, авылдагы бер генә бәйрәм дә алардан башка үтмәде. Тыңлаучан, тәртипле булулары белән башка балалардан аерылып тордылар. Дөньяны Фәгыйлә апага дүрт бала белән үзенә тартырга туры килде. Ләкин алар хезмәт сөючән, горурланырлык балалар булып үстеләр.
Алсу белән Гүзәл бүгенге көндә Ижау шәһәренең 107нче санлы балалар бакчасында тәрбиячеләр булып хезмәт куялар. Әлеге бакча — Удмуртиядә милли тәрбия бирү буенча әйдәп баручы үзәк, аларның хезмәтен без һәрвакыт яктыртып барабыз. Балаларыбызга милли тәрбия бирүдә кыз-туганнарның да хезмәте зур. Ә инде Сарапул шәһәренең бала тудыру йортының беренче сабые, милләтебез алдында, балалар тәрбияләүдә зур хезмәт куя икән — бу үзе зур куаныч.

“Әйе, еллар үтте, мин үстем, әни булдым. Ләкин менә 1988 елда, мин тугач, минем фотосурәтем, исемем языл­ган “Красное прикамье” газетасын бик кадерләп саклыйбыз. Әни белән бала тудыру йортының унъеллык юбилеена бардык. Бу йортта беренче сабый булып дөньяга аваз салганыма горурланам, миннән соң туган һәм туачак сабыйлар да бәхетле, сәламәт булсыннар иде”, — диде Гүзәл.
2003 елда Сарапул шәһәре бала тудыру йорты ЮНИСЕФ халыкара балалар фонды инициативасы белән “Сабыйга шәфкатьле, изгелек­ле булган хастаханә” исеменә лаек булган.

Рәфилә Рәсүлева.