Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


1.10.2020

Бәллүр тозак

Хикәя

Бал кортының ишеткәне бар иде: кайбер җан ияләре бер дә тир түкмичә генә гомер кичерәләр, имеш. Алар өчен бөтен кирәкне хуҗалары әзер итеп тора. Ашау- эчү тәмледән- тәмле, йоклар урыны җылы, җил-яң­гыр үтә торган түгел. Бар эшләре — хуҗаларына ярау, күңелләрен күрү.
Болын белән умарта арасында очып, чәчәктән ширбәт ташып арган канатларын ял иттерергә уйлады Бал корты. Ул яшь әле. Ана корт андыйларны аеруча күз алдында тота. Кайчан, күпме сут алып кайткан, сыйфатлыны җыя белгәнме? Бертуктамый аларга: «Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык», — дип тукып тора. Яшь бал корты да эшчән үзе. Шулай да аны умартадагы тормыш туйдырды. Бал кортының башкачарак яшисе килә иде. Ә башкача дигәне ничек? Анысын ул белми әле.
Беркөнне болынга очышлый башкалардан читтәрәк утыручы бер йортны күрде. Бу йорт башкалардан зурлыгы белән дә, матурлыгы белән дә аерылып тора.
— Нинди бәхетле җан ияләре яши икән монда? — дип уйлады яшь Бал корты. – Күреп чыксаң ярар иде.
Бәхеткә тәрәзә ачык. Ул җиңел генә бүлмә эченә очып керде. Бүлмәдә берәү дә юк. Бал корты иркенләп кенә бүлмә буйлап очып йөрде. Аңа таныш түгел дөнья иде бу. Хәер, бүлмәдәге әйберләрнең икесен аның үз гомерендә күргәне булды: берсе — өстәлдәге вазада утырган чәчәкләр, аннан килгән ис бүлмәне тутырып, тәрәзәдән дә чыккан. Икенчесе — матур читлектә утыручы кош.
Ул арада бүлмәгә ике кыз килеп керделәр. Зуррагы вазасы белән чәчәкләрне алып чыгып китте, кечкенәсе читлектәге кош янына килде.
— Гоша… Гоша хороший… — диде кыз. Кош колакны ярырдай тавыш белән аны кабатлады.
— Даша… Даша хорошая… — диде кыз. Кош кабатлады. Кыз кабат- кабат әйттерергә теләсә дә, теләгенә ирешә алмады. Чәчәксез вазаны кире өстәлгә кертеп куйган олы кыз, көлеп, сеңлесенә:
— Ул синең Даша түгел икәнеңне белә, шуңа кабатламый, — дип үчек­ләде. — Дәрия дип өйрәт — кабатлар.
Кече кыз тузынып чыгып китте. Олысы, калып, кошны ашатты, суын алыштырды. Иреннәре белән кош сайраганга ошатып тавышлар чыгарды. Кош аңа кушылып кабатларга тырышты, читлек эчендә атынып уйнап алды. Олы кыз да чыгып китте. Читлектәге кош ишек ябылуга, карлыккан тавыш белән берничә мәртәбә тагын мактанып алды:
— Гоша хороший… Гоша хороший…
Аннары:
— Даша дура…Даша дура… — диде дә алдындагы азыгын чүпләргә кереште.
Бал корты, кызлар кергәч, тәрәзә пәрдәсенә кунган иде. Алар чыгып китүгә, ул теге читлек янына очып килде.
— Нинди бәхетле җан иясе! Ашарына — эчәренә әзер. Җил исми, яңгыр чылатмый. Ширбәт эзләп, әллә кайларга очасы да юк. Кушканнарын да теләсә эшли, теләмәсә — юк.
Бал корты өстәлдәге теге вазага килеп кунды. Ул инде буш. Мең дә бер бизәкле итеп сырлап эшләнгән бәллүр савыт тәрәзәдән төшкән кояш нурларында җем-җем итә. Аска таба киңәеп эшләнгән савытның биле нечкә, нәфис кенә.
— Торган җирең менә шундый матур булсын иде ул, ә! Тукта, эченә кереп карыйм әле.
Бал корты вазаның авызыннан аска таба керде. Киңәеп киткән җирендә хәтта бераз очарга да мөм­кин икән. Нинди хозурлык! Нинди гүзәллек! Савытның һәр бизәге үзенә бер төсле нур сибеп, күзне ча­гылдыра. Бал корты, гадәтенчә, канатларын болындагы кебек иркен җилпеп очмакчы булды. Монда алай бик иркенәеп булмый икән. Матур диварга бәрелеп чак кына канатларын имгәтмәде. Ярый, кунып бераз ял итсен әле. Болында кояш нур сипкәндә бик рәхәт була иде бит. Монда нишләп бик бөркү соң? Чәчәкләр утырган судан калган тынчыган ис бетеп җитмәгән икән. Бал корты саф һава ярата шул, ят исләрне бер дә күтәрә алмый. Чыгарга кирәктер, ахры. Кояш нур­лары кысан пыяла савытның эчен, ярыйсы гына кыздырып, яшь Бал кортының тәмам хәлен алган икән: ул көчәнеп кенә канатларын җилпеп күтәрелсә дә, тар муенлы савыттан чыгып җитә алмады, кире савыт төбенә төшәргә мәҗбүр булды. Кояш торган саен ныграк кыздырды. Бал корты тәмам хәлсезләнде. Аңын да югалтып бара бугай инде. Үзен иркен болында чәчәкләр арасында очып йөргәндәй итеп тоя да канатларын җилпемәкче була. Тик канатлары аны тыңламыйлар…

