Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Быел фитыр һәм фидия сәдакасының күләме күпме?
11.05.2020

Быел фитыр һәм фидия сәдакасының күләме күпме?

Рамазан аеның азагында түләнелә торган фитыр сәдакасы гарәпчә «зәкятуль-фитри» дип атала. Ул ураза тотканда хасил булган хаталарны бетерер өчен мохтаҗларга ашамлыклар белән бирелә торган мәҗбүри зәкят. Аның максаты — чистарыну, пакьләнү. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисендә әйткәнчә, ул коры, озак саклана торган азык төрләреннән бер саг күләмендә бирелә. Саг ул — 4 кушучка туры килә. Авыр ярмалар белән санасаң, ул 3 кг чамасы, он яисә солы ярмасы 2 кг тирәсе генә була. Гади зәкят нисаблары хәлле кешеләргә генә тиеш булса, фитыр сәдакасын һәрбер кеше бирергә тиеш, хәтта карындагы җан кергән баладан да чыгарыла. Фитыр сәдакасын гает алдыннан бирү иң хәерлесе, бер яисә ике көн алдан бирү дә рөхсәт ителә. Акчалата бирүчеләр өчен үзен хәлле дип санамаган кешегә билгеләнгән фитырның бәясе быел иң кимендә 100 сум. Инде кемгә бирергә белмәгәндә, акчалата мәчеткә илтүегез хәерлерәк, монда елдагыча мәчеттәге зәкят комитеты аркылы продуктлар сатып алынып, мохтаҗ гаиләләргә таратылачак. Сәламәтлеге ураза тотарга ирек бирми торган булса, ул кеше фитыр сәдакасын дә бирә, фидиясен дә түли. Фидиянең бер көнлек бәясе иң кимендә бер кешегә 200 сум.

Сорауга Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.