Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бәйрәмнәрнең бәйрәме
15.05.2019

Бәйрәмнәрнең бәйрәме

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Берлегенә басып керә. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан бөтен халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган Бөек Ватан сугышы башлана. Удмуртия Республикасы сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларының берсенә әйләнә. Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була. Сугышка Удмуртиядән 360 мең кеше китә, шуның яртысы кире әйләнеп кайтмый. Республикада фронт өчен корал коела, укчы корал гына да 11 миллион данә җитештерелә. Фронтка корал җибәрү өчен бер ел эчендә Ижау-Балезино тимер юлы төзелә.

Тере тарих

9 май иртәсе. Үзәк мәйданданга ашыгам. Бару юлында — Пушкинская урамында Ижау мотозаводы «Аксион-холдинг» хезмәткәрләре техникаларны парадка әзерлиләр. Алар янында әлеге заводта нәселләре белән хезмәт куйган ветераннар, яшьләр, балалар кайнаша. Черков, Цветков гаиләләренең өч буын нәселе заводта эшләгән. Бабалары Василий Черков 1943 елда 17 яше тулганда үз теләге белән сугышка китә. 1964 елда заводта эшли башлый, 32 ел хезмәт куя. Шушы ук заводта хезмәт куйган балалары, оныклары — аның турында бүген зур горурлык белән сөйлиләр. Дранижниковларның бабасы Василий сугыштан әйләнеп кайткач, биредә 30 ел хезмәт куя. “Без бу бәйрәмне көтеп алабыз. Бүгенге көндә завод үсә, ныгый, биредә хезмәт куйганыбызга сөенәбез”, — диләр әлеге гаиләләр. Завод техникасы Җиңү парадында үткәндә тарих кире кайткандай булды. Завод сугыш елларында “Катюша” өчен реактив снарядлар җитештерә. Парадта аның төгәл күчермәсе катнашып кына калмады, хәтта бәйрәм залпы бирде. Сугышка кадәр әлеге заводта Россиядә беренче мотоцикллар җитештерелә башлый. 20 мең мотоциклның 3 меңе фронтка җибәрелә. Шулай ук заводта 1941 елда “Максим” пулеметы чыгарыла башлый. Сугыш өчен 82 мең пулемет әзерләнә. 1948 елда Калашников автоматы җитештерелә башлый.

“Купол” белән көчле без!

Беренче тапкыр парадта “Купол” электромеханика заводында җитештерелгән арктик “Тор” техникасы узды. “Оса” зенит-ракета комплексы бәйрәм салюты атты. “Җиңү парадында үткән техника — бу безнең коллективның уңышы. Бүгенге көндә коллективта 8000 кеше хезмәт куя, шуның яртысы — яшьләр, кадрлар әзерләүгә зур көч куябыз. Мәктәп партасыннан ук игътибар бирәбез. Бүген парадта без шефлыкка алган Радиоэлектроника техникумы студентлары катнашты. Парадта узган тагы бер яңалыгыбыз — “Адъютант” мишень комплексы. Ул башта “Тор” зенит комплексында сугышчан ату өчен чыгарылган булса, хәзер инде ул пилотсыз аппаратларга һөҗүм итү уңаеннан кулланыла”, — диде “Купол” электромеханика заводы җитәкчесе Фәнил Зыятдинов.