I бүлек
Гаиләдә беренче тапкыр тавыш чыккан көнне Айваз ачык хәтерли: йорт салган җир кишәрлеген хатыны үзенең кызы исеменә яздырган икән.
— Айвазик, дорогой, мин каршы булырсың дип уйламадым да. Беләсең бит: Мариша сине үз әти­сеннән дә артыграк ярата. Картаймыш көнебездә безне барыбер ул караячак.
— Документация эшен сиңа ышанып тапшырган мин җүләр. Картайгач ни буласын әле кем белә. Бүгенгә мин исән бит. Артыннан үзем йөреп, көч-хәл белән кулга төшергән җирне, миннән сорап-нитеп тормыйча, кы­зыңа яздыргансың. Миннән аңа бө­тенләй берни дә тиеш түгел. Аның үз атасы бар. Минем…
Айвазның шушы урында: “Минем дә үз балаларым булыр”, — дип әйтәсе килгән иде. Тик хатынына беренче тапкыр күргәндәй текәлеп карады һәм сүзеннән кисәк туктап калды.
— Минем дә… минем дә…
Каршысында авыр гәүдәсен кү­­тә­реп йөрүдән арган кәкре аяк­лы, үз төсе нинди икәнлеге күптән онытылган сары чәчле, косметика салоннарының сихер-михеренә дә буйсынырга теләмәгән шешенке йөзле хатын басып тора. Айвазның туктап калуын үз файдасына юрап, ул сүзен дәвам итте:
— Онытма, шул җир өстендә салынган йорт синең исемдә булачак. Мин анда әнинең миллион ярымлык өлеше бар дип әйтмим бит әле.
— Анаң, йорт төзелеп бетүгә, иң беренче килеп утырачак монда. Аннары, мин аннан акча сорамадым. Үзе бирде.
Шуннан китте инде. Ул көнне алар аерым йокладылар. Беренче тап­кыр. Беркайчан да ирен үзеннән ерак җибәрмәгән Тәнзилә нәрсә уйлагандыр, мәгәр Айваз соңгы унике ел эчендә башыннан кичкәннәрен кабат актарып чыкты.
Төзелеш институтының дүртенче курсы. Алдагы елда диплом. Алда армия. Кулыңа дипломыңны алуга шунда ук җибәрәчәкләр. Юк, бер дә барасы килми Айвазның армиягә. Иркә малай булмаса да, кемгәдер буйсынып, кемнеңдер кубызына биеп йөрисе килми аның. Үзе телә­гәнчә, җай белән генә яшисе килә. Җитмәсә, дөньясында тынычлык юк. Җибәрерләр әнә Чечняга. Тау арасыннан гәүдәңне дә эзләп тормаслар. Бррр! Юк, бу Айваз өчен түгел!
Тулай торак бүлмәсендә чыгарылыш курс егетләре армиягә бармый калуның төрле юлларын эзли.
— Дипломыңны алмый торсаң, беразга калырга була инде булуын, — ди берсе.
— Ректоратка кереп, “Абзыкайлар, минем армиягә барасым килми, дип­ломым сездә генә торып торсын әле” дип әйтәсеңмени?
— Биш ел ыштан туздырып йөреп, дипломсыз да калсаң…
— Юк, малайлар, ни булса шул булыр, Аллага тапшырып, мин китәм. Бер елга ничек тә чыдармын. Авыл малае ла мин, — ди берсе.
— Әйе, авылда көтүне сез көтсәгез, армиядә сезне көтәрләр. Сез авылныкыларга не привыкать.
— Әй син, шәһәр баласы, авы­зыңны чамалап ач. Менә бу йодрык синең белән бер тумаган. Җәй буе измә, кирпеч ташып, синең башың хәтле булган ул. Шоколад конфеттан авырны күтәрмәгәнгә, әнә синеке базда үскән бәрәңге үрентесе сыман. Шуңа да курка синең ишеләр армиядән.
Айваз берсенә дә кушылмый. Берсен дә якламый да. Тагын бер елдан аның башы да шундый уйлар белән тулы булачак бит. Их, булсын иде берәр влиятельный туганың! Я акчаң! Берсе дә юк бит. Ә армиягә барасы килми!
Сиринә белән танышулары кызык кына булды. Диплом эшенә кирәкле материаллар эзләп, китапханәгә кер­гән иде. Курчак кебек кечкенә гәүдәле күзлекле кыз аның алдыннан гына өс киемен тапшырды. Салкыннан кергәнгә, күзлек пыяласы парланган. Кулыннан ялгыш төшеп киткән элгеч номерын таба алмый азаплана. Айваз табып, кызның кулына тоттырды. «Курчак»татарчалап:
— Рәхмәт! – диде. Елмайганда, бит очындагы чокыры Айвазга күз кысып алгандай тоелды.
— Зур үс, бәләкәч! Әйберләреңне югалтып йөрмә бүтән.
Югарыда шулай язылган булгандыр, уку залындагы урын да янәшә туры килде. Ул көнне уку — уку булмады инде. Айвазның терсәге тисә дә, комачтай кызарып, керфекләрен аска төшерә торган кызның исеме Сиринә икәнлеге, быел дизайн факультетының өченче курсында укыганлыгы билгеле булды. Китапханәдән дә бергә чыктылар. Егет кызны озатып та куйды. Әллә бик кыю булмыйча, сөйләшкәндә күбрәк “дилбегәне” аңа биргәнгә, Айваз Сиринә янында үзен иркен хис итте: шаяртты, кайчагында олы кеше булып, кызны ачулангандай кыланды, аннары бергәләп шуннан кызык табып көлделәр. Шәһәр кызлары янәшәсендә моңарчы үзен иркен тота алмаган Айваз Сиринә янында үзен чын егет итеп тойды.
Соңгы вакытта, гомер булмаганча, борын астыннан җыр көйләп, үзалдына елмаеп йөри башлаганын иптәшләре тиз сизеп алдылар. Сизеп тә алдылар, сәбәбен дә исәпләп чыгардылар.
— Җырларсың шул! Исмәгыйль Садриевичның бердәнбер кызын эләктер дә!
— Айваз бернәрсәне дә уйламыйча гына эшләмәс ул.
— Булдыра, малай! Сразы карьера үгезенең мөгезеннән эләктерде, — диештеләр.
Айваз бу сүзләрдән аптырабрак калды.
— Нинди Исмәгыйль Садриевич?
— Әйдә. Башыңны җүләргә салган булып маташма инде. Диплом комис­сиясендәге Исмәгыйль Садриевич.
— Шәмсуаровмы? Мин Сиринәнең Шәмсуаров кызы икәнен беренче ишетәм.
— Ишеттең инде менә. Белгәч, ташлармын да дип җибәр инде.
— Аның өчен ташламам анысы.
Ә белүен, Айваз чынлап та белми иде. Менә сиңа Сиринә! Институтта үтә билгеле кешенең кызы икәнсең бит. Ул турыда ләм-мим! Башка кыз булсамы?! Шулкадәр дә тыйнак, ипле, ягымлы бит син, Сиринә! Мин инде сине провинциаль укытучы гаиләсеннәндер дип уйлый башлаган идем. Гадәттә, “Тегеләй ярамый, болай килешми” дип үстерелгән кызлар синең кебегрәк була. Казан кызлары арасында мондыйлар да була дисәләр, ышанмаган булыр идем, билләһи!
— Әйе, Шәмсуаров Исмәгыйль Садриевич — минем әтием. Моннан нидер үзгәрәмени?
— Юк, үзгәрми. Миңа син кем кызы булсаң да барыбер. Хәер, үзгәрә икән! Син миңа тагын да ныграк ошый башладың. Шәмсуаров кызы булганың өчен түгел, шул турыда әйтеп мактанмаганың өчен.
Кыз челтерәтеп көлеп җибәрде. Ошый иде Айвазга аның көлүе. Ниндидер сафлык, самимилек нуры сибелә кебек иде кыздан көлгән чагында. Һавалы кызлардан егет бераз читтәрәк йөри. Күбесенең мин- минлеге артында исәпкә-санга алырдай ни акылы, ни белеме булмаса да, башкаларга түбәнсетеп карагангамы, андыйлар белән аралашмаска тырыша. Ә Сиринә — башка. Әле очрашып йөрүләренә әлләни вакыт узмаса да, Айваз аның күп белүен, һәрнәрсәгә үз фикере булуын чамалаган иде. Тик кыз үз карашын аңа мәҗбүри такмый, егетнекен дә аяк асстына салып таптамый.
— Мин сиңа ошыйм дамыни әле?
— Әйе, Сиринә, бик ошыйсың. Оша­масаң, бала-чага кебек минут саен сине генә уйлап торыр идеммени? Укый да алмыйм хәзер, имтиханнарга да әзерләнә алмыйм. Бу сессияне яба алмасам, син генә гаепле буласың. Кара аны, кызый!
Мең дә бер нәни көмеш кың­гы­рау авазыннан Казан киченең салкын һавасы челтерәп коелды.
— Шәмсуаров кызы булсам да ошатасыңмы?
— Нигә алай дисең?
— Институтта аны вакчыл, бәй­ләнчек укытучыга саныйлар бит.
— Ә үзе андый түгелмени?
— Минем әти һәр эшне җиренә җиткереп эшләгәнне ярата. Башкалардан да шуны таләп итә. Тик бу бөтен кешегә дә ошап бетми. Бары шул гына.
Kызы тирәсендә еш күренә баш­лаган егет турында Шәмсуаров белеште, әлбәттә. Бердәнбер, күз карасыдай саклап үстергән кызы бит. Кызганыч, бик озак малай көтеп хыялланган Исмәгыйль Садриевичка хәләле малай бүләк итә алмады шул. Бердәнбер булса да, Сиринә иркә булып үсмәде. Гаиләдә бер яктан кырыс әтисе тәрбиясе сизелсә, икенче яктан, нечкә күңелле, бар эшкә уңган, шул ук вакытта бераз хәйләкәр әнисе аның өчен хатын-кыз идеалы иде. Өйдә Сиринәне яраттылар, аңа булыштылар, теләкләренә каршы килмәделәр – ышандылар. Шуңамы, ул чама белән назлы, чама белән мөстәкыйль, акыллы, кулыннан эш килә торган кыз булып үсте. Институтка да әтисе ярдәменнән башка керде. Укытучылары аның киләчәгенә һәрвакыт зур өмет белән карадылар.

