Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бәхетләренә күз тимәсен
18.10.2017

Бәхетләренә күз тимәсен

Россиянең иң яхшы яшь гаиләсе Ижауда яши. Илфат һәм Лилия Әхмәтҗановлар “Ел гаиләсе” Россиякүләм конкурсында җиңү яулаганнар. Барлыгы конкурста Россиянең 35 субъектыннан 322 гаилә катнашырга теләк белдергән. Милләттәшләребез “Яшь гаилә” номинациясендә илнең иң яхшы гаиләсе исеменә лаек булганнар.
Узган атнаның чәршәмбесендә Интернет челтәрендә Әхмәтҗа­новларның дәрәҗәле конкурс­та җиңү яулаганнары турындагы хәбәр мизгел эчендә таралды. Әлеге яңалыкны үзебез дә сөенеп кабул иттек. Шул ук көнне Лилия белән элемтәгә кереп, очрашу көнен билгеләдек.
Яшьләр үз йортлары белән яши. Сый-нигъмәткә, милли ризыкларга бай булган өстәл әзерләп каршы алдылар алар безне. Конкурста җиңү яулагач, журналистлардан тынгылык юк, бер-бер артлы килеп торалар икән. Лилия ачык күңелле, һәркемне җылы итеп каршы ала, кунак итеп җибәрә. Әңгәмәне дә аның белән башлап җибәрдек. Тормыш иптәше Илфат белән ничек танышулары турында кызыксындым. “2008 елның 16 ноябрендә мин укудан кайтып бара идем. Илфатның төшке ашка кайтуы булган. Мине тукталышта күреп ошаткан, танышу өчен артымнан күзәтеп барган. Инде мин өйгә кайтып җиткәндә юлымны машинасы белән бүлде. Бик озак телефон номерымны сорагач, номерымны әйттем. Үҗәт булуы ошады. Кичтән ул миңа шалтыратты, күпмедер вакыттан соң очраштык һәм шул вакытта ук бергә булырга тиешлегебезне аңладык. Яңа ел бәйрәмнәрендә аның Зөлфия апасының гаиләсе белән таныштык, гыйнвар аенда никах, мартта гөрләтеп туй уздырдык”, — дип сөйләде Лилия. Бүген алар ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Иделиягә — 8, Данирга – 5 яшь, кечкенә кызлары Амелиягә әле яшь ярым гына.
Лилия һөнәре буенча укытучы, тәрбияче. 3 бала анасы булса да, төрледән-төрле конкурсларда катнашырга вакыт таба. Бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да шул турыда сөйли. “Ел гаиләсе” конкурсы турында да социаль челтәрләрдән укып белә. Катнашырга теләк белдергәч, гаиләсе дә каршы килми. Ленин районы хакимиятенең гаилә эшләре һәм бала хокукларын яклау бүлеге дә яшьләргә ярдәмгә килә. Конкурс өчен гаилә тарихы, традицияләре, кызыксынулары, уңышлары турында мәгълүмат туп­ланган портфолио әзерли. Барлык этаплар да дистанцион форматта, ягъни читтән торып уза. Әхмәтҗановлар Удмуртиядә конкурста катнашырга теләк белдергән 300гә якын гаиләне узып финал­га үтәләр. Шулай да “Яшь гаилә” номинациясендә җиңү яулаулары көтелмәгән яңалык була. “Җиңүнең сере бердәмлектәдер, дип уйлыйм. Чөнки безнең әтиебез гел эштә, аны сирәк күрәбез. Ә инде ул өйдә икән, бу бәйрәмгә тиң була. Барлык эшне дә бергәләп башкарырга, каядыр ял итәргә чыгарга тырышабыз. Конкурска гаиләбез турында портфолио, презентация әзерләгәндә дә шуны күрсәтергә тырыштым. Жюри әгъзалары моңа игътибар иткәндер, дип уйлыйм”, — ди Лилия.
Чыннан да бер-берсе өчен үлеп тора Әхмәтҗановлар. Лилия гаилә учагын саклаучы булса, Илфат – туендыручы, яклаучы, саклаучы. Мондый гаиләләр сирәк очрый бүген. Замана, мал, акча артыннан күбрәк куабыз. Бала тәрбиясе, гаилә кыйммәтләре гел арткы планга күчерелә. “Безнең өчен балалар, гаилә, гел беренче урында. Башкача мөмкин дә түгел”, — ди хуҗабикә. Үрнәк алырдай кешеләре дә бар икән. “Нәселебез, буыннар бәйләнеше ныклы безнең. Әби-бабайларыбыз, әти-әниләр дә матур гаилә корып яшиләр, яшәгәннәр. Без аларның йөзләренә кызыллык китермәскә тырышабыз”, — диде Илфат, сүзгә кушылып. Конкурс өчен нәсел агачы – гаилә шәҗәрәсен дә төзегән яшьләр. Лилия ягыннан 7 буынны, ире ягыннан 4 буынны барлый алганнар. Илфатның әнисе мәгълүмат эзләп архивка да барып кайткан. Татарстанның күп кенә авылларында, Чаллыда, Казанда, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә туганнары яшәгәннәрен ачыклаганнар. Бу шәҗәрәне киләчәктә балалары дәвам итәчәгенә ышана яшь әти-әни. Кыенсынып кына: “Бик яшьли 3 бала табарга ничек батырчылык иттегез?” – дип сорыйм Лилиядән. “Илфат күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үссә, мин үзем генә үстем. Апа-абыйларсыз, эне-сеңелләрсез үсү бик күңелсез иде. Шуңа күрә кечкенәдән үк балаларым күп булсын иде, дип хыяллана идем. Яшьләр хәзер бала табарга курка, тик алар белән тормыш күңеллерәк бит”, — диде ул, алдына утырган кечкенә кызын сөя-сөя.