Ветеран хирург

Удмуртиядә бүгенге көндә 438 ветеран яши. Күбесе инде сәламәтлекләре какшау сәбәпле, йөри алмый. 95 яшьлек Хатип ага Газизов агымдагы елда Җиңү парадына чыга алмаган. Шуңа күрә бәйрәм көнне Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов аны шәхсән өенә барып тәбрикләде. Хатип ага белән Гөлзинә ханымның бергә гомер кичерүләренә дә 69 ел. Әлеге нәселдә гади эшчеләр дә, генерал да, профессор да, доцент та, табиб­лар да бар. Бу көнне аларны котларга Хатип аганың 90 яшьлек энекәшләре, кызы белән кияве, онык-оныкчыклары килгән. Хатип ага 1924 елда Татарстанда туган. Әтисе Пугачево авылында урманчы булып эшли, шуңа күрә алар гаиләләре белән әлеге авылга күченәләр. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Ижау медицина училищесына укырга керә. Фронтка ул 1944 елда медицина институтының беренче курсын тәмамлагач алына. Аны Украина фронтына 2 нче батальонга санинструктор итеп билгелиләр. Берлинга чаклы барып җитә. Сугыш тәмамлангач, Япония сугышына җибәрелә. Аннан соң 1нче санлы республика клиник хастаханәсендә хирург булып хезмәт куя. Әнә шул вакытларда ук баш миенә катлаулы операцияләр ясый. 30 ел Удмуртиянең сәламәтлекне сак­лау министры урынбасары булып эшли. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы” ордены, “Хәрби хезмәтләре өчен” («За боевые заслуги»), “Георгий Жуков”, «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен»” медальләре белән бүләкләнә. Әлбәттә, чәй артында Удмуртиянең сәламәтлек саклау өлкәсендәге үсешләре турында да сөйләшенде. Удмуртия Башлыгы Ленин районында яңа ачылган поликлиника, тиздән төзелә башлаячак туберкулез хастаханәсе, авыл җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелү, агымдагы елда Ижау шәһәрендә сәламәтлекне саклау объектларын төзекләндерүгә 833 млн сум акча җибәреләчәген әйтеп үтте. Хатип аганың тормыш иптәше Гөлзинә Гариф кызы сугыш елларында медицина училищесы студенты булган, яралы сугышчыларга ярдәм күрсәткән. Ижау медицина институтын тәмамлагач, ул шунда эшкә кала һәм 33 ел хезмәт куя. Ул “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
“Бүген барыбыз өчен дә изге көн. Сез күргәннәр башка сыеп бетә алмый. Сезгә барысы өчен зур рәхмәт! Бүгенге парадның иң сөендергән күренеше — бик күп кадет классларының, яшүсмерләрнең катнашуы булды”, — диде Александр Бречалов әлеге гаилә ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап.
Россия буенча саннар

Россиядә 1,28 миллион Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм ветераннары, аларга тиңләштерелгән затлар һәм аларның гаилә әгъзалары яши. Инвалидлар, шулай ук һава һөҗүменә каршы оборона объектларында эшләгән зат­лар 75 меңнән артык. Ленинград блокадасында яшәгән кешеләр 96,3 меңнән артык. Балигъ булмаган тоткыннар арасыннан 103,7 меңгә якын кеше исән калган, шул ук вакытта балигъ булганнар — барлыгы 144 кеше. Иң күп санлы категория — тыл хезмәтчәннәре. Алар 762,6 мең исәпләнә. Шулай ук илдә 240,4 мең инвалид һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары яши. Ветеранны ай саен матди тәэмин итүнең гомуми күләме (уртача пенсия) 43,5 мең сум тәшкил итә. Бөек Җиңү көненә ветераннар өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча алды.
Ижауда үткән Җиңү бәйрәменең рекордлары

Бәйрәм чараларында — 235 мең кеше, “Үлемсез полк”та 83 мең (шулардан 35 меңе Ижау шәһәрендә) катнашкан. Парадны 50 мең, гала-концертны 15 мең кеше тамаша кылган. Парад колоннасында 2 мең кеше атлаган. “Ветеран транспорты” 66 ветеранга хезмәт күрсәткән. Ротонда янындагы мәйданчыкта 300 пар биегән. Күккә 74 ак күгәрчен очырылган. Шәһәр хакимияте янындагы мәйданчыкта 50 литр ботка ашалган. Тынычлык эстафетасында 722 кеше катнашкан.
Әнә шулай Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын җиңүнең 74 еллыгы Ижау шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте. Һәркемнең игътибары күкрәк тулы орден-медальләрен тагып килгән олпат сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган сугышы, Чернобыль фаҗигасен бетерүдә, кайнар нокталарда хезмәт иткән затларда булды…

Рәфилә Рәсүлева.