Егет турында начар дип тә, артык мактап та әйтүче булмады. Мөмкинлекләре уртача, компьютер җене кагылган, бер ягы белән дә күзгә бәрелеп тормый торган студент икән кызының күләгәсе Айваз Кадыйров.
— Тыйнак егет! — диде Сиринәнең әнисе Сәрия, Айвазны беренче тапкыр күрүгә.
— Сиринә үзе беләдер, — диде Исмәгыйль Садриевич. — Бала-чага түгел. Аралашсыннар әйдә. Аннан хәзергә берәүгә дә зыян юк кебек.
Бәхетле вакытлар тиз үтә. Соңгы курс та башланды. Яшьләр бер-берсен бер көн күрми торсалар да юксынышалар. Үзләреннән генә торса, бер генә минутка да аерылышмаслар иде. Гашыйклар өчен табигый хәл икәнен аң-лый Сәрия ханым. Кызын да моңсу күрәсе килми шул. Егете дә начар түгел кебек. Һәрхәлдә районнан Казанга килеп, үз көче белән укып ята, артыгын сикерерлек җае, булышырлык “йонлач куллары” бер яктан да күренми. Таныш- белеш, туган-тумачасыз бүген бер түгел, ике диплом белән дә әллә ни кыра алмыйсың. Бу ягы егетнең үзе өчен зур минус булса да, Шәмсуаровлар һәм, ниһаять, аларның кызлары өчен уңайлы вариант түелме соң? Дөрес, Сиринә аша баерак, дәрәҗәлерәк гаиләләр белән кушылу перспективасы да күптән күңелендә йөри әни кешенең. Тик бу провинциаль егет белән аралаша башлаганнан бирле, әлеге өмете сүнеп бара: кызлары Айвазны ярата, Шәмсуаровлар өчен уңышлы партия хакына, аннан баш тарт­маячак. Ә кияүне уңайлы итеп урнаштырып, югары күтәрелү өчен шартлар тудыру, шуның белән аны үзләренә бәйле итеп кую да ярамас­тай вариант түгел. Кыз да бәхетле, кияү-курчакка бәйләнгән күренмәс җепләр Шәмсуаровның ышанычлы кулларында да булса…Хатын-кыз логикасы белән Сәрия шулай уйлады. Хатын-кыз уйласа, яртылыш эшләнде дигән сүз инде ул.
— Айвазның укуы бетәргә дә аз калып бара. Алга таба планнары ничек соң? Алар укулары бетүгә армиягә китәргә тиештер әле. Эшкә урнашу турында уйламый торгандыр хәзергә, — дип, читләтеп сүз башлады беркөнне әни кеше.
— Әйе.
Сиринә авыр сулап куйды. Сөйгәненнән бер ел аерылып торуны ул күз алдына китерергә дә курка. Ничекләр түзәрсең!?
— Үзенең барасы киләме соң?
— И әни, кайсы җүләрнең армиягә барасы килеп торсын бүген. Сезнең замандагы армия­мени ул хәзер.
— Теләмәсә, бармый калу мөмкинлекләре бардыр инде аның.
— Бардыр да…
“Әтиең белән киңәшергә кирәк”. Бусын Сәрия ханым эчтән генә уйлап куйды.
… – Һы. Булып җитмәгән кияү өчен мин нигә боларны эшләргә тиеш әле?
— Булмаса – булыр.
Туйны тиз тотарга булдылар. Шәмсуаров кияве булу перспективасы Айвазга күктән төшкән бәхет булып тоелды. Күңелендә күп йөртсә дә, хыялының тормышка ашачагына ахыргача үзе дә ышанып бетми иде.
Дуслары котлады. Кемдер чын күңелдән, кем­дер яшерен көнләшү белән. Таныш-белеш арасында дәрәҗәсе үсеп китте егетнең. Аның сүзе белән санлаша башладылар. Ул үзе дә бу халәтенә тиз өйрәнде. Кеше арасында сөйләгән һәр сүзенең бердәнбер хакыйкать булуына ышангандай сөйләште. Армиягә китүдән курку да кимеде. Һәрхәлдә турыдан-туры бу хакта сүз булмаса да, кызы хакына профессор бабасының әлеге проблеманың хәл ителәсенә ышана иде Айваз.
Имтиханнар, диплом дип чабулар артта калды. Аның белән укыганнарның күбесе, кулларына диплом алганчы ук, эшкә урнашу ягын карадылар инде. Кем белгечлек буенча, кемдер акча эшләүне күздә тотып. Кияү үзе эш хакында сүз башламасмы дип көтеп аргач, беркичне Исмәгыйль Садриевич, аталарча ягымлы булырга тырышып, Айваз белән шул хакта сүз башлады. Кияү балакайның анык кына бер теләге дә, планы да юклыгын аңлагач, болай диде:
— Мин, әлбәттә, сине берәр җылы урынга кертеп утырта алам. Тик бу дөрес вариант булмас. Алга таба эшнең асылына төшенеп, теләсә кем белән курыкмыйча сөйләшерлек белгеч булыйм дисәң, түбәннән башларга кирәк. Эштән куркырга кирәкми. Ак белән караны аера белмәгән начальникны астагылар да яратмый, өстәгеләр дә өнәми. Төзелешнең эчендә кайнап, кирпеч ташымасаң да, ташыганны карап торып, измә ясамасаң да, ничек ясаганнарын күреп эшли башларга кирәк. Карьера шундый нәрсә ул: фундаменты ныклы булмаса, бер көндә ишелеп төшәргә мөмкин. Кеше ярдәмендә генә ясалган карьераның фундаменты ныклы булмый.
Айваз җәйне төзелеш мәйданчыгында башлады да инде. Белгечлеге буенча “авыл хуҗалыгы төзелеше” булса да, эшкә урнашу әллә ни кыен булмады. Сәбәбе ни булгандыр: кадрларга кытлыкмы, бабасының авторитетымы- анысы Айваз өчен әллә ни мөһим түгел. Замана болгавырлыгы, эшләп-эшләп тә хезмәт хакы рәтләп түләнмәү аркасында кулыннан эш килгән эшчесе дә, урта буын җитәкчеләр дә дәүләт оешмаларыннан көтүләп качкан вакытлар бит. Ә югарыдагыларга тормыш ничегрәк- анысы астан күренми. Һәрхәлдә, сирәк-мирәк кенә ак күлмәктән шәп машинага утырып килеп, тегенди-мондый гаеп табып утлы табага бастырган, аннары озакка күздән югалган түрәләргә артык авыр түгелдер дип уйлый Айваз. Бабасы әйткән “тормыш мәктәбен” яшь белгеч тизләтелгән темп­та узарга булды. Такы-токы тукланган, рәтле торыр урыннары да булмаган “көньяк кунакларыннан” һәм гомерен шушы эштә уздырып, башка җиргә китеп эшләүне күз алдына китерә алмаган, пенсиягә чыгар вакытын көтеп көн уздыручы ярымгарип эшчеләрдән торган бригадалар белән эш кырып булмасын тиз аңлады ул. “Ничек тә көзгә кадәр түзәргә, аннары күз күрер. Һәрхәлдә мин монда калмаячакмын!” Һәр эш көнендә әллә ничә мәртәбә кабатлана торгандыр бу сүзләр. Айваз өйдәгеләргә аны-моны әйтмичә генә яңа эш урыннары да белештерә башлады инде. Тик бер эштә дә тәҗрибәсе булмау аның үзен куркыта, нәрсәгәдер барып тотына алмаячагын чамалап тагын тынып кала. Бабай белән бу турыда сөйләшүнең мәгънәсе юк: ул — дөньяда төзелеш эшеннән дә саваплы, иҗади һәм төшемле эшнең дөньяда булмаганы, юклыгы һәм булмаячагына бик нык инанган кеше. Хәзер кабинетына алып кереп, өстәл янына утыртыр, сызымнар, китаплар җәеп салып, лекция укый башлар. Түзәргә, тәҗрибә туп­ларга кушар. Киявенең акча алып кайтмавы да аның өчен ул кадәр мөһим түгел. “Торырга урының, ашарга ризыгың бар”, – дияр. Аңа каршы килергә җөрьәт итми Айваз. Армия куркыта. “Төзелеш ошамаса, бар, армиягә кит, анда рәхәтрәктер”, — дип әйтер кебек. Хәрби билет кулга кергәнче түзәргә, ничек тә түзәргә!
Эшли башлап, биш ай узды диюгә, Айваз беренче хезмәт хакын алды. Кулындагы акча аның күңелен җылытасы урынга, йөрәген яндыра башлады. Кимсенүдән кычкырып елыйсы килде. “Биш ай, биш айга бит бу! Кызу кояш, тузан, яңгыр, җил эчендә узган биш ай өчен! Юк, калмыйм булгач калмыйм! Дөнья бетмәсә, эш бетмәс әле”.
Өйгә Айваз балтасы суга төшкән кеше кебек кайтып керде. Сиринә төпченә торгач, сәбәбен дә әйттерде. Кичке аш ахырында Исмәгыйль Садриевич озакка сузылган сүзсезлектән аптырап:
— Я, Айваз дус, нинди борчулар басты ба­шыңны? Сөйлә! Без бер гаилә, барысын да бергәләп хәл итәргә тиеш. Чишелмәс проблемалар булмас, – диде. Айвазга барысын да сөйләп бирүдән башка чара калмады.
– Миңа өстәл янына килеп утырып ашарга да оят, – диде ул сүзләренең тәэсирен тагын да арттыру өчен.
— Әйе, яшьләрнең күңелен эштән биздерә беләләр бездә, — диде профессор, бераз уйланып утыргач. – Без институтта бернәрсә сөйлибез, ә тормышта бөтенләй башка нәрсә.
Айвазның сөйләгәннәре бөтенесенә дә ярыйсы тәэсир иткән иде. Аның авырткан җиренә кагылмас өчен генә, сүзне артык куертып тормадылар.
“Проблемаларның яртысы бөтенләй хәл ителми, икенчесе яртысы үзеннән-үзе хәл ителә”, — диләр бит. Айвазның да шулайрак
булды. Көннәрдән беркөнне ул үзенең группадашы Русланны очратты. Күрешмәгәннәренә ярты еллап кына вакыт (нинди ярты ел бит!) узган булса да, сөйләшер сүзләр күп иде. Кем кайда урнашкан? Кем армиягә киткән? Кем белгечлеге буенча эшли?
— Мин, малай, дөресен генә әйткәндә, төзе­леш тирәсенә барып та карамадым. Укып бетергәнче үк риэлторлар тирәсендә чуалып йөргән идем. Кулга диплом керүгә, тоттым да “Удача” дигән конторга барып кердем. Кердем дип, башта бер мужиктан базасын сатып алдым пүчтәк кенә бәягә. Типкән булганнар моны эштән, короче. Үзе генә эшләп караган. Эчкечелеккә бирелеп, бурычка баткан. Үзбаш эшләү кыен. Артыңда торучы начармы-яхшымы рәсми оешма кирәк. Шуңа “Удача”га барып сыендым инде.
— Удачно булдымы соң?
— Аллага шөкер, зарланмыйм, малай. Ике ай дигәндә менә шушы «тачка»ны алдым. Хәзергә йөрергә ярап тора. Тагын берничә ай түзсәм, җүнлерәккә алыштырырмын дип торам. Ярар, син ниләр кырып йөрисең соң әле? Профессор кияве бит син. Урынның кәттәсенә урнаштырдымы бабаң?
Айваз йөзен чытып куйды. Шулай да сер бирәсе килмәде:
— Ярыйсы алай. “Гранит“ның бер участогында инженер булып йөрим хәзергә. Азрак стаж булгач, главный урынын вәгъдә итәләр. Түбәннән башладым мин. Тормышның төбеннән, кем әйтмешли.
— Исмәгыйль Садриевич мәктәбе, сизелеп тора.
Айваз йөзенә чыгармаса да, Русланның бүгенге хәленнән көнләште. Менә бит, бер имтиханны да берничә тапкыр кермичә бирә дә алмый иде – ярты ел дигәндә машинада йөри. Ә аның ние бар? Руслан шомалыкка шома иде инде укыганда ук, анысы дөрес. Укыганда ук риэлторлар тирәсендә йөрдем, ди бит. Ә Айваз нишләде? Укырга кушканны укыды, язарга кушканны язды. Укытучылар нәрсә кушса, шуннан бер адым да читкә китмәде. Институтта кушканны эшләп кенә әллә ни кырып булмый икән. Тормыш бөтенләй икенче.
Сабакташлар телефоннарын алышып саубуллаштылар.
Эшен алыштыру уе күңелен гел бимазалап торды. Тик үз теләге белән чыгып китәргә — билгесезлеккә атларга йөрәге җитмәде. Шулай язган булгандыр, аларның оешмасы банкротлыкка чыкты. Кем кая таралышты. Шул чагында Айваз Русланны искә төшерде. Әгәр аның янына урнаша алса, эш башлаганда киңәшер бер якын кеше булыр иде.
— Белмим, малай. Безгә тагын кеше кирәк микән? Белешеп карармын, — диде Руслан, өметләндерми генә.
— Минем компта ярыйсы шарить иткәнне беләсең. Ул яктан кирәгем булмасмы?
— Ярар, булырдай булса шалтыратырмын.
Ни гаҗәп, Руслан икенче көнне үк шалтыратты. Агентлыкка программистлар кирәк икән. Дулкынланудан башлары ук әйләнеп китте егетнең. Шул көнне үк килергә куштылар. Барды. Сөйләште. Урнашты. Бер ай сынап карау шарты белән.
Кичке аш янында яңалыкны әйтеп бөтенесен шаккаттырды. Кайгырырга да, шатланырга да белмәделәр. Киңәшмичә эшләгәне өчен, Исмә­гыйль Садриевичнең кәефе кырылды кебек, шулай да сиздермәскә тырышты.
— Төзелештән ераклашам, дисең инде алайса, — диде Исмәгыйль Садриевич. Әби кеше киявенең бу гамәленә “Хәерлегә булсын!” дип куйды.
— Төзелеш дип, гомер буе бушка чабата туздырып йөри алмас бит инде. Гаилә башлыгы бит ул, — диде Сиринә, ниһаять, Айвазның акча алып кайтасына өметләнеп. Ул сөенечен яшермәде. — Язган булса, дөньялар үзгәреп китсә, бәлки, төзелешкә дә әйләнеп тә кайтыр. Ә бүгенге көнне Айваз дөрес эшләгән дип саныйм мин.
— Әйе, вакыт күрсәтер.
Монда бөтенләй икенче дөнья иде. Казан кебек кайный иде риэлторлар дөньясы. Беренче көннәрне таныш булмаган кешеләр белән аралашудан, таныш булмаган өлкәдә аннан нәрсәдер сорауларыннан башы, әбисе әйтмешли, “балан куагы” була иде. Ярый әле компьютер дигән әйбер аңа бик таныш. Базаны рәткә салды, вазифаларына төшенде. Беренче көннәрне башын аска иеп, мәгълүмат дәрьясына кереп батмас өчен, баш миенең бөтен күзәнәкләрен эшкә җигеп, монитордан күзен дә алмый утырган Айваз ай дигәндә, җилкәләрен киерде, вакыты-вакыты белән ял итәргә аяклары компьютер өстәленә кадәр күтәрелә башлады. Җитәкчеләр аннан канәгать калдылар. Ай үтүгә, ул тулы хокуклы хезмәткәр булуга иреште.
“Менә кайда минем урыным. Төзелештә кызыл балчык ерып йөрү — минем эш түгел”, — диде Айваз.
II бүлек

Шайтан алгыры, кичә тагын артыгы җибә­рел­гәнме соң? Эш түгел бу. Сәбәбе бар дип күпме үз-үзеңне алдарга була? Сәбәбе чыннан да шәп иде шул, каһәрең! Бер сделкадан шуның хәтле куш калсын әле.
Айваз авырлык белән генә торып кухняга чыкты. Өстәлдә записка. Сиринә язган. “Аш — суыткычта. Кичтән вакытында, кеше кыяфәтендә күрүгә өметләнеп, Сиринә” дигән. Әлбәттә, әлбәттә, җанкисәгем. Менә бүгенгесеннән котылсам, авызга да алмыйм мин аны. Кичә дә теләмәгән иде, югыйсә. Хәмергә күнекмәгән ашказанын көчләп, җәберләп эчте беренче рюмкаларын. Аннан китте инде. Компаниясе дә нинди иде шул! Эшкә урнашырга ярдәм иткән, гел булышып, кем әйтмешли, “һөнәри нечкәлекләргә” төшендереп торган Рус­ланны ничек сыйламыйсың инде! Татьяна Гумеровна – Тәнзилә апасы. Ул булышмаса, мондагы азау теш ярган акула-коллегалар арасында пычагым да эш кыра алмас иде Айваз. Аны ничек бәхилләтмисең! Тагын тегесе, аннан бусы… Барысы да синең өчен шатлана, уртак эшләренең нечкәлекләренә төшенә баруыңа сөенә … кебек…

— Уф…
Ярый әле сикереп торып, ашыга-ашыга, эшкә йөгерәсе юк. Ике ел элек “җанкисәге- компьютерны” яшь кадрга тапшырып, җанлы эшкә –алыш-биреш өлкәсенә күчкән иде Айваз. Бүрене аяклары туйдыра дигән кебек, риэлторларны да аяклары туйдыра. Айваз аларның үзләрен дә вакыт-вакыт бүреләргә охшатып куя. Кеше бәхетсезлегеннән яки килеп чыккан проблемаларыннан бик төшемле итеп файдаланалар. Андый чакта кыргый азарт белән эшлиләр. Күзләре яна, арганны-талганны белми чабалар. Айваз өчен дә бу дөнья хәзер ят түгел. Клиент белән беренче очрашуда, юк хәтта телефоннан беренче сөйләшүдә үк ул аның “турист”мы, әллә “показушник”мы икәнен чамалый. «Карл­сон» һәм «кроликлар»ны ничек «саварга», «неадекват»ларны ничек урынына утыртырга икәнен белә. Бу нечкәлекләрне аңлау, әлбәттә, үзеннән-үзе килми. Тәҗрибәле коллегаларының ничек эшләүләрен күзәтүдән тора. Клиент алдында барын дә җәеп салмас өчен ничек сөйләшергә, “койрык” сөйрәп йөргәндә “көтүне ничек кыздырырга”? Риэлторларның үзләре арасында, клиентны гына түгел, берсен-берсен төп башына утыртып калдыру – гадәти эш. Ә бу яктан Айвазның бәхете булды. Беренче көннән үк Татьяна Гумеровна аны үз канаты астына алды. Юк, әле компьютер артында утырганда ук икән. Кәнәфидән кубарылып, «йөгерә башларга», ягъни тере эшкә күчәргә дә ул кыстады. Офиста утырып тапкан акча белән генә әллә кая китеп булмаячагын, эшли белеп эшләсәң, риэл­тор эшенең төшемле булганын да ул аңлатты. Эшли башлагач, клиентлар белән беренче очрашуларга бергәләп йөрделәр. Сөйләшә дә белә шул кешеләр белән Татьяна апасы! Дипломлы психологларың бер якта торсын. Законнарны да, аларны урап узуның уңайлы якларын да яхшы белә. Аның белән башлаган эш гел табышлы булды. Акчасы да керде, коллегалары арасында дәрәҗәсе дә үсте. Дөрес, әнисенә ияреп йөрүче малайга охшатып, мыек астыннан көлүчеләр дә булмады түгел. Астыртын гына: «Эләктең бит!» — дип төрттерүчеләр дә булды. Кем, кая эләкте? Айваз өчен бусы караңгы иде әле. Аның өчен иң мөһиме — үз оясын булдыру, хатыны, әби-бабай каршында «буш урын» булмаганын исбат итү. Әйе, Сиринә кандидатлыкны яклаган көнгә аның бүләге әзер: аның кулында, кечкенә булса да, фатир ачкычы иде. Әй шатланды инде Сиринә! Аны шатландыра алганга Айваз тагын да ныграк шатланды. Ул мәми авыз кияү түгел, «профессор бабай җилкәсендә ятмый!». Хәрби билет кулга кергәннән соң ул болай да үзен иркенрәк хис итә. Фатир да алгач… Риэлтор булуның файдасы тиде: фатир шалкан бәясенә эләкте. Клиент алдындагы гөнаһны Ходай үзе кичерсен — ә ул фатирлы булды! Ремонт кирәк кирәген, тик ул аны үзе эшләячәк, үзе теләгәнчә. Кулы эш белә, кемгәдер акча түләп яллыйсы түгел.
Менә шулай китте инде. Тьфү-тьфү, эше дә әкренләп алга үрмәли, үзенә ышаныч та артты. Кайчандыр эшләргә оят кебек тоелган нәрсәләр дә гадәтигә әйләнеп бара. Тагын бер ел дигәндә бер бүлмәле фатир өч бүлмәлегә әйләнде. Ремонтны да үз кулы белән эшләп маташмады.
Кичә шундый гадәти эш көннәренең берсе иде… дисә, дөреслеккә хилафлык килер инде. Әллә ни кыйммәте булмаган «чегән замогын» (артык чуар архитектур бизәлешле булган йорт­ларны риэлторлар шулай атыйлар) тәҗрибәсез клиентка шәп кенә озатты. Тыштан ялтыравык өйнең эчке торышына игътибар итмичә, сатулашып та тормыйча, акчасын чыгарып салды бахырым. Айвазга килешүгә кермәгән өлештән дә әйбәт кенә тәтеде. Эшкә нокта кую хөрмәтенә утырганнар иде. Кайчан, ничек кайтуын хәтерләми.
Айваз сәгатенә карады. Төш вакыты үткән икән инде. Сиринә эштәдер. Институтны кызыл дипломга тәмамлаган кызны бишкуллап ка­федрада эшкә калдырдылар. Ул инде хәзер сабый кыяфәтле студент кыз түгел. Эшлекле ханым, фән өлкәсендә өметле белгеч. Баш-аягы белән эшкә бирелгән булса да, Сиринә ир хатыны икәнен һич онытмый. Кайгыртучан, ягымлы. Кайчак Айвазның әллә үзенә, әллә хатынына ачуы да килә: бу кадәр кадер-хөрмәткә, мәхәббәткә лаекмы икән ул? Нигә шулкадәр нык тырыша Сиринәсе? Кайчан кайтып керсә дә, йөзе ачык, ашы кайнар. Бик соңга калганда да, йокламыйча көтеп утыра. Айваз баштарак:
— Нигә йокламыйсың? Мин бит эш белән йөрим. Теге клиент белән очраштык, монда яңа бер эш килеп чыгарга тора, — ди акланырга тотына иде. Хәзер үзенә карата булган игътибарны тиешле дип кабул итә. Сиринә дә: «Сагындым. Сине күрмичә, ничек ятып йоклыйм инде» кебек сүзләрне инде сирәк әйтә. Тавыш күтәрмәсә дә, мондый көннәрне кәефсез була.
Ярар. Ничек булса да рәткә кереп, бүгенгә билгеләнгән очрашуларга барырга кирәк. Ничәсе соң әле бүген? Алтынчы февраль. Я Ходай! Алар бит кичә бабасының туган көненә барырга тиешләр иде. Ничек онытты бу турыда. Айваз өчен Исмәгыйль Садриевич элекке кебек якын килергә куркыныч кеше түгел. Шулай да кайнатасына хөрмәте зур. Аның янында ул үзен икенчерәк тота. Кичә туган көн турында ничек онытты соң? Болай сансызлану килешә торган эш түгел, әлбәттә. Сиринә дә үпкәләгәндер инде. Әлеге уйлардан Айвазның үз хәле дә онытылып китте. Ничек тә, соңга калып булса да, котларга, гафу үтенергә кирәк. Шул вакытта, миләрне бораулап, телефон шалтырады. Айваз теше сызлаган кеше сыман трубканы алды. Руслан икән.
— Син нәрсә, бер эш майтардым дип, күпме йокларга җыенасың. Монда бер «мутный клиент» нарисовался. Синең ярдәмең кирәк. Кил давай!
— Рәт юк әле. Килә алмамдыр. Планлаштырган җирләргә дә барасы бар.
— Ничек инде, килә алмамдыр? Син андый штучкаларыңны оныт! Кирәк, димәк, киләсең! Минем сиңа берәр вакыт “Юк!” дип әйткәнем бармы?
Китте Айваз эшенә. Руслан аңлатса, аңлата инде.
— Чучка булганчы эчмәскә кирәк, эчә бел­мәгәч!
Очрашкач беренче сүзе шул булды аның. Аннары “мутный клиент” белән эш турында аңлата башлады.
— Руслан, минем грамм да баш эшләми. Туктап тор әле. Әйдә иртәгә, ә?!
— Җилкәңдә утырган буш тубалны күтәреп, миңа тагылып йөрүең кирәкми миңа. Давай, эч менә моны.
Руслан машина бардачогыннан алып, баш­ланган нәни генә шешәдән нәрсәдер салып бирде. Укшуын көчкә тыеп эчте Айваз. Дусты дөрес әйткән икән: берничә минуттан гәүдәсенә рәт керде, кәеф күтәрелде, хәтта баш шәрифләренә уйлау сәләте кайтты.
— Киттек! К труду и обороне готов!
…Икенче көнне күзен ачуга үзен ят фатирда, ят юрган астында күреп аптырап китте. Шаккатудан ничек сикереп торып утыруын да сизми калды. Тик чигәсенә чүкеч белән суккандай кискен авыртудан ыңгырашып кире мендәргә ауды.
— Уяндыңмы, Айвазик!
Айвазик күз алдында биешкән “шайтан­нар” аша ишек төбендә челтәрле төнге күлмәктән генә басып торган Тәнзилә апасын күрде. Беренче уе “Беттем!” булды.

III бүлек
Нигә алай уйлады? Анысын үзе дә белми. Тик башына килгән тәүге уй хак та шушы иде. Аннан Сиринә белән озаклап аңлашулар… Чынлыкта кайда кунып кайтуын белгән булса, Сиринә, бәлки, шул көнне үк катгый карарга килгән булыр иде. Ярый вакытында Руслан белән сөйләшеп алиби әзерләргә башына килде. Сиринә алдында Айвазга соңгы вакытта бик еш салып йөргәне, вакытында эштән кайта белмәгәне өчен генә акланасы булды. Аннары Сиринә ике айга Мәскәүгә укырга китте. Шушы ике ай харап итте дә инде аларның тормышын. Челпәрәмә китерде. Үзен кызганганда Айваз гел шушы ике айны каһәрли. Үзеңне гаепләргә дә көч кирәк бит.
Беренче тапкыр Тәнзилә караватында уянып киткәч, аңа бик оят булган иде әле. Беренчедән, кичтән үзен ничек тотканын, ниләр булганын хәтерләми. Икенчедән, Сиринә! Сиринәкәй, син җүнлерәк, тугрырак иргә лаек бит!
Тәнзилә апасы вөҗдан газабын кичереп тормады кебек. Ашатты-эчертте дә тозга кергән күршесен озаткандай: “Бар инде, хатының янына кайт!” — дип чыгарып җибәрде.
Теге ике ай… Үзен берәү дә көтмәгән фатирга баштагы көннәрдә бик тәртипле кайтып йөрде әле ул. Сиринә әзерләп калдырган пилмән, котлетларны ашап бетерде. Әбисе: “Тамагыңны туйдырып китәрсең,” — дип берничә тапкыр шалтыратса да, барасы итмәде. Ул Айваз турында барысын да беләдер кебек тоелды. Менә шул чагында аяк өсте коры-сары белән, я кафе-ресторанда тамак туйдырып йөргән Айвазны Тәнзилә, узып барышлый гына, фатирына чакырды. Узып барышлый гына булса да, өстәл мулдан, ризыклар затлыдан иде. Хуҗабикәнең кулы-кулга, теле-телгә йокмый. Үтеп-сүтеп йөр­гәндә борынга бәрелгән хушбуй исе дә бер-ике рюмкадан соң бик ымсындыргыч тоела башлады. Йокы бүлмәсендәге сихри музыка, сизелер- сизелмәс кенә каяндыр сирпелгән сүрән яктылык, тәнне агымсудай иркәләгән урын-җир барысын да оныттырды. Бүген ашыгасы да юк. Хатыны барыбер өйдә юк ич…
Мәскәү белән Казан арасында поезд йөреп тора. Сиринә атна саен ук булмаса да, кайтып йөрде. Гаебен юарга теләпме, Айваз: “Мәскәүдә вакытыңны күңелле үткәр, акчага аптырап ятма,” — дип, әйбәт кенә суммалар бирергә теләсә дә, Айваздан хәтта юлына да акча алмады. “Минем акча туздырып йөрергә вакытым юк анда”, — дию белән чикләнде.
Санаулы вакытлар сизелмичә дә үтте. Тәнзилә ападан “Матурым”га әйләнгән мут хатын риэлтор эшенә генә түгел, башка эшкә дә бик махир булып чыкты. “Кырык дүрттә, кырык биштә кызның дәртле чаклары” диләрме әле? Бер ай үтүгә Айваз үзенең шәп ир солтаны, мачо икәненә тәмам ышанып беткән иде.
Курслар тәмамланырга атна- ун көннәр калганда Сиринә: “Зачет эшләре тапшырасы бар, әзерләнергә кирәк, бу атнада кайтып булмас,” — диде.
Акылы белән Айваз аның тизрәк кайтуын тели. Соңгы вакытта үзенең кылган гамәл­ләренең дөрес түгеллеген чамалый. Тик ниндидер ымсындыргыч бер көч аны тагын Тать­яна — Тәнзилә тозак-кочагына китереп ташлый. Сиринә кайтса, аңа бу тозактан ычкыну җиңелрәк булыр иде кебек. Үзе генә калган вакытларда ул хыянәткә бүтән бер дә бармас сыман. Тик эштәге күп проблемаларны Тәнзилә белән бергә чишеп, ярыйсы гына акча тәмен татырга өлгерде шул Айваз. Моның белән кемгә бурычлы икәнен дә белә. Соңгы ике ай бигрәк тә төшемле булып, өр-яңа иномарканы иярләргә дә шушы хәйләкәр хатын булышмадымыни? Дөрес, әле түләнеп бетмәгән. Хәзер бөтен кеше кредитка ала. Түләнер әле. Шуңа күрә кайчагында, күңеле тартып бетермәсә дә, Тәнзилә апасы белән клиентлар белән очрашуларга чыгудан, кирәк чагында каядыр алып барудан баш тарта алмый шул… һәм көннән-көн татлыга алданып тозакка эләккән чебен сыман аның пәрәвезенә ныграк кереп бутала бара.
Сиринәне каршыларга тиешле көнне ул, азык-төлеген мулдан алып, иртәрәк кайтты. Исәбе — фатирны тәртипкә салып, хатыны кайтуга тәмле ашлар пешереп, вокзалга төшү иде. Ике көн кайтып кермәгән фатирының ишеген ачып керүгә борынына хатынының яраткан хушбуй исе килеп бәрелде. “Сиринә кайткан! Их, кешечә каршыларга өлгермәдем,” — дигән уй сызылып үтте.
— Сиринәү! Алдан кайттыңмыни? Нигә хәбәр итмәдең?
Аңа тынлык кына җавап бирде. Туфлиен салып тормыйча, Айваз кухняга узды. Монда тәртип. Плиткә өстенә кастрүл белән аш, табада — ул яраткан итле ризык. Тик Сиринә үзе генә юк. Аш та инде күптән суынган. Мөгаен, кичтән әзерләнгән булгандыр. Тик берәү дә аны башлап ашамаган.
— Мине көткән. Ә мин?
… Кичә алар саубуллашу төне уздырдылар. “Матурым” аны онытылмаслык итәргә тырышты. Ә Айваз күңеленнән мондый төннәрнең соңгысы булуын теләде. Тәне теләгән чагында да, җаны барыбер карышты әле аның. Тик Тәнзиләгә каршы килергә үзендә көч таба алмады.

IV бүлек
Әйе, унике ел диген. Үткән дә киткән. Кем иде дә, бүген кем ул? Кайсы Айваз күбрәк ошый аңа? Ул төгәл белә: кодрәтеннән килсә, стипендия аласы көнне көтә-көтә, юмартрак группадаш кызларның бәрәңге кыздырганын чамалап, кухня тирәсен сагалый-сагалый уздырган кичләрне кире кайтарыр иде. Иртәгә буласы зачет-имтиханнан куркып, тик әзерләнергә көч тапмыйча, иртәгә күрәселәрен Ходайга тапшырырга яратучы һәм еш кына аннан рәхим-шәфкатенә ирешүче бүлмәдәшләре белән уздырган көн­нәргә әйләнеп кайтыр иде. Чөнки ул чакта барысы да алда иде шул. Хыяллар алсу иде. Гомер итү урам аша кичү түгел, дигәнне күп ишеткән булсалар да, аның һәр борылышында күпме мәкер сагалап торуы турында күзалдына да китермиләр иде бит әле.
… Сиринә аннан берни турында да сора­мады. Тавыш та чыгармады. Бары үз эченә бик­ләнде генә. Айваз, өйдәге җансыз тынлыкка үзе гаепле булганын аңлап, озак эндәшмәде. Кеше хатыны кебек кычкырсын, ачулансын иде ичмасам. Ул да аягына егылып гафу үтенер иде. Давылдан соң тынычлык килер. Дуслашырлар, элеккечә матур итеп яши башларлар иде. Ә болай? Мондый очракта нишләргә кирәген белми Айваз. Бәйләнергә сәбәп тә юк. “Нигә сөйләшмисең?” — дияр иде, сөйләшә, хәтта елмаерга да тырыша. Күзләре генә моңсу. Бәйләнми, хәтта кайчак соңга калырга туры килсә дә. Хәзер инде Айваз үзе дә андый чакларда кисәтеп куярга тырыша. Төннәр дә элеккечә уза. Кебек. Тик Сиринәнең тәне генә, ул кагылуга җыерылып килә, хәтта ниндидер бер салкын дулкын да йөгереп узгандай тоела Айвазга. Ә башкача бер аерма да юк. Сыман.

Айваз давыл алды тынлыгына охшаган мондый  халәттән туя башлады. Аңлашасы килеп, сүз башламакчы да булды. Тора салып  гафу үтенә, баш иеп беренче сүз башларга ялган горурлыгы комачаулады. Ә хатынына кулга тотып бәйләнердәй сәбәп тапмады. “Нигә минем читкә йөргәнемә бер сүз дә әйтмисең?”- дия алмый бит инде.

Ныгытып эзләсәң, сәбәп табыла икән ул. Ял көннәренең берсендә алар белән янәшә фатирда яшәүче ике кечкенә балалы гаилә бөтен подъездны уятырлык итеп шаярып, көлешә-көлешә урамга чыгып  баралар иде. Ир белән хатын ул арада ни сәбәпледер үзара ачулы гына бәхәсләшеп, кычкырышып та алдылар. “Әнкәсе, әткәсе” дигән булып, подъезд ишек төбенә килеп җиткәнче  инде татулашырга да өлгерделәр. Алар артыннан төшүче Айваз белән Сиринәгә шуларның ирексез шаһиты булырга туры килде.

“Балабыз булса, без дә озаклап үпкәләшеп йөри алмаган булыр идек”. Бу уй Айвазның күңеленә кереп утырды. Тора-бара килеп чыккан хәлнең сәбәбе нәкъ менә шунда кебек тоела башлады. Чыннан да, нигә балалары юк соң әле аларның? Башта Сиринәнең институтны  бетергәнен көттеләр, аннары аспирантурада укыды. Аннан фатир кирәк булды. Дөрес, Айваз үзе бер тапкыр да бала сорамады. Ыгы- зыгылы тормышына яшь бала да килеп керсә, ул ничегрәк үзгәрәсен күз алдына китерә алмый, үзгәртергә дә теләге юк иде. Алар  Сиринә белән иртән икесе ике якка чыгып китәләр дә кич, (кайвакытта хәтта бик соң гына) очрашалар. Ашыйлар-эчәләр, кайчагында көннәре ничек узганын бер- берсенә сөйлиләр дә һәркем үз  дөньясына чума: Сиринә — компьютер артына, Айваз диванга, телевизор каршына. Еш кына үзенә дә эш буенча шалтыратулар кич буе тынып тормый. Бу көнгә кадәр Айваз өчен баланың булу-булмавы  мөһим түгел иде. Сиринәнең кибетләрдә балалар киеме бүлеге яныннан тыныч кына  узып китә алмавын, балалы кешеләргә кунакка барса, балалар белән әвәрә килергә яратканын күрә иде югыйсә.

… — Барасың да утырасың шул компьютер төбенә. Эшеңнән башка берәр нәрсә турында уйлый аласыңмы син?

Чираттагы “фатир туристлары” белән (риэлторлар телендә фатирлар карап йөрергә яратучы, тик бер вакытта да сатып алмаучы кешеләр шулай  атала) көн буе йөреп, бернигә ирешә алмыйча теңкәсе корыган Айвазга хатынының иртәгесе лекциясенә әзерләнергә утыруы бер дә ошап бетмәде.

— Нидер кирәкме әллә?

Сиринә  тупас тонга гаҗәпләнеп урыныннан торды. Янына килеп диван читенә генә утырды.

— Кирәкми. Берни дә кирәкми миңа. Минем бөтен нәрсәм дә бар. Тик берсенең дә куанычы юк.

Хатыны моңа әзер түгел иде. Ул иренең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый алмый гаҗиз булды.

— Куанычы булсын өчен мин нәрсә эшләргә тиеш идем соң?

— Белмим. Бәлки син беләсеңдер. Син бит хатын- кыз.

Айвазның башында  Сиринәнең  күңелен җәрәхәтлисе килү теләге туды. Үз гаебен кемдер өстенә аудару, аннары аның газаплануын күреп шуннан тәм табу… Нигә ул гына газапланырга тиеш әле? Күпме берни дә булмагандай яшәп була? Булды бит! Нигә сабыр хатын булырга тырыша ул?  Нигә фәрештә булып уйный?

— Юк. Мин белмим. Бәлки син әйтерсең.

—  Ә синең үзеңнең миңа берни дә әйтәсең килмиме? Килмәгәч, нигә  Мәскәүдән кайтканнан бирле шәүлә шикелле йөрисең?

Сиринә дәшмәде. Акыллы, сабыр хатын булу кыен  бу дөньяда. Акыл янына  шуны яшерердәй хәйләкәрлек тә кирәк. Чөнки кайбер ир-атлар яннарында үзеннән акыллы хатын-кыз булуны авыр кичерә. Хәйләкәр була белмәсәң, ахмакларны тыярдай тупас көч кирәк. Сиринәдә берсе дә юк иде.

— Безнең яшьтәгеләрнең инде икешәр баласы үсә. Ә безнең… Уку, уку,  уку… Эш, эш, эш… Мин кем өчен дип көне-төне чабам соң?

— Айваз, син бүген нигә минем белән алай сөйләшәсең?

— Ничек сөйләшим соң? Мәет чыккан өй сыман безнең фатир.

Сиринә сүзсез калды. Аннары торып әйләнеп килде. Иренә нәрсәдер әйтәсе килгән кебек күзләренә томырылып карап торды да, кире борылып китте.

— Юк, юк… Мин дөрес ишетмим бугай. Син бу сүзләрне миңа әйтергә тиеш түгел идең.

— Нинди сүзләрне?

— Әллә мин бала теләмимме?  Мин әллә кайчаннан бирле телим. Ә синең әле ул турыда беренче тапкыр авыз ачып әйтүең. Уку ул сәбәп кенә иде. Әгәр балага узсам, күптән таба идем инде мин аны.

— Анысына мин гаепле түгелдер дип беләм.

— Син бугай шул. Мин инде Казанда да, Мәскәүдә дә берничә табибка күрендем. Сәбәп синдә түгел. Ирең тикшеренсен, диләр. Мин ничек итеп сиңа йомшаграк итеп әйтим микән дип, сүз башларга кыймый йөри идем.

— ……?

Бусына инде Айваз әзер түгел иде.

“ … Минем дә үз балаларым булыр әле…” Я Ходай! Каян килеп керде бу уй аның башына? Инде күптән бу фикерне баштан чыгарып ташлап, язмышы белән килешеп яши башлаган кебек иде бит! Бала!!! Сиринә белән сөйләшкән, тик һич кенә дә уртак фикергә килеп, алга таба бер җан, бер тән булып яшәп яшәп китә алмаган кич…

— Барыйк, Айваз җаным, табибларга! Мин тикшерендем, син дә тикшерен. Кирәк булса, дәваланырбыз. Бала кирәк миңа, бала! Зинһар, сүземне тыңла.

Сиринә елап ялынды. Айваз аның саен үзенекен сукалады. Гаеп анда түгел, имеш.

— Бала кирәк миңа, Айваз! Барысын да кичерәм. Мин Мәскәүгә киткәнче булганнарын да, мин анда чакта нишләп йөргәннәреңне дә – барысын да беләм. Алар үткәндә калсыннар. Бүтән  син дә аларга әйләнеп кайтма, мин дә онытырга тырышырмын. Булачак балаларыбыз хакына тыңла!

— Синең кичерүең кирәкми миңа. Беркая да бармыйм. Бер җирдә дә дәваланмыйм. Мин нормальный мужик. Бала таба алмыйсың икән, синең миңа  кирәгең юк!

Артык киткәнен үзе шунда ук чамалады. Тик әйтәсе әйтелгән иде инде. Айваз мең дә беренче мәртәбә Сиринәнең үкси-үкси ялваруын хәтеренә төшерә, үзеннән чиркана, тик үткәннәргә юл юк шул инде.

—  Әгәр телисең икән, бала тугач, яраткан кешең янына китәрсең. Тотмам. Бала кирәк миңа синнән, Айваз, балаааа!…

Соңгы вакытларда, Сиринә шушы сүзләрне  әйтеп, төшләренә кереп йөдәтә. Бары тик төшләрдә генә шул. Хатыны Айвазның хыянәтен авыр кичерде. Әмма түбәнсенмәде. Иренең җен алыштыргандай кире бәндәгә әйләнүен, акча эшләп йөрүен сәбәп итеп, кайтса, салмыш кайтып, көне-көне белән бөтенләй кунарга кайтмыйча, үзенчә мыскыл итүенә түзеп-түзеп карады да, бернигә дә дәгъва белдермичә, бары киемнәрен генә алып, әти-әнисе янына кайтып китте.

Сиринә китте.  Ничек болай булды соң әле? Ничек вакытында акылына килә алмады да, кылган ялгышларын төзәтә алмады Айваз?  Буш өйгә кайтып кергән беренче кичне аның башта бүре булып улыйсы килде. Ярата иде бит ул хатынын. Хөрмәт итү белән бергә ярата иде.  Әйе, түгәрәк бәхет  касәсен беренче булып ул чатнатты. Әйе, белә, гаебен таный. Тик ялгышны төзәтергә мөмкин иде бит. Сиринә үзе үк: “ Мин онытырмын, син дә оныт”, — диде. Нигә болай килеп чыкты соң әле???

Теләсә кайсы чатнаган, җәрәхәтләнгән урынга чүп-чар тулучан була. Аның саен ул ярык-җәрәхәт зурая. Яра булса, шешә-шешә дә берзаман тишелә. Яра кайчан да булса төзәлә. Тик эзе кала. Бер яра да эзсез генә төзәлми.

Аларның арасына күңел ярасына да читләр керде түгелме?  Тәнзилә –Татьяна… Үзенә урын таба алмый йөргән чакларда ул юатты: төшемле уртак  эшләр  тапты, берьяктан акча белән күзен томалады, икенче яктан…

— …Синнән бала булмый?… Ха- ха- ха! Синдәй ирдән дә бала таба алмагач… Их, кайда минем яшьрәк чакларым!?…

—  Китап тузанын иснәп тәм табучылар бервакытта да чын тормыш рәхәтен татый алмыйлар…

— Алырдайны, җае килгәндә, бугазына басып алырга кирәк аны, җаным…  Ике яшәмибез дөньяларында…

Күңелендәге  үкенү, оятка охшаш хисләрне  Айваз Тәнзилә ярдәмендә басты,  көннән- көн үзенең булдыклы ир солтаны булуына ныграк ышана барды.  Сиринә янына барыйм, бергә булыйк дигән теләге кичерелә килде һәм акрынлап болганчык томан эчендә акрын гына эреп югалды. Айваз үзе дә аңлый алмый калды: Сиринә китеп, бер ай чамасы узуга, ул Тәнзилә белән тәүлек буе бергә була башлады. Яши- яши Татьяна апасының шәһәр читендә йорты, анда яшәп ятучы әнисе- урыс карчыгы Дарья Васильевна, кызы Мәрьям- Мариша һәм …ире Корбан бар икәне ачыкланды. Бу турыда Тәнзилә, бәрәңге ашарга яратканын әйткән кебек гади генә итеп, үзе сөйләде.

Алга таба вакыйгалар шундый тиз  акты: Айваз алар турында уйларга, анализларга түгел,  акылы белән ияреп барырга да җитешмәде. Татьяна —  иреннән, Айваз Сиринәдән тиз генә аерылыштылар. Үзләре тиз генә язылыштылар. Айвазның фатирын сатып, Тәнзиләнең моңарчы  мәхәббәт  куышы булып хезмәт иткән фатирында тора башладылар. Ә Айваз фатирын саткан акчага шәһәрнең элиталы районында йорт сала башларга булдылар.

… Менә ул йорт инде салынып бетеп килә. Менә ачык авыз тек ачык авыз! Проектыннан башлап, бүгенге хәленә кадәр үз куллары белән юктан бар иткән өч катлы  йорты чит кеше — үги кызы җирендә утыра икән ләбаса. …..

Үз фатирының акчасы да, “бүрене аяклары туйдыра”дигән кагыйдәдән чыгып, көне- төне чабып  тапкан акчасы да шуңа кереп киткәне турында хатыны да белә, әлбәттә.  Акчаны бергә эшләделәр. Дөрес, бер- ике ел элек машина руле артына үзе утыргач, Тәнзилә күбрәк  акча табу эшендә, ә Айваз үз куллары белән  йорт салу юлында булды. Теләсә кайсы эшне үзе тотып эшли ала ул. “Алтын куллы да инде үзең, җан — кисәгем! Минем бәхетемә генә туган кешем”, —  дип юмалый- юмалый, ирен  акча эшеннән читләштереп, күбрәк эшче сыйфатына кертеп бетерде Тәнзилә. Акчаны ул үзе дә эшли  белә. Ә ашау-эчү, назлы сүз хисабына эшли торган останы каян табасың, ди. Вакытны әрәм итмәс өчен, Айваз шәһәр үзәгендәге фатирга да сирәк кайта.  Тизрәк эшләнеп бетсен, акча азрак чыксын дип, күп вакыт берүзе тырыша торгач, авыр эштән гәүдәсенең нык кына ватылганын да сизә. Көне- көне  билен күтәрә алмыйча озак кына урын өстендә аунарга мәҗбүр. Тагын “кирәк”кә таянып тора. Гәүдәсе  бераз язылган кебек була. Менә теге эшне, менә бу эшне генә  бетерәм дә табибка барам дип йөри торгач, көннәр генә түгел, атналар, айлар  уза тора.

V бүлек

Дарья Васильевна Айвазны беренче көннән үк яратмады.

— Татар мужикларыннан шул физик эш көтсәң генә инде. Эшләп кем баеган? Дөньяның җаен табып, көчәнмичә генә мал тапсын ул ир кеше. Әнә атаңны гына ал. Мин булмасам, алмаш ыштаны да булмас иде. Профсоюз биргән Мактау кәгазьләренә куанып йөри иде бичара.

Айваз алдында гынамы, Тәнзилә мәрхүм әтисенә сүз тигезмәскә тырыша.

— Нигә алай дисең, әни. Әткәй кадәр намуслы, эшчән кешене син бөтен Казаннан эзләп таба алмыйсың.

— Шул бик эшчән булганга пенсиягә дә чыга алмыйча, якты дөнья белән  саубуллашты инде. Күпме әйттем, акчалырак, җиңелрәк эшкә күчерәм дип. Юк, шул заводы дип чукынды бит, прости Господи. Имеш, тир түгеп тапкан байлыкның гына куанычы була.

Мәрхүм бабасы- Гомәр абзый  мондый көннәрдә, мөгаен, каберендә кат- кат әйләнеп яткандыр. Чөнки  Дарья Васильевна  татарин белән заяга узган елларын кызганып,  бик озаклап искә ала иде.

Айваз  үз әнисен, яңа өйгә күчкәч, кунакка бер генә тапкыр чакырып китертә алды. Сиринәдән аерылып, үзеннән олы хатынга өйләнгәнен әнисе бөтенләй өнәмәде. Алып кайтасы булма, күземә күрсәтмә дип башласа да, һаман бала бит, улын күрәсе килү җиңде: Айвазга “Сабантуйларга булса да кайтып йөрегез” дигәч,  Тәнзилә белән берничә тапкыр авылга кайтып килгәне булды. Тәнзилә аның үзен генә беркая да җибәрми иде шул. “Яшь” килен  кирәк чакта юмарт куллы, тәмле телле иде. Акрынлап кайнана  тырнакларын эчкәрәк яшерде. Авыл халкы арасында  үзеннән күпкә зур хатын белән кайткан улы өчен кыенсынса да, йөзенә чыгармады, булдыра алган кадәр кунак итеп җибәрде. Өй сала башлаганчы шулай булды. Аннары инде кунакка кайту гадәтләре берничә елга онытылып торды.

Әнисе абыйсы һәм җиңгәсе белән килде. Дарья Васильевна хуҗабикә ролендә өйне күрсәтеп йөрде. Кунаклар, ай- һай дип баш селкеп, мактап, бүлмәдән- бүлмәгә күчтеләр.

— Монысы минем бүлмәм була,-  диде Дарья Васильевна кояшлы якка карап торган иркен бүлмәгә килеп кергәч.

— Сөбханалла!-  диде Айвазның әнисе. Шунда бүлмәнең түр почмагында  чигүле- челтәрле япма белән  ябылган иконаны күргәч имәнеп китте.  Ул диндар кеше түгел. Әле намазлык өстендә генә утыра торган яшькә дә җитмәгән. Тик улының өй түрендә мондый нәрсәне күрермен дип уйламагангамы,  мондый нәрсәне күрү аңа авыр иде. Ни дип әйтергә белмичә, артка чигенде, тизрәк бүлмәдән чыгып китәргә ашыкты.

Өстәл янына утыргач, мескен ананың йөрәген тагын бер кат чәнчеп алды кодагые. Яңа өйне котлап, матур теләкләр әйтешеп ризыкка үрелгәннәр иде генә:

Акчаң булса, хәзерге заманда ни теләсәң, шуңа ирешергә була. Минем Танюшам үземә ошаган. Акча эшли белә. Айваз инде ул —  кушканны эшләп торучы. Дөрес, кулыннан эш килми дип әйтеп булмый.  Төзелеш материалын китереп аударып торгач  эшләде, эшләмәде түгел.

Әнисе  авызындагы икмәк кисәген көчкә йотып җибәрде. Кич буе   ризыкка бүтән кул сузмады.  Дарья Васильевнаның сүзләре  Айвазның йөрәгенә дә ук булып кадалды. Тик бу сүзләрне әнисе ишетергә мәҗбүр булган өчен аңа тагын да авыр, туганнары алдында оят иде.

Йорт салынып бетсә дә, әле эшнең бетәсе юк. Айваз иртәдән кичкә кадәр һаман нидер эшләде: төзеде, шомартты, өстәде. Гаилә  яңа йортка күчеп, бергә яши башлаганнан бирле, ничектер үзеннән- үзе аш- су әзерләү  дә аның өстенә калды. Дарья Васильевна көн- таң атса —  танышларында, ял көннәрендә —  чиркәүдә,  әле базарда, әле кайда була. Мариша я техникумда, я кайдадыр күңел ачу юлында. Хатыны эштә, “икесе өчен дә эшли”. Көн буе өйдә торучы кеше Айваз гына. Үзенә  ашарга пешермичә хәле юк. Тик, кайтып кергәч,  нишләптер барысының да ашыйсы килә. Шулай итеп, ул үзенең “киң профильле йорт хезмәтчесе”нә әйләнгәнен сизми дә калды.

Әнисе, кайтып китеп, берничә көн узгач шалтыратты.

— Улым,  син нишләп эшеңне ташладың? Өй салу- бер кеше генә башкара торган эш түгел. Беренчедән, сәламәтлегеңне бетерәсең. Икенчедән, өйдәге кешенең, күпме тырышса да, кадере булмый, эше күренми аның.

—  Өйнең эше бетәргә ерак бит әле, әни. Кешедән эшләтсәң, мин теләгәнчә барыбер эшләмиләр. Эшкә чыксам, өйне дә, ун сутыйлы ишегалдын да рәткә салып булмас.

—  Эшләп, шул акчаңа  яллап эшләтсәң, үзеңә җиңелрәк булыр иде, балам.  Дөресен әйткәнгә үпкәли күрмә. Бу йортта кадерең булыр микән синең? Үзең уйла. Күргәнемнән чыгып, сине кызганып әйтүем генә. Әй ялгыштың бугай ла син, ялгышты- ы- ы- ң…

Соңгы вакытта бу турыда Айваз үзе дә уйлана.  Тик һаман нәрсәдер тота. Кире элекке эшенә тотынса булдыра алмас кебек. Кире баштан “пионер” булып йөрүдән курка. Ул өй-өй дип чабаланып узган елларда бөтен элемтә-танышлыклар юкка чыкты, дөнья алга китте, эш ысуллары да, законнар да үзгәрде. Һәрхәлдә, Тәнзиләнең теленнән шулай аңлашыла. Хатынына аның өйдә булуы  күбрәк ошый бугай. Айваз эшкә чыгу турында сүз кузгатуга, Тәнзилә көлемсерәп кенә:

— Ни кырырсың инде анда чыгып, —  димәсенме. —  Өйдә син булганда минем җаным тыныч,- ди. Ә үзе  аңа йорт хуҗасы итеп түгел, ә  кушкан эшләрне башкаручы  итеп карый  сыман.  Үзенә генә шулай тоеламы дисә…

Яңа өйгә күчкәч, хатыны үзенең фатирын   сатып, акчасын кассага салып куйды. Башта аны Маришага булыр дип торган иде, кызы дусларын җыеп, анда төнге галәмәтләр уздыруы турында күршеләрдән хәбәрләр килә башлагач, тезгенне кыскартты Тәнзилә. Тик Айвазга аннан җиңеллек килмәде. Ул хәзер, үги кызы өйдә булганда, көн буе аның музыка акыртуына түзәргә мәҗбүр, кесәсе дә буш иде.

              VI бүлек

    Бәланы чакырып китермиләр. Ул үзе килә. Соңгы вакытта хатынының “кыек документлар”(юридик яктан чиста булмаган) белән “левак”   акча азартына кергәнен чамалый иде Айваз. Ахыры хәерле бетмәде. Чираттагы “кастинг”ка (риэлторлар телендә сатыла торган объектны берничә клиентка берьюлы күрсәтү) ашыкканда, Тәнзилә йөк машинасы астына барып керде.  Мәрхүмәне күмү мәшәкатьләре дә кешечә  узмады: Дарья Васильевнаның рус зиратына күмдерәсе килде, ә Айваз татар зираты белән килеште. Анасы  җеназа тәртипләрен чиркәү кушканча уздырмакчы иде. Тик үзе совет чорында туган кызын чукындырырга оныткан булып чыкты.  Бәлки, вакытында  мәрхүм иренең татар булуы комачаулаган булгандыр. Шулай бәхәсләшә- бәхәсләшә, ире белән анасы —  мәрхүмнең ике якын кешесе Тәнзилә- Татьянаны соңгы юлга озатты. Ни булса да булды, мәрхүмә рус зиратына җирләнде. Беразга сарай кадәр зур йортта үлем тынлыгы урнашты.

Күпме җыенып йөрсә дә, Айваз хатыны исән чагында эшкә чыгарга өлгермәгән иде. “Тегесен эшләп бетер, аннан чыгарсың. Монысы кирәк, эшләргә өлгерерсең әле,”-  ди торгач, вакыт уза торды, төзелеш эше бетмәде. Хәзер инде эшкә урнашырга һәм тизрәк урнашырга кирәк!

Кайчандыр ул эшли башлаган “Удача” күптән инде башка кулларга күчкән, танышлар сирәгәйгән. Айвазны Татьяна Гумеровнаның ире буларак кына беләләр. Җитмәсә,  мәрхүмәнең  абруе да түбән тәгәрәгән булгангамы, Айвазны  анда  эшкә ашыгып алмадылар.

— Эшләп карагыз. Барысы да үзегездән тора, — диде яңа менеджер. —  Безнең темпка иярә алсагыз.

Чынлап та, Айвазга замана тизлегенә ияреп китү бик авыр булды. Кулында ни машинасы юк, ни акчасы. Шулай да  язмыш кызганды, ахры, бу Хода бәндәсен. Нигаҗәп, беренче ай бөтенләй үк табышсыз булмады. Өйгә кайтуның кызыгы юк. Кайда клиент хисабына, кайда җәмәгать транспорты белән йөрсә дә, берничә сделканы төгәлли алды. Эт булып  өенә кайтып егыла. Күңелендә бушлык. Соңгы елларда, мәхәббәт романтикасы күптән бетеп,  сөйләшкән сүзләре  йорт, акча турында гына  барса да, Тәнзилә исән чакта, алар  һаман да якын кешеләр булганнар икән әле. Хатынының үлеме белән өйдәге азмы- күпме булган гаилә җылылыгы юкка чыкты. Аны бер- берсенә ят өч кеше бер түбә астында яшәгәндә килеп чыгарга мөмкин булган ыгы- зыгы, ызгыш- талаш алыштырды. Сәбәбе Тәнзилә мирасын бүлү иде.

Ә, юк, аңа кадәр үк башланган икән. Бер көнне эштән кайтканда аны урамда ук көчле музыка каршы алды. Маришаның бүлмә тәрәзәсе ачык. Музыкага кушылып кемдер чиный, кемдер кычкырып көлә, улый, сызгыра.  Кыскасы, ахырзаман җиткән диярсең.

Ишекне ачуга аннан кәефләнгән яшьләр көтүе бүселеп чыкты. Күзе- башы тонган дусларының һәрберсен Мариша үбеп- кочаклап озатып җибәрде. Янында башы кырып алынса да, бик күптән кырынмаган сирәк сакаллы, борын яфракларына пирсинг  кигән, бер кулына пиво шешәсе тоткан  бер яшь ир- ат заты гына калды. Ул Айвазга игътибар да  итмичә, Маришаның ачык муеннарын үбә,  кыска кофтасы астына кереп,  сыңар кулы белән кызның тәнен капшый иде. Айвазны күргәч, Мариша аны читкә этәргәндәй итте.

—  О- о- о! Папаша! Без монда бераз күңел ачып алдык әле. Син каршы түгелдер бит?

— Ә монысы нишләп  калды?

— Таныш бул, бу — Тимурчик, мой  друг. Син каршы килмәсәң ул бераз бездә торыр.

— Ничек бездә торыр? Өе юкмыни аның? Озат моннан!

— Но- но! Син үзеңнең кем өендә торганыңны онытма. Кемне телим, шуны алып кайтам.

Айваз хәзер генә Маришаның ярыйсы ук исерек булуын аңлады. Әнисе исән чагында  кызның соңга калып кайткалаган яисә бөтенләй кайтып күренмәгән көннәре булса да, Айваз моңа игътибар итмәде, кызы тудырган проблемаларны  Тәнзилә үзе чиште. Хәзер Тәнзилә юк, нишләргә? Бу исерек “парочка” белән сөйләшеп торуның мәгънәсе юктыр. Иртәгә сөйләшеп карар. Бүгенгә:

— Мин әйтәсен әйттем,- диде дә яннарыннан үтеп, кухняга юнәлде.

Иртәгесен дә, аннан соң да сөйләшү барып чыкмады.  Ә аның авызыннан чыккан “Син үзеңнең кем өендә торганыңны онытма” дигән  сүзләре  хәтеренә сеңеп калды. Мәгънәсенә тулысынча төшенеп бетмәсә дә, асылы аңлашыла иде.

Йорттагы Тәнзилә өлешен анасы белән кызы суд аша үзләренә  каерып алдылар. Йорт сала башлаганнан бирле Айвазның эшләмәгәне, гаиләгә кереме булмаганын истә тотып, Тәнзилә өлеше икегә генә бүленде. Айваз йортны үз  акчасына сала башлаганын, үз куллары белән  күтәргәнен берничек тә исбат итә алмады. Урамда ук булмаса да, өйдәге үз өлешенә генә хуҗа булган хәлдә торып калды.

— Минем җирдә торган өчен ай саен акча түләп торырсың,- диде үги кыз, суд бинасыннан чыкканда. Һәм мыскыллы хихылдап үз юлына китеп барды. Әбисе дә кияү янына якын килүне кирәк тапмыйча, таксига утырып юкка чыкты.

Иң кыены  аны  санга сукмаган, тик һаман да аннан гаиләне тәэмин итүне таләп иткән өйдәшләре белән бер түбә астында яшәү булды.

Айваз, соңгы вакытта  ялгызы калганда,  бик еш Сиринә турында уйлый. Гомеренең иң саф, матур еллары узган икән бит  аның белән. Нишләп Айваз шуны вакытында аңлый аңламады соң? Аны да, үзен дә бәхетсез итте. Акчага, түбән ләззәткә алмаштырды бит ул аны. Мин- минлеге күзен томалады.

Дөрес, Сиринә югалып калмады. Күңел әрнүләрен эш белән басарга тырышты. Уңышлары да җитәрлек булды. Яңа гаилә  корды. Айваз читтән ишетеп- белеп тора: Сиринә —  ике игезәк бала анасы, эшендә дәрәҗәле белгеч. Аерылышканнан соң да берничә ел Айвазның әнисенә телефоннан шылтыратып, хәлен белеп, бәйрәмнәрдә котлап торды. Моны  аңа сер итеп кенә җиңгәсе әйтте.

— Их, таптың соң алыштырыр кеше, энекәем!- диде. Әнисенең нигәдер бер дә әйткәне булмады. Тормышларын бозудан курыккандыр инде.  Бозыласы күптән бозылган булган икән инде. Айваз гына күрсә дә күрмичә яшәвен дәвам иткән.

Кем соң ул бүген? Нәрсәсе бар күңелен җылытырлык?

Бернәрсә дә! Әнисе белән туганнарыннан башка бу дөньяда ул беркемгә дә кирәкми. Абыйсының да үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре. Бердәнбер газиз кешесе әнисе калып бара.

Айваз хәзер күңелле төшенке көннәрдә  әнисенә еш шылтырата. Өйдәге хәлләрне сөйләп бетермәсә дә, әнисе төшенә булыр.

— Иий, балакаем, ул өйдә торып яңадан өйләнә дә алмассың инде. Өйләнеп тә торырдай җир түгел. Кем чыдар алар янында? Ничек яшәргә уйлыйсың соң алга таба?-  кебек сораулары белән күңел ярасын кабат кузгата.

Ә бу юлы әнисенең тавышында сөйләшә башлаганда ук ниндидер яшерен сөенеч, өмет бар сыман сизелде.

— Улым, Сиринә балакай шылтыратты бит әле миңа. Ул шулай сирәк- мирәк шылтыратып хәл белә торган иде инде. Узган айда ире үлгән икән бит аның. Мәскәүдән кайтканда машинасы белән авариягә эләкте, ди. Бик елый мескенкәем. Ике баланы аякка бастырырга кирәк бит. Мин әйтәм, әллә барып хәлен беләсеңме? Әллә гел кушылып китәрсез, тора- бара дип әйтүем. Сине бик озак оныта алмады бит ул. Сизә идем бит мин аны, ярдәм итә генә алмадым.

Айваз моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Нәрсә әйтсен? “Баласыз кирәкмисең” дип йөз чөергән иде —  хатыны ике бала анасы. “Балаларыңны тәрбияләшермен”, дип барсынмы? Сиринә моңа риза булмас. Горур хатын. Үзе дә бер кат кием, конспект тутырган чемоданы белән Шәмсуаровлар гаиләсенә килеп керде дә   күрсәткән яхшылыкларына төкереп чыгып китте. Ни йөзе белән барып күренсен?  Алга таба ничек яшисен Айваз күз алдына   китерә алмый. Болай озакка бара алмаячагын да чамалый иде…

… Кичкә таба бүлмәгә тагын кечкенә кыз керде. Вазаны кулына алды да эченә күз салуга:

— Апа, апа!  Вазага ниндидер симез чебен төшеп үлгән, —  дип кычкырып җибәрде.

— Ярар, алып чык монда, юарбыз, —  дигән җавап килде. Кечкенә кыз әллә ашыгудан, әллә үлгән корттан куркудан, абынып егылды. Вазасы кулыннан төште дә, мең дә бер кисәккә вакланып, идәнгә сибелде.

— Әнием нишләтер инде мине! Аның яраткан бәллүр вазасын ваттым бит!

— Курыкма, сеңелем, бәллүр вазаны мин шкафка алып куйдым. Бусы гади пыяла ваза иде аның, —  дип юатты апасы…

 Наилә Харисова.