Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Бәрәңге утыртыр чак җитә
17.04.2020

Бәрәңге утыртыр чак җитә

Удмуртия Республикасында бәрәңге үстерү — авыл хуҗалыгында мөһим тармак. Шулай да, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүчеләр ел саен кими. Мәсәлән, узган елда бәрәңге үстерү мәйданнары, 2018 ел белән чагыштырганда, 6%ка кимегән һәм 23 мең гектар тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында бәрәңге утырту 4 тапкырдан артыкка кимегән, халык хуҗалыкларында — 5%ка, крестьян фермер хуҗалыкларында — 4%ка.
Удмуртия Республикасы Идел буе федераль округы субъектлары арасында бәрәңге җитештерү күләме буенча 6нчы урында тора. 2019 елда барлыгы 393 мең тонна бәрәңге җыелган, бу 2018 ел дәрәҗәсенә карата 4%ка кимрәк. 2019 елда 1 гектардан — 173 ц, ә 2018 елда 114 ц уңыш алынган.
Идел буе федераль округы субъектлары арасында бәрәңге куллану буенча Удмуртия 5нче урында — елына бер кеше уртача 111 килограмм бәрәңге куллана. Чуваш Республикасы алда бара, анда бу сан 147 килограмм тәшкил итә.
Удмуртиядә җитештерелгән бәрәңгегә Россиянең башка төбәкләрендә дә ихтыяҗ бар. 2019 елда Киров өлкәсенә — 878 тонна, Мәскәү өлкәсенә — 561 тонна, Пермь краена – 328 тонна, Коми Республикасына 266 тонна бәрәңге сатылган.