Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Бүген бар без, иртәгә юк…
7.06.2017

Бүген бар без, иртәгә юк…

Тормыш алдыбызга әллә нинди сынаулар, борчу-хәсрәтләр китереп куя, кадерле кешеләребездән аера. “Яңарыш” редакциясенә юлланган бәетләр дә нәкъ шушы ачы югалтуларны кичергән кешеләр тарафыннан ачынып язылган. Әйтерсең һәр язмадан канлы яшь саркый.
«Яңа Аккуҗа авылында туып-үскән, соңгы елларда Ижау­да торып эшләгән энебез Фәнил Нәҗметдинов 42 яшендә арабыз­дан китте. Бу югалтуны без, әнисе һәм туганнары, бик авыр кичердек. Шушы бәетем әнисе исеменнән язылды, аның рухына дога булып барсын”, — ди үзенең хатында Яңа Аккуҗа авылында яшәүче Зәмфирә Дәүләтшина. Укучыларыбыз игътибарына ул бәетне тәкъдим итәбез:

Шатлыгым эчемә сыймый,
Сөенәм, сезне күрсәм!
“Өч бөртек баламнан башка
Кемнәрем бар?” — диеп бүтән.

Безнең өчен иң бәхетле
Көннәр булган сез үскәндә.
Ялгызым калып моңланам
Газизем искә төшкәндә.

“Ижауларга барам, — дидең —
Ике көннән кайтырмын”.
Кайтуыңа сиңа диеп,
Тәмле ризык пешердем.

Каршы алдым, озатып калдым —
Безнең юллар уртак иде.
Сагыш булып мәңгелеккә
Ижау юлы калды инде.

Көзге каршысына килеп,
Чәчләреңне тарый идең.
Сине өзелеп сагынганга
Күреп туя алмый идем.

Үле гәүдәңне күргәч,
Күзләрем күрмәс булды.
Ходаем, бир сабырлыклар,
Йөрәгем хәсрәт тулы.

Бар да җирләргә килделәр,
Рәхмәт дус-иптәшләреңә.
Мәрмәр ташлар да куйдык
Каберең өсләренә.

Дусларың каршы очраса,
“Балам”, — диеп көтеп алам,
Йөрәгем ничек янганын
Үзем генә беләм, балам.

Рәсемең бар, телләре юк —
Моңсу күзләр карап тора.
Улым, сине уйлый-уйлый
Инде бер ел узып бара.

Йокларга, дип, башым төртсәм,
Аяк тавышың ишетәм.
Сикереп торам, “Улым!” — диеп,
Кермисең, балам, ишектән.

Җәйгә чыксам, кабереңә
Гөлләр чәчәрмен ел да.
Шушы чәчәкләр шикелле
Газизем минем монда.

Кайларга гына барсам да,
Йөгерәсең кебек алдан.
Күз алдымда гәүдәң йөри,
Ахыры, мин акылдан язам.

Сиңа язган бәетемне
Көнгә ничә укыйм микән?
И, Ходаем, балаларның
Хәсрәтләрен бирмә икән”.
Әйе, бала хәсрәтеннән дә авыры юк дөньяда. Кадерләп үстергән баласының бәхетле, имин яшәвен көн саен тели ана.
Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Мәйфрүз Шәрәфиева иҗат иткән бәеттә дә югалту-хәсрәте, сызлану булып, шигъри юлларга яткан:

“Иртән торып, урамнарга чыксам,
Күзем төшә киткән юлыңа.
Сине уйлап, балам, чирләр алдым,
Озакламый барам яныңа.

Җилбер-җилбер искән таң җилләре
Тибрәндерә кабер талларын.
Кар астыннан каберең ачылганда
Түзә алмам, чыгар җаннарым.

Бер кайда да ямьнәр таба алмыйм,
Ышана алмыйм балам үлгәнгә.
Яна йөрәк, әрни күңелләрем,
Әрнүләрем сөйлим кемнәргә?..

Салдың, балам, хәсрәт дәрьясына,
Колачларым салып йөзәмен.
Моңлы итеп кошлар сайраганда,
Белмим инде, ничек түзәрмен.

Төнен сайрый кошлар яр буенда,
Бакчаларга чыгып тыңлыймын.
Кошның тавышлары моңлы булгач,
Син баламны сагынып елыймын.

Һәркөн иртән иртүк торамын да
Толымнарым сүтеп тарыймын.
Сагынуларыма түзалмагач,
Фотосурәтеңне карыймын.
Шомлы хәбәрләрең килгәч, балам,
Хушларымнан язып еладым.
“Газиз җаның оҗмахларда гына
Була күрсен”, — диеп теләдем.