Үз гаиләләре турында сөйләгәндә традицияләребезгә тугры булуын әйттеләр яшьләр. Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыру, татар җыр-моңы белән тәрбияләү, гаиләне милли ашлар белән сыйлау – берсе дә читтә калмый икән. Бергәләп Илфатның туган авылы Кичке Таңга Сабантуй бәйрәменә кайталар, әби-бабайлары исә онык­ларын туган телебездә сөйләшергә өйрәтәләр. Лилия — шәһәр кызы, татар телен яхшы аңласа да, авырдан аралаша. Тик туган телен өйрәнергә теләге зур аның. Ә менә Илфат балаларга милли тәрбия бирүдә үзеннән зур өлеш кертә. “Авыл егете булгач, гаиләмдә рус телендә аралашмаска тырышам, хатынымны да татар теленә өйрәтәм. Балалар өйдә генә түгел, урамда да туган телләрендә аңлаша, сөйләшә белсәләр, минем өчен бу зур шатлык булачак. Милли бәйрәмнәрне генә түгел, гает көннәрен дә билгеләп үтәбез. Бу турыда балаларыбызга да аңлатабыз, сөйлибез”, — ди гаилә башлыгы.
Яшь әти-әни бар белгәннәрен балаларына өйрәтәләр. Лилия кул эшләренә, аш-су пешерергә дә бик оста. Бүлмәләрен балалар белән бергә эшләгән чигү эшләре бизи. Олы кызы Иделия — әнисенең уң кулы. Хуҗабикә барысын да сабырлык белән аңлатырга тырыша. Кечкенә Амелия дә апасы белән абыйсыннан калышмаска тырышып, әнисе өйрәткәнне үз көенә кабатлап бара.

Бик бәхетле бүген Әхмәт­җановлар гаиләсе. Инде шушы бәхетләренә күз тимәсен. Ноябрь ахырында аларны Мәскәүгә, конкурсның тантаналы бүләкләү өлешенә чакырганнар. “Тик бу конкурс соңгысы булмаячак, алда әле безне зур җиңүләр көтә”, — ди Лилия белән Илфат бертавыштан. Аларга уңышлар телим.

Эльвира Хуҗина.