Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бәхетле булу серләре
6.07.2017

Бәхетле булу серләре

Гаилә — ата-ана һәм балалардан торган иң кечкенә җәмгыять.

Аллаһы Тәгалә гаилә нигезен тәшкил иткән ир һәм хатынны бер-берләрендә мохтаҗ булсыннар дип яралткан һәм алардан кешеләрнең күбәюен теләгән. Моның турында Коръәндә: “Әй, кешеләр, шөбһәсез ки, Без сезне бер ир белән бер хатыннан яралттык. Бер-берегезне танып белүегез өчен дә, сезне төрле милләтләргә бүлдек. Һәм тәкъвалылар гына арагызда иң мәртәбәлеләр булып саналыр”, — дип әйтелә. Димәк, кешеләр бер ир белән бер хатыннан күбәяләр. Бу арту өйләнү (никах) белән законлыга әйләнә. Шуңа күрә өйләнү (никах) Аллаһының әмере, Пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең сөннәте. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) исә бер хәди­сендә: “Өйләнегез, күбәегез, чөнки мин башка өммәтләр алдында сезнең күплегегез белән мактаначакмын”, — ди.
Мөселман өйләнеп, яхшы гаилә корырга тиеш. Чөнки өйләнү гөнаһтан һәм төрле әхлаксызлыктан саклый. Рәсүлебез: “Өйләнгән кеше диннең яртысын саклап калган булыр. Аның икенче яртысын да саклап калу өчен Аллаһтан курыксын”, — ди. Динебез өйрәтүенчә, гаилә — һәрбер җәмгыятьнең нигезе һәм терәгедер. Бәхет һәм сөенеч тулы гаилә диндар булган кешеләр тарафыннан гына корыла ала. Өйләнгәндә үзеңә диндар җефет сайлап, гаилә нигезен ныклы итүгә һәрбер мөселман игътибар итәргә тиеш. Ныклы нигез өстендә корылмаган гаиләләр тормыш авырлыклары аркасында җимерелергә мөмкин.
Ислам дошманнарының бик күп еллар мөселман гаиләләрен җимереп, никах дигән нәрсәне бөтенләй юк итәргә тырышканлыкларын барыбыз да күреп торабыз. Соңгы елларда бу күренеш артты. Әйе, мөселман гаиләләре бүген җимерелү куркынычы астында. Ислам гаиләсен җимерергә тырышалар: өйләрдә, урамда, газета-журналларда, автобус, поезд һәм пароходларда, экран һәм микрофоннарда — һәр яктан куркыныч көтеп тора. Аллаһ сакласын, бу гаиләләр җимерелсә — алдагысы бәладыр. Төрле шәрә хатын-кызлар, ир-атлар фотосурәтләре төшерелгән газета-журналлар укучы яше-карты бу язмаларның акыл һәм гыйлемгә түгел, ә кешенең нәфесен генә кузгалтканын аңласыннар иде.
Моңа каршы тору өчен гаиләнең һәр әгъзасы Ислам динен тирәнтен өйрәнсен иде. Динебез гаиләнең һәрбер әгъзасына күп кенә вазифалар бирә. Дөрес итеп корылган гаиләнең асылында шушы вазифаларны җиренә җиткереп эшләү тора. Бу вазифалар нинди соң? Беренчесе, гаилә башлыгы — ир. Ул бәхет һәм сөенечен өендә генә эзләргә тиеш. Үз гаилә әгъзаларын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп, хатыны һәм балалары Ислам буенча яшәсен өчен бөтен чараларны да күрергә тиеш.
Икенчесе, мөселман гаиләләрендә хатыны иренә карата булган вазифаларны җиренә җиткереп башкара, йортта сөю хисләрен һәм хөрмәтне, гаиләнең намусын саклап яши.
Өченчесе, ир белән хатын бер-берсенең фикерләрен хөрмәт итеп, гаилә серләрен тышка чыгармыйча, аңлашылмаучанлык килеп чыккан вакытта киреләнмичә, аны чишү юлларын бергәләп эзләгәндә гаилә бәхетле булыр.
Ныклы гаиләдә ата-ана балаларына яхшы үрнәк күрсәтеп, матур тәрбия бирергә тырыша. Аларның матди һәм башка ихтыяҗларын кайгырта. Балалары арасында гадел булырга, начар дуслыктан һәм яман гадәтләрдән аларны сакларга тырышачак. Ә ныклы гаиләдә тәрбия алган балалар ата-анасын хөрмәт итәчәк, аларга начар сүз әйтеп, яманлык күрсәтмәячәк. Алар үлгәч тә, васыятьләрен җиренә җиткереп, үзләрен яхшылык белән искә алачаклар.
Әлеге кагыйдәләр буенча яшәгән гаилә ныклы һәм рухи яктан сәламәт булачак. Ислам нигезләренә корылып яшәгән гаиләдә һәрвакыт сөю, хөрмәт, бәхет һәм сөенеч булуын да онытмыйк.

Рәшид хәзрәт Йосыпов, Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчете имамы.