Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәйрәмнәр белән!
1.11.2017

Бәйрәмнәр белән!

4 ноябрьдә берьюлы ике зур бәйрәм — Ха­лык­лар бердәмлеге көне һәм Удмуртия дәү­ләтчелегенең 97 еллыгын билгеләп үтә­без.

Безнең язмыш Россия язмышы белән аерылгысыз. Ватаныбыз тарихында Удмуртия бөек ил халыкларының тугандаш гаиләсенең лаеклы вәкиле булып тора.
Өч елдан соң удмурт халкының дәүләтчелеге төзелүгә 100 ел тула. Бу вакыт эчендә Удмуртия икътисады алга киткән, заманча социаль өлкәсе булган көчле Федерация субъектына әверелде.
Тик тормыш безнең алга тагын да зур бурычлар куя. Хәзерге вакытта республиканың яңа җитәкчелеге регионны һәрьяклап өйрәнеп, дәүләт хакимиятенең барлык органнары һәм җирле үзидарә белән үзара килешеп эшләве өчен шартлар тудыру, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы потенциалын ныгыту, республика бизнесын үстерү, Удмуртиядә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүче социаль сәясәт алып бару өстендә хезмәт куя.
Планнар күп һәм шуларның бер өлеше инде тормышка ашырыла башлады. Без федераль үзәк белән элемтәләрне ныгыту, ресурсларны мобилизацияләү, тормышның барлык өлкәләрендә заманча технологияләр куллану юнәлешендә эш алып барабыз. Әгәр дә без бергә һәм бер нәтиҗәгә ирешерлек итеп эшләсәк, җитди уңышларга ирешә алачакбыз, дип ышанам.

Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы! Кадерле дуслар!

Милләтара тынычлыкны, күп гасырлык гореф-гадәтләрне саклау теләге белән сугарылган бәйрәмнәр белән котлыйм. Бу теләгебез безне Россия дәүләтенең бүгенгесе һәм киләчәге хакына берләштереп, нәтиҗәле эшләр башкарырга көч бирә. Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.