Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Буыннар чылбыры өзелми
2.04.2020

Буыннар чылбыры өзелми

Мин бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбе коридоры буйлап барам. Эңгер-меңгер вакыт. Әле кояш баерга өлгермәгән. Тирә-як тын. Укучылар дәресләрдән соң өйләренә таралышкан, ә укытучылар һәркем үз бүлмәсендә үз эше белән мәшгуль.
Минем күз алдыма мәдрәсә тормышы, мәктәбемнең үткәне, тарихы килеп баса… Нәрсә генә әйтсәң дә, бу дөньяда бернәрсә дә эзсез генә югалмый шул. Авылда һаман да Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубилар рухы яши, иