Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Бәетләрдә ачы язмышлар
3.07.2019

Бәетләрдә ачы язмышлар

Тормышта төрле фаҗигале хәлләр, югалтулар булып тора. Мондый авыр хәлләргә, югалтуларга карата кеше үзенең мөнәсәбәтен белдереп бәет иҗат итә, дөресрәге, күңелдәге моң, хәсрәт ташып, бәет булып чыга, яшәешнең, язмышның бер өлешен чагылдыра. Шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе бәян ителә.
Минем өстәлемдә дә “Яңарыш” газетасы укучыларыннан алган бер кочак бәетләр ята. Мин аларга редакциягә килгән башка язмаларга караганда да саграк карыйм. Чөнки аларның кайберләре бик озак сакланган, саргаеп, кулдан-кулга тапшырылып, гаилә ядкаренә әверелгән. Һәрберсенең күз яшьләре аша язылуы күренеп тора. Иң авыр чакларында аны язучылар шушы шигъри юлларны укып күңелен юаткан, сагышын кагазь бите белән уртаклашкан. Һәрберсенең язмышы үзенчә фаҗигале.

Түбәндәге бәетне редакциягә Ижау шәһәрендә яшәүче Вәсилә Мәҗитова алып килде. Бәетне аның әнисе – Ләйсирә Әхмәтсабирова – улын югалту кайгысыннан язган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә автор үзе дә юк инде. Көндәлек битенә язылган әлеге бәет аның кызына икеләтә кадерле. Ул кулъязманы берүк югалт­мавыбызны, кире кайтаруыбызны үтенде.
“Улым Вәсилемә” дип атала ул:
“…Сагыналар сине дусларың
Бакчадагы сайрар кошларың,
Гаражыңда сине көтә төсле
Башлап кына куйган эшләрең.

Анда киткәч, кайтып булмый икән,
Булмый икән инде, юк икән…
Дөньяларда сагынуларны бераз
Баса торган дару юк микән?

Син яраткан ап-ак пионнарның
Исерә идек бергә исенә.
Аларны мин хәзер илтәм инде,
Сиңа илтәм, каберең өстенә…

Улым Вәсил, риза түгел күңел,
Ташлап киттең яп-яшь көеңә.
Чәлпәрәмә килде өмет-хыял,
Ничек үтим калган гомерне?

Анда киткәч, кайтып булмый икән,
Булмый икән инде, юк икән.
Мәхәббәттән дару таптык, диләр,
Үлемнәрдән дару юк икән…

Ак пароходларда китәр идем,
Пароходлар әкрен йөзәләр.
Котыпкача җәяү барыр идем,
Әгәр сине анда дисәләр.

Улым, балаң калды синең ятим.
Кайчак сорар: “Әти кая?” — дип.
Өзелер үзәк, яраланыр йөрәк,
Җавап бирербез соң нәрсә дип?

Утырып хатлар яздым сиңа, улым,
Фәрештәләр илтсен сәламем.
Догаларым сиңа ирешсеннәр,
Җаның булсын түрдә җәннәтнең.
Әйе, газиз кешеңне югалту бик авыр, аны үзе кичергәннәр генә аңлый. Соңгы юлга озатырга килүчеләр: “Кайгыңны уртаклашам”, “Ходай сабырлык бирсен” диләр дә, мәрхүмне җирләп кайткач, өйләренә таралышалар. Ачы югалту кичергән кешегә үзе генә калгач бигрәк тә кыен. Елап күз яшьләре кибеп беткәннән соң, кулына каләм алырга мәҗбүр була да инде ул шулчакны. Чираттагы кулъязмада да бала югалтуның ачысы чагыла. Аны Исәнбай авылыннан даими авторыбыз Фәния Сундукова язган:
“Улкаем, бәгърем, бик иртә киттең.
Биш балаң ятим калдырып киттең.
Картаймыш көндә безгә бик авыр.
Ходайдан кала сорарга сабыр.

Хуҗалыгыңны тырышып көттең.
Матур дөньяны ник ташлап киттең?
Ямьле бакчаңда сайрый сандугач:
“Фәнил абый, чык, матур таң тугач”.