Язлар җиткәч, инеш ташыганда
Сыймый чыга икән ярыннан.
“Сау бул, әнкәй”, — диеп киткәннәрең
Китмәс, улым, һич күз алдымнан”.

Чираттагы хатны Ижау шәһәреннән Гөлсәрия Фазлыева язган.
“Агымдагы елның 21 мартында “Яңарыш” газетасы хәбәрчеләре очрашуында Раил Разовның “Яңарыш” газетасының 11нче санында дөнья күргән “Сабырлык хикмәте” дигән мәкалә турында әйткән сүзләре тетрәндерде. Өйгә кайткач, үземнең архивларымны актарып, газиз бер ананың (исемнәрен язмыйм) башыннан үткән хәле тасвирланган бәетне эзләп таптым. Әлеге бәетне редакциягә алып килергә уйладым. Моны укыган мөселман кардәшләремнең йөрәге сыкранып, күз яшьләре таммый калмас.
“Картаймыш көндә кирәксез булып калырмын”, — дип, беркем дә уйламый. Әмма мондый мисаллар адым саен. Үзебезнең, Ижау каласында да “Теплый дом” дип аталган йортлар бар, балалары карамаган әти-әниләр, әби-бабайларны шунда алып барып куялар. Түбәндәге бәетне укыгач, һәркем гаиләсе, үзенең якыннары, мәрхәмәтлелек турында уйланыр дип өметләнәм”, — ди ул. Әлеге бәетне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

“Яшьлегемдә ялгыз калып,
Өч баламны үстердем.
Үсеп җиткәч, балалардан
Рәхәт күрермен, дидем.

Ике малай, бер кыз иде —
Кадерле балаларым.
Бала бәгырь ите бит,
Үсте багалмаларым.

Өйләндердем, туйлар иттем,
Игелекләрен көттем,
Балаларын үстерештем,
Миһербан, шәфкать көттем.

Язмышы читтә булгандыр,
Кызны бирдем еракка.
Ике малай арасында
Үзем калдым чиратка.

Балалары үсеп җиткәч,
Авыр мине багарга.
Уйлашалар алар хәзер
Чиратлашып карарга.

Хәзер тормышлары әйбәт,
Берсеннән-берсе чибәр.
“Әни миндә бер ай торыр,
Синдә бер аен”, — диләр.

Тилгән авызыннан төшкән
Бәбкә кебек булдым мин.
Әле анда, әле монда
Берәр айлап тордым мин.

Озатып калам, каршы алам,
Хезмәт итеп торамын.
Утыз көнлек ай узганын
Сизмичә дә каламын.

Яшьләр зиһенле булалар,
Көнне санап торалар.
“Бүген аең тулды”, — диеп,
Йөземә үк оралар.

Аем тулгач, берсендә дә
Артык торып булмыйдыр.
Ике арада йөрүләр
Йөрәгемне тырныйдыр.

Әйтерсең лә улларыма
Кунак булып килдем мин.
Ирекле иде көннәрем,
Санаулыга калды бит.

Зарланмыймын, бу бер айда
Артык кадерсез түгел.
Аем тулганнан соң инде
Торырга мөмкин түгел.

Бер-бер артлы көннәр уза,
Кече улымда тордым.
“Кайларга гына китим”, — дип,
Төрле планнар кордым.

Көне буе эшләп йөрдем,
Кичен кайтып керделәр.
Барыбыз да утырыштык,
Аш та салып бирделәр.

Ашарга килеп утырдык,
Кашык алдым кулыма.
Ашны кабыйм дигәч кенә
Исәп төште улыма:

“Әни, үзең беләсеңме,
Килгәнеңә ай булды…”
Улымнан моны ишеткәч,
Күзләремә яшь тулды.
“Шулаймыни, балакаем,
Сизми калганмын”, — дидем.
Көн кичкә таба булса да,
“Ярар, китәрмен, — дидем. —

Сау булыгыз, балакаем,
Тыныч яшәгез, — дидем. —
Мин киткәчтен, тынычлап,
Үзегез ашарсыз”, — дидем.

Кич булса да, китми булмый,
Таяк алдым кулыма.
“Китәм инде, балакаем,
Рәхмәт”, — дидем улыма.

Кич караңгы булганда
Чыгып киттем урамга.
Кайларга барып сугылыйм,
Белмим ниләр уйларга.

Барган җирем кунак түгел,
Кайтам, дисәң, көтмиләр.
“Безнен әни кайда?” — диеп,
Исәпкә дә кертмиләр.

Тамагымнан үтмәс булды —
Йоталмадым ашымны.
Балаларым сыйдырмыйлар,
Кая куйыйм башымны?!

Балалар үскәч, рәхәт күрү —
Мескен ана теләге.
Нигә таштай каты икән
Балаларның йөрәге?

Чәчкән ашлык тишелеп чыгар,
Беркөн урып алырсыз.
Сезгә дә килер ул картлык,
Сизмичә дә калырсыз.

Атлыйм-атлыйм, кан-яшь ага
Барган саен күземнән.
“Әби, адаштыңмы әллә?” — дип
Сорашалар үземнән.

Зифа буйлы яшь хатын
Чиләкләрен куйды да,
Йөгереп килеп хәлем сорый:
“Баруың, әби, кайларга?

Әллә, әби, адаштыңмы,
Бик аптырап киләсең?
Барыр җирең ерак булса,
Әйдә, безгә керәмсең”.

“Адашмадым, балакаем,
Барыр җирем беләмен.
Бераз гына соңга калдым,
Шуңа аптырап торамын”.

“Аптырама, әби җаным,
Әйдә, безгә керәбез.
Өебездә бик тыныч,
Сөйләшербез, кунарбыз”.

Киленем түгел, кызым да,
Я бер туганым түгел.
Шундый ялварып чакыра,
Кермичә мөмкин түгел.

Ике матур бала чыкты:
“Кайттыңмыни, әни?” — ди.
“Менә сезгә кунак итеп,
Алып кайттым әби”, — ди.

“Менә монда була безнең
Пешерә торган бүлмәбез.
Инде хәзер зал ягына
Чәй эчәргә керәбез”.

Чәй эчәргә утырдык,
Өстәл янын тутырдык.
Күңелле булды бу табын,
Шау-гөр килеп утырдык.
Якты, шат йөзләр булса да,
Миннән бер тәгам үтми.
Улларымда капкан ашым
Тамак төбеннән китми.

Бераз җаным тынычлангач,
Сөйләдем ни булганын.
Малаем санап торганын
Һәрбер көннең тулганын.

Бу рәхимле гаиләнең
Күзләренә яшь тулды.
Тамагымнан аш китте,
Йөрәгемә бал кунды.

Чәй артыннан аш булды,
Бөтен өй нурга тулды.
Ятарга вакыт җитте,
Шулай итеп кич булды.

Иртә белән торалар,
Эшкә китеп баралар.
“Әби, пешереп ашарсың”, — дип,
Үземә тапшыралар.

Әниләре кадерле,
Тәртипле балалары.
Киендереп, бакчага
Алып китә аналары.

Өйдә бер ялгызым калдым,
Тузанны сөртеп алдым.
Эштән кайтуларына
Чәй куеп каршы алдым.

Чәйгә утыргач, бу ханым:
“Бер сүз әйтимсәнә, — ди . —
Күңелеңә авыр алып
Рәнҗемәсәң генә”, — ди.

Бик уйланып сүз башлагач,
Шикләнеп тә куйдым мин:
“Малаем күк кичләтеп
Куа икән мине”, — дип.

Ике чигәмне тоттым да:
“Ни әйтәсең, балам, — дим. —
Бүген генә куныйм инде,
Тик бер төнгә калыйм”, — дим.

“Әби җаным, ни сөйлисең,
Нигә инде китәргә?!
Теләгебез шушы йортка
Сине хуҗа итәргә.

Әби җаным, бөтенләйгә
Бездә генә кал, — диләр. —
Сине әни итәргә
Теләгебез бар”, — диләр.

Шушы көннән балаларга
Белдермәдем үземне.
Чыгып киткәнем исемдә
Сөртә-сөртә күземне.

Балаларым, бәгырьләрем,
Белмәдегез кадерне.
Бәлки исегезгә төшәр,
Тапмассыз каберемне.

Мондый аянычлы язмышлар бик күп. Иң аянычлысы: газиз ата-аналарның картлык көннәрендә үкенечле хәлгә калулары, игътибарга, кадер-хөрмәткә тилмерүләре. Буыннар арасындагы бәйләнеш, бер-беребезгә кадер-хөрмәт, миһербанлылык һәм изгелек җуелмасын, бер-беребезгә таяныч булып яшәсәк иде.

Элмира Нигъмәтҗан.