Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәйрәм дә иттек, фикерләрне дә белдердек
15.02.2018

Бәйрәм дә иттек, фикерләрне дә белдердек

10 февральдә Удмуртиядә ун көн дәвам иткән дөньякүләм пилмән фестиваленең йомгаклау өлеше булды. Ул Ижау шәһәренең Үзәк мәйданында узды. Удмуртиянең төрле районнарында җитештерелә торган нинди генә пилмәннәр юк иде биредә?! Быел пилмән сатып алучылар узган ел рекордын бер сәгать эчендә узып киткәннәр. Төрле эчлекле 8 тонна пилмән сатылган бу көнне!
Иртәнге сәгать унда башланып киткән бәйрәм кызганнан-кыза барды. Биредә пилмән сату гына түгел, төрле спорт ярышлары, уеннар, җыр-бию тамашасы тынып тормады. Каен тузыннан сувенирлар ясау, Чаллы шәһәреннән килгән осталар тарафыннан түбәтәй тегү, милли ризыклар пешерү һәм башка мавыктыргыч остаханәләр оештырылды.
Әлеге бәйрәмдә чыгыш ясап, Александр Бречалов: “Бу бәйрәмнең дөньякүләм булуы әле киләчәктә, ә россиякүләм булуы – анысы хак! Менә әле генә мин Киров өлкәсе, Башкортстан, Татарстан – барысы 16 регионнан бәйрәмгә килгән вәкилләр белән очраштым, фотосурәткә төштек. Ә Артем Аветисян “Лидерлар клубы”ның җитәкчесе буларак, Россиянең 13 регионыннан 46 эшмәкәрдән торган делегацияне алып килде. Бизнес-миссияне шушындый матур бәйрәм белән берләштерүебез бик уңышлы чыкты”, — диде.
Үзәк мәйданда узган чарада 35 меңгә якын кеше катнашты. Халыкның күп җыелуыннан файдаланып, волонтерлар Ижауны төзек­ләндерү өчен кайда нинди эшләр башкарылырга тиеш?” — дигән сораштыру үткәрделәр. Әлегә бу сораштыру нәтиҗәләре буенча, Ижау буасының яр буе, Киров паркы, Үзәк мәйдан беренче урында тора. Тавыш бирү дәвам итә, шәһәр халкы үз районнарын үзгәртү буенча тәкъдимнәрен җиткерә ала.
Бу турыда Ижау шәһәре думасы рәисе Олег Гарин: “Әлегә иң активы Октябрь районы. Тәкъдимнәр көтәбез. Төрле фикерләр ишетәсе килә. 15 февральгә кадәр тәкъдимнәр күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ) һәм шәһәр хакимиятендә кабул ителәчәк. Һәм, әлбәттә, шәһәрне ничек үзгәртергә теләвебезне күзаллау өчен дизайн-проектлар да әзер­ләнәчәк.
Удмуртия Республикасының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика министры Иван Ястреб: “Проектлар халык белән киңәшләшеп, аларның фикеренә таянып ясалачак. Бүгенге көндә безнең алда коры фонтан, агач утырту, үзәкне төзекләндерү эшләре тора. Ә Үзәк мәйданны төзекләндерү берничә этаптан торачак”, — диде.
“Шәһәр мохите” программасын тормышка ашыру кысаларында Ижауны тө­зекләндерү буенча тавыш бирү 18 мартта төгәлләнәчәк.
Бәйрәм эш белән үрелеп барды бу көнне.

Элмира Нигъмәтҗан.

Редакциядән. “Шәһәр мохите” программасы Россиядә узган ел тормышка ашырыла башланды һәм Ижау, Глазов, Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләрендә, Камбарка, Кез, Каракүл, Увада барлыгы 140 млн. сумлык эш башкарылды.