Умарталарда кортлар гөжләшә,
Бал җыярга дип, алар гәпләшә.
Бал кортлары да сине сагына.
Юк шул син хәзер, кайтмыйсың гына.

Газиз әтиең китте дөньядан —
Бәхетсезлекләр килде яңадан.
Көн-төн уйлыймын гел сезнең хакта
Саргаям, көям кайнар учакта”, — дип өзгәләнеп язган автор.
Ә түбәндәге шигъри юллар күптән түгел тормыш иптәшен югалткан Винер Садыйков тарафыннан язылган:
“Алып киттең үзең белән
Гүя өйнең ямен.
Кышкы салкын аяз төндә
Сукты сыман яшен.

Күз ачканчы бәхеткәем
Болай ник уалды?
Бәллүр савыт ватылгандай
Барсы да югалды.

Шатлык, бәхеттә яшәдек
Бергә күп еллар.
Сагыштан йөрәк түзәрме?
Синнән китми уйлар.

Язлар үтеп, җәйләр җитте
Һаман сине көтәм…
Калмады сабыр канатым,
Яшәрлек өметем.

Ятам, торам, йокы алмый,
Елап йөрим иртүк.
Һава ярып, көннәр санап,
Кычкыра тик кәккүк…”Күп кенә бәетләрдә “Ачы сагыш газабына ничек түзәргә?” дигән сораулар бирелә. Чираттагы бәеттә автор (Фаягөл Әхмәтшина) бу сорауга җавап бирелә:
Шамил бәете
Нихәл итим, китәм, дуслар,
Китмәскә юк шул чарам.
Иза чиктем бик күп еллар,
Газаплап йөрәк ярам.

Төшкә кереп, Юныс абый
Үз янына чакырды.
“Ияр минем арттан”, — диде,
Ихлас кочаклап алды.

Төш күргәннән соң, аңладым —
Өч көн гомерем калган.
Хастаханәдә ятып
Саубуллашырга язган.

Үлем ачысы бик авыр,
Зинһар, сабыр булыгыз.
Җомга саен хәер биреп,
Миңа дога кылыгыз!

Гомеркәйләрем кыска дип,
Алай артык үкенмим.
Дәвамчым калды — Рамилем,
Бәхетле гомер телим.

Урманнарга бара идем,
Тракторыма утырып.
Саф һава сулый идем,
Күкрәкләрем тутырып.

Кеше китә, эше кала –
Калды минем урманнар.
Урман буйларын иңләп
Йөрегез сез, туганнар.

Ни хәл итим, бик сагынам,
Юк бит монда туганнар.
Кайтып-китеп йөрер өчен
Ишек тә куймаганнар.

Җир астыннан юллар юк, дип,
Берәүләр дөрес язган.
Сез бакыйлыкка күчкәч кенә,
Күрешү безгә язган”.
Әйе, якыннарны югалту кайгысына дәва – сабырлык һәм дога. Дога җанга сихәт, тынычлану китерә. Юкка гына иң авыр чакларыбызда кулыбызга изге китапны алып, догалар өйрәнә башламыйбыз. Дин юлына да күпләр кайгы кичергәч баса.Чайковский шәһәрендә яшәүче Кәүсәрия Нуруллина язган “Дамир бәете” дини шәхес турында. Ул янгында фаҗигале үлем белән бакыйлыкка күчкән.
“Укыгыз, газиз туганнар,
Миңа язган бәетне,
Ялап алып ут ялкыны
Мәңгегә алып китте.

Сиздеме әллә күңелем
Соңгы көннәр җиткәнен.
Җанымны алырга Газраил
Җай чыкканын көткәнен.

Әткәемне төштә күрдем —
Арык буена килгән,
Гаҗәпләнеп карыйм аңа —
Минем күлмәкне кигән.

Бу төшемне, ни булыр, дип
Юрарга да белмәдем,
Тик аңладым җан биргәндә
Минем арттан килгәнен.

Май уртасы, Ураза ае,
Урамда җил улады,
Кайдан чыкты ут ялкыны,
Йорт-кураны чорнады.

Уразага керә алмадым,
Бакыйлыкка юл алдым.
Гафу итәр микән Ходай,
Утка үзем ташландым.

Әҗәлем тартып керттеме,
Ник янган утка кердем?
Тыным кысылып егылгач,
Газраилны мин күрдем.

Кайтам диеп киткән идем,
Җаным, сиңа, күз алмам,
Инде синең йөзләреңне
Мин бүтән күрә алмам.

Бәхилләшми китеп бардым,
Җаныем, үпкәләмә.
Соңгы тапкыр дип белмәдем,
Өйдән чыгып киткәндә.

Көн димәдем, төн димәдем,
Ару-талу белмәдем.
Дөнья куып, гомеремнең
Узганнарын сизмәдем.

Бакча тутырып үстердем
Җиләк-җимеш, яшелчә.
Китеп бардым кайтмас җиргә
Авыз да итәлмичә.

Түзәлмәслек, утта янам,
Пеште бөтен тәннәрем,
Ник ярдәмгә килмәдегез,
Әй, күрше-күләннәрем?

Каберемне казыдылар,
Салдылар салкын җиргә.
Бигрәкләр дә авыр булды
Калуы кара гүрдә.
Җаным,намаз укыганда,
Миңа да догалар кыл.
Башка кайгы-хәсрәт күрмә,
Таза-сау, бәхетле бул.

Туганнарым, балаларым,
Сәдакалар бирегез.
Онытмагыз, бәйрәмнәрдә
Каберемә килегез.

Җәйләр җиткәч, бакча ямьләп,
Чәчәк булып үсәрмен.
Тәрәз чиртеп, җомгаларда
Җилләр булып исәрмен.

Мин юк диеп, өзгәләнеп,
Күз яшьләре түкмәгез.
Терәк булып һәммәгезгә,
Тату-матур яшәгез!”
Түбәндәге “Аллаһыга шөкер кылам” дип аталган мөнәҗәтне әбисенең сөйләвеннән Мөслимә Фазлыева язып алган.”Ул әбиебез тарафыннан иҗат ителгән булмаса да, аны укып, тынычлык табарга була. Үзеңне кулга алырга, сабыр, зирәк булырга өйрәтә ул. Газета укучыларның да күңеленә хуш килер дип уйлыйм”, — дип тапшырды аны Гөлсәрия ханым:
Аллаһыга шөкер кылам — исәнлек биргәненә,
Аякларым йөргәненә, күзләрем күргәненә.

Аллаһыга шөкер кылам — биргән нигъмәтләренә,
Аятьләрне ятлар өчен зиһеннәр биргәненә.

Аллаһыга шөкер кылам — якты көн биргәненә.
Күктән яңгырлар яудырып, иген үстергәненә.

Аллаһыга шөкер кылам — караңгы төннәрендә,
Намазларны укыр өчен ярдәмен биргәненә.

Аллаһыга шөкер кылам — ураза биргәненә,
Бәндәләрнең гөнаһларын ярлыкыйм дигәненә.

Аллаһыга шөкер кылам — ак карлы кышларына,
Җәйге матур таңнарда сайраган кошларына.

Аллаһыга шөкер кылам — сабырлык биргәненә,
Сабырлыкның савапларын бирермен дигәненә.

Аллаһыга шөкер кылам — иманга кайтканыма,
Намаз укып, Коръән укып, тынычлык тапканыма!”
Шушы урында редакциягә килгән бәетләр, мөнәҗәтләрне укудан туктап, аларны безгә юллаган милләттәшләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Халык йөрәгендә, дәфтәр битләрендә, китап читләрендә яшәүче әсәрләр бит алар. Безнең бурыч — рухи кыйммәткә ия әлеге әсәрләр эзсез югалмасын өчен, дөньяга чыгару. Рәхим итеп, уртаклашыгыз дуслар, бәет-мөнәҗәтләрегез белән!

Элмира Нигъмәтҗан.