Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бәйрәмең белән, “Бәхет!”
20.11.2020

Бәйрәмең белән, “Бәхет!”

“Бәхет” ансамбленең 20 еллык юбилее уңаеннан чыккан мәкаләне укыгач, хатирәләремне барлап утырдым. 80 нче елларда Фоат абый Кәримов заводта эшли иде. Шул вакытта ул “Гүзәл” ансамбленә үзенең музыка коралларын алып килеп күрсәтте. Берничә уен коралында уйнап та алды. Шуннан соң мин Фоат абыйны гармун белән чыгыш ясарга чакырдым. Оялчан, кыюсыз Фоат абый авылларда концерт куйганда, гармунда уйнап, иң беренче булып тамашаны ачып җибәрә иде. Тимерьюлчылар мәдәният йортында еш уза торган төрле татар концертлары алдыннан фойеда гармун уйнап, килгән тамашачының күңелен ачучы да ул иде. Бик күп төрле уен коралларында уйнап, төрле фестиваль-конкурсларда катнашты. Сәләтне качырып булмый, Фоат абый җыр-моң, бию яратучы өлкән яшьтәге апа-абыйларны җыеп, түгәрәк оештырып җибәрде. Бу түгәрәк “Бәхет” ансамбленә әйләнде. Зинфирә Мусина белән Фоат Кәримов җитәкчелегендәге “Бәхет” ансамбле тамашачыларыбызны бик күп еллар сөендерде. Күңел бит ул һәрвакыт яшь булып кала, ә өлкәнәйгән көннәрдә ул бигрәк тә моңга тартыла. Ижау шәһәрендәге үзешчән ансамбльләрдә күпчелеге өлкәннәр шөгыльләнә.

Бу милләтебезнең ныклыгын гына раслый. Аллага шөкер, әлеге ансамбльләргә яшьләр, балалар да тартыла. Безнең үзешчән ансамбльләрнең җырларга-биергә теләгән кешеләр өчен ишекләре һәрвакыт ачык. Мин “Бәхет” ансамбленең хәзерге җитәкчесе Рәфилә Рәсүлевага зур иҗади уңышлар телим, ансамбльнең барлык үзешчән артистларын юбилей белән тәбрик итәм.

“Афәрин” белән горурланам

 

Зур горурлык, якты хисләр белән, чын йөрәктән “Афәрин” бию ансамблен 10 еллык юбилее белән котлыйм. 80 нче елларда “Гүзәл” ансамбле концертларында ялгыз биюләр башкарыла иде. Биергә теләкләре булган яшьләр арта башлагач, мин аларны өйрәтү өчен Вәккас Нуретдиновны чакырдым. Ул вакытта ул училищеда бию түгәрәге алып бара иде. Әкренләп зур бер бию төркеме барлыкка килде. Һәр яңа биюгә костюмнар тектердек, Казанда читекләр эшләттек. Шул елларда республикада бердәнбер булган “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбле оешты. Вәккас ага белән 20 елдан артык бергәләп хезмәт куйдык. Бик таләпчән, тырыш, үз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән остаз булды ул. Аның сәхнәгә куйган биюләре бер генә тамашачыны да битараф калдырмый иде. Бүгенге көнгә кадәр ул биюләр “Афәрин” ансамбле тарафыннан башкарыла. Нинди генә җырлар җырланмады, нинди генә биюләр биелмәде ул елларда! Зәкия Исламова, Әнирә Сафина белән без бүген дә элемтәдә. Ләйсирә Копысова, Гөлнара Сәлимова белән бергә куелган җырлы-биюле номерларны халык бик ярата. Бу — “Гүзәл” һәм “Афәрин” ансамбльләренең уртак иҗат җимешләре. “Гүзәл” ансамбленең 30 еллык юбилеенда очрашып, алар “Афәрин” ансамбле төзеделәр. 10 ел буена “Афәрин” тамашачыларны сөендерә. Бирегә 15-20 ел йөрүчеләр дә бар. Алар алдында баш иясем килә. Гаиләләрен, хезмәтләрен калдырып, халыкка хезмәт итә алар. Шәһәр, рес­публика күләмендә уза торган милли чаралар алардан башка үтми. Мин “Афәрин” ансамбленә, җитәкчеләре Светлана Юртовага иҗади уңышлар, гаилә бәхете телим. Киләчәктә бергәләп тамашачыларыбызны матур чыгышлар белән сөендерергә язсын!

Нурулла Хуҗагалиев, “Гүзәл” ансамбле җитәкчесе