Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Бәйрәм белән!
12.12.2020

Бәйрәм белән!

Кадерле дуслар! Сезне Дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Илебезнең төп документына инде 27 ел. Агымдагы ел аеруча истәлекле булды: июль аенда Гомумроссия тавыш бирүе нәтиҗәсендә дәүләт идарәсе системасын камилләштерүгә, гражданнар өчен гарантияләрне һәм аларны гамәлгә ашыру буенча хакимият бурычларын ныгытуга юнәлтелгән төзәтмәләр кабул ителде. Конституция илебез үсешенең, аның иминлеге һәм чәчәк атуының нигезе булып тора. Без барыбыз да хокукларыбыз һәм ирегебез иң югары дәрәҗәдә сакланган заманча көчле дәүләттә яшәргә телибез. Шул ук вакытта илебезнең чәчәк атуы, иминлек һәрберебезнең керткән өлешенә, көндәлек хезмәткә, казанышларга һәм җиңүләргә бәйле булуын исебездә тотабыз. Бүгенге бәйрәм безне бөек Ватаныбызны чын күңелдән яратуда, татулыкка һәм тынычлыкка омтылуда берләштерсен. Барыгызга да бәхет һәм уңышлар телим!

Удмуртия Республикасы Башлыгы  Александр Бречалов.