Бәйрәм өстенә бәйрәм

1нче сентябрь көнне шәһәребез гөрләп торды. Иртән әти-әниләр һәм кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә, бакчага ашыктылар. Ә башларына чигүле түбәтәйләр кигән бабайлар, ак яулыкларын матур итеп бәйләгән әбиләр, апа-абыйлар бу көнне мәчетләргә - Корбан гаете намазына җыелдылар.

Бәйрәм хөтбәсе республиканың барлык мәчетләрендә дә укылды. Ижаудагы өч мәчет тә дин кардәшләребезне үз эчләренә генә сыйдырып бетерә алмыйча, ишек аллары тулды. Үзәк мәчеттә төп вәгазьне Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин укыды. “Безнең күгебез аяз, илебез тыныч. Кайчандыр гөрләп торган, күпләр дини гыйлем алырга барган Сириянең бүген нинди хәлдә икәнен күз алдына китерегез әле. Анда халык болай бәйрәм итә алмый. “Иртәнгә кадәр, кичкә кадәр исән булсам ярар иде”, - дип теләп яшиләр алар. Тыныч көннәргә шөкер итеп, мондый хәвеф-хәтәрдән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын дип телик”, - дип, Раббыбызга рәхмәт әйтеп, булганына шөкер итеп яшәргә өндәде ул.

Бәйрәм көнне иман йортларыбызның тулы булуы, яше-картының, төрле милләт вәкилләренең, хәтта төрле илләрдән мөселманнарның бер сафка басып намаз укуларын күргәч, ирексездән күңел тулды. ИжДТУда белем алучы Африкадан килгән студент егетләрне дә дин кардәшләребез яратып кабул итте. Күпләр алар белән фотосурәткә төшәргә, танышырга ашыкты. Ислам дине – тынычлык дине. Корбан гаете дуслыкның, үзара бердәмлекнең үрнәге булды бу көнне.

Эльвира Хуҗина.