Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
8.03.2020

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Удмуртия Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 8 Март бәйрәме белән котлыйм! Бу көн кояш нурлары, күтәренке кәеф, чәчәкләр һәм якты елмаюлар белән бизәлгән. Әлеге бәйрәм язның якынлашуына, табигатьнең уянуына, яңа тормыш башлануына ишарәли.
Удмуртия һәм Россия тарихына күп кенә күренекле хатын-кызларның исемнәре язылган: Надежда Дурова һәм Ашальчи Ока, Феодора Пушина һәм Надежда Курченко, Галина Кулакова һәм Елизавета Туктамышева, Алинә Заһитова. Аларның һәркайсы Удмуртия җирлегенең гүзәл, тыйнак, эчкерсез, зирәк, фидакарь һәм максатчан, горурланырлык һәм сокланырлык хатын-кызларын гәүдәләндерә.
Бүген сез безнең белән бергә республикада барган үзгәрешләр шаукымында атлыйсыз. Уникаль идеяләрегезне тәкъдим итәсез, катлаулы дәүләт бурычларын хәл итәсез, гаять зур бизнес-проектларны үстерәсез.
Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр һәм хатыннар, апалар һәм хезмәттәшләр! Сезгә кояшлы кәеф, ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим. Һәр көн якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртуы белән тулы булсын, бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен, ә елмаю өчен сәбәпләр тагын да артып торсын.

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.