Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәйрәм чараларына кушылыйк
8.05.2020

Бәйрәм чараларына кушылыйк

9 майда парад һәм «Үлемсез полк» йөреше икенче вакытка күчерелүгә карамастан, рес-публикада бәйрәм чаралары узачак. Җиңү көнен бәйрәм итү 10:00 сәгатьтән — Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башлана. Ә 9:00 -19:00 сәгатьләрдә ветераннар оешмалары вәкилләре шәһәр мемориаллары янында “Хәтер вахтасы”нда торачаклар. Быел 18 яшькә кадәрге балалар акцияләргә җәлеп ителмәячәкләр.
Бәйрәм көне дәвамында Ижауда тавыш көчәйткечләрдән хәрби еллар җырлары яңгыраячак.

11:00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путинның халыкка онлайн-мөрәҗәгате булачак.
12:00-19:00 сәгатьләрдә көч структуралары вәкилләре ветераннар яшәүче йортлар яныннан строй маршы белән узачак. Шулай ук ветераннар өчен театральләштерелгән тамашалар һәм концертлар рәвешендә шәхси котлаулар оештырыла (анда катнашучылар 4 кешедән артык булмаячак). Бәйрәм тамашалары Ижауның ветераннар яши торган 90 ишегалдында оештырылачак.
12:00 дән 21:50гә кадәр «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе узачак. Анда һәркем катнаша ала, моның өчен һәр ишегалдында акцияне үткәрү өчен җаваплы кешене һәм җырны сайларга, җырлау мизгелләрен видеога яздырырга кирәк. Слайд-шоу форматындагы язманы, катнашучыларның фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #добрососедство18 һәм #поющийдвор хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Моннан тыш, халык үз балконнарында һәм тәрәзәләрендә флаглар һәм георгий тасмаларын элә ала.
Бер минут тынлык 19:00 сәгатьтә була, ә аннан соң халыкка “Үлемсез полк” өчен әзерләнгән фотосурәтләрне тотып, балконнарга чыгарга яки тәрәзә янына басарга тәкъдим ителә. Бу вакытта “Җиңү көне” җыры башкарылачак.
«Җиңү тәрәзәләре» акциясе
Ата-аналар балалары белән бергә гаиләнең Бөек Ватан сугышында катнашуын чагылдырган яки хәрби темага рәсем ясыйлар. Рәсем йорт тәрәзәсендә урнаштырыла.
«Җиңү йолдызы» акциясе
Теләге булган һәркем кызыл йолдызны кәгазьдән ясый һәм анда ветераннарга изге теләкләр яза. Аннары аны фотога төшерергә һәм җитештерү процессының фото яки видеосын социаль челтәрләргә #ЗвездаПобеды, #ЗдоровьяВетерану, #газетаживи һәм #утрорсм хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
«Җиңү җырлары» проекты
«Адам» радиосы (12+) һәм “Центр” корпорациясе Удмуртия Хөкүмәте белән берлектә «Безнең Җиңү җырлары» проектын дәвам итә. Ничек катнашырга?
1. Үзегезнең, гаиләгезнең җырлавын видео-га төшерегез;
2. Бу видеоны теләсә кайсы социаль челтәрдәге сәхифәгезгә куегыз;
3. Эстафетаны дусларыгызга тапшырыгыз.
Хэштеглар куярга онытмагыз: #адампеснипобеды #песнипобедывсеммиром
«Хәтер бакчасы» акциясе
9 майда Удмуртиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 млн агач утыртылачак. Эпидемиологик хәл аркасында «Хәтер бакчасы» акциясенең яңа форматлары барлыкка килде:
Катнашырга мөмкин:
— Авылда яки дачада һәркем үз участогында агач утырта ала, шуннан соң фотоны социаль челтәрләрдә #СадПамятиДом гомуми хэштегы белән урнаштырырга мөмкин. Агач утыртуны садпамяти2020.рф. сайтында теркәргә дә була.
– Өйдә утыручыларга «Хәтер бакчасы-онлайн» акциясендә катнашырга тәкъдим ителә. Катнашучылар агач рәсемнәре, кул эшләре яки аппликация ясый һәм аны үз геройларына багышлый. Аннары «Хәтер бакчасы» фотосын социаль челтәрләрдә геройның батырлыгы турында сөйләп, #СадПамятиДома хэштегы белән урнаштыра.
Бәйрәм салюты 22:00 сәгатьтә башланачак.