Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


7.09.2017

Бәхетле пар

Можга шәһәрендә ирле-хатынлы Хәсәновларны һәркем таный, хөрмәт итә. Алар шәһәребезнең күгендә якты йолдыз булып балкыйлар. Икесе дә гомерләре буе кешеләргә яхшылык эшләп, матурлык, муллык өләшәләр. Тырышлык, максатчанлык, үз-үзеңне аямыйча эшләү – аларның икесенә дә хас сыйфатлар. Милли җанлы Гөлфия һәм Илгизәр Хәсәновлар сүзләре һәм эшләре белән дә һәрвакытта, һәркайда чын өлге, ярдәмчел иганәчеләребез.

Гөлфия Габделбәр кызы Хәсәнова тумышы белән Арча районы Түбән Мәтәскә авылы кызы. Ул 1947 елның 7 сентябрендә тырыш, хезмәт сөючән, киң күңелле, таза тормышлы, дәрәҗәле Гандәлиф апа белән Габделбәр абыйның — өченче баласы, абыйсы һәм апасына яраткан сеңел булып дөньяга килә. Алар биш бала бер йодрык булып тәгәрәшеп, эш сөючән булып үсәләр. Гөлфия авыл мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, Казан каласына юл тота һәм гомерен сәүдә эшенә багышлый.
1967 елны октябрь аенда югары белемле инженер-технолог Кукмара районы Купка авылы егете Илгизәр белән тормыш корып җибәрәләр. Ике кыз үстерәләр. Аларга белем биреп, олы тормыш юлына озаталар. Бер-бер артлы оныклар туа. Бик яратып үстереп, югары белем алырга булышалар.

Гөлфия Габделбәр кызы – халык мәхәббәтен яулаган намуслы җитәкче. Гаиләдә – алтын куллы, нечкә хисле әни, сөекле хатын һәм хөрмәтле әби. Шатлыкларын, борчуларын уртаклашып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, сөйгән иренә тугры тормыш иптәше һәм ярдәмче булып, 50 ел бергә гомер итәләр. Күз тимәсен, икесе дә абруйлы җитәкче. Гаиләдә алар гел татарча сөйләшәләр.

Шушы еллар дәвамында эшләрендә зур уңышларга ирешә Гөлфия ханым. Ул Удмуртия Республикасының халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендәге атказанган хезмәткәре, Рәсәй Федерациясенең сәүдә отличнигы, Можгада хатын-кызлар арасында иң яхшы эшкуар. Ул җитәкләгән “Венера” оешмасы – “Иң яхшы эшмәкәр”, “Кече бизнеста — иң яхшы предприятие” дип­ломнарына лаек булды. Удмурт алиһәсе Шунды-Мумы алтын статуэткасы белән бүләкләнде. Екатеринбург шәһәрендә уздырылган төбәкара конгресста бизнесны үстерүгә керткән уңышлары өчен “Идел буе, Урал һәм Себернең Алтын фонды” премиясе лауреаты булды. Шул исемдәге орден белән бүләкләнде. Гөлфия Габделбәр кызы исеме — “Удмуртлесурс”ның Мактау тактасында һәм китабында, “Удмуртлесурс”ның һәм Рәсәйнең сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыкларының хезмәт ветераны. Ул бүгенге көндә дә хезмәт юлында.

Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, ире Илгизәр Шәйхетдин улы намус­лы эш башкарып, зур уңышларга ирешә, мактаулы, дәрәҗәле кешебезгә әверелә. Тирән фикерле, алдынгы карашлы, энергияле егетне Можга агач эшкәртү комбинатына җитәкче итеп куялар. Аның җитәкчелегендә чал тарихлы комбинат ерак илләргә таныла. Халыкара алтын эталон призына лаек була. Россия Президенты хакимиятендә “Бөек Петр” исемендәге Милли премия тапшырыла. Илгизәр Хәсәновны иң шатландырган, сөендергәне “Можга шәһәренең мактаулы гражданины» исеменә лаек булу.

72 яшендә җитәкчелек вазифасын икенче кулга тапшырып, лаеклы ялга китә. Илгизәр бик матур итеп татар халык көйләрен гармун-баянда уйный, моңлы җырларны башкара, төрле чараларда катнаша.

Гөлфия Габделбәр кызы һәм Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәновларның октябрь аенда бергә гомер итүләренә 50 ел була. Ә Гөлфия ханымның олы бәйрәме — 70 яшьлек юбилее. Хөрмәтлеләребез! Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Бер-берегезгә таяныч булып, шатланып яши беләсез. Бәхет диңгезегез иксез-чиксез булсын. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы. гаилә бәхете, шатлык, озын гомер кичерүегезне телибез.

Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре.