Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәлештән һәркемгә тия өлеш
31.01.2019

Бәлештән һәркемгә тия өлеш

Бәлеш — татар халкының иң кадерле кунакларга, бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы. Хәер, уңган хуҗабикәләр хәзер аны гадәти көннәрдә пешереп тә гаиләсен сыйлый. 25 гыйнварда Сарапул шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге активистлары да шәһәрдәшләрен бәлеш пешереп сыйладылар. “Бәлеш бәйрәме”ндә апа-абыйлар күптән күрешмәгән чордашлары белән очраштылар, яшьләр яңа дуслар таптылар. Милләттәшләребез халкыбызның җырларын тыңлап ял иттеләр, бию-уеннарга кушылдылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Ә иң мөһиме, халкыбызның милли ашы — тәмле, түгәрәк бәлеш — Сарапул татарларын яңа ачылган Татар мәдәнияте үзәгенә җыйды.
Бәйрәмне үткәрү идеясен күп еллар Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Нәҗип ага Камалов тәкъдим итте. Бу теләк Татар мәдәнияте үзәгенең активистлары белән тормышка ашырылды. Үзәк яңа гына ачылса да, кыю адымнар белән алга атлый. Шактый гына чаралар үткәрелде инде. Тиздән татар теле курслары, төрле түгәрәкләр ачылачак. Әлеге язмам 25 гыйнвар көнне узган “Бәлеш бәйрәме” турында.

Татар мәдәнияте үзәгенә килеп керү белән тәмле камыр ризыгы исе борынга килеп бәрелә. Халкыбызның милли ризыклары белән бәйрәмгә килүчеләрне татар киемнәреннән киенгән кызлар, ханымнар каршы ала. Бәлеш пешерүче Гамбәрия Шәяхмәтова, Нурия Хәбибуллина, Айгөл Стрекаловскаялар аны әзерләү сере белән уртаклашалар. Һәркемнең үз сере, үз рецепты. Араларында иң өлкәне Гамбәрия апа: “Бәлешне еш пешерәм, гомер буе шәһәрдә торсак та, мал асрадык, шуңа күрә итне күп салып пешерәм, бәлеш тишелмәсен өчен камырны озаграк басарга кирәк, үзле булсын”, — диде. Нурия ханым исә: “Бәлеш пешерүемнең сере юк, кайчан телим шунда пешерәм. Күп итеп укроп, суган салам, алай тәмлерәк була, кияүләр бик ярата бәлешне”, — диде. Алардан яшьрәк Айгөлнең бәлеше матурлыгы белән аерыла. “Мин күбрәк тавык ите белән пешерәм, балам шундый ит ярата”, — диде ул.
Шунысы кызыклы, бәйрәмгә килүчеләр арасында тумышлары белән Әгерҗе районының Тугызбуй төбәгеннән һәм Актаныш районының Өшәр, Чиялек, Җиде утрау авылларыннан булган милләттәшләребез күп иде. “Яңарыш” газетасындагы, Интернет челтәрендәге игъланны укып килдек”, — диделәр алар. Халыкның бер-берсе белән аралашуга, җыр-моңга сусаганнары күренеп тора.

Аралашканда күбесенең җырларга, биергә, кул эшләре белән шөгыльләнергә теләкләре барлыгы күренде. Сарапул шәһәренең мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсенең төп белгече Александр Орехов: “Татар мәдәнияте үзәге ачылу — шәһәрнең мәдәният өлкәсендә зур казаныш. Үзәк татар халкын берләштерү, туп­лау өстендә киң колач алып эшләр, дип ышанабыз. Мин әлеге бәйрәмгә килеп, биредәге халыкны күргәч, чыннан да бу үзәкнең кирәклеген аңладым”, — диде. Бәйрәмдә бәлештән дә, җыр-моң, биюдән дә һәркемгә өлеш тиде. Кунаклар рәхмәт белдереп: “Кабат кайчан җыясыз?” — дип таралыштылар.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе бәйрәмне оештыруга күп көч куйган милләттәшләребезгә: Фаил Исламгалиев, Роберт Рыбаков, Зөлфәт Арс­ланов, Рифкать Шакиров, Рөстәм Сөләйманов, Мәүлидә Фәйрүзова, Асия Әхмәдиевага, Ижау шәһәре мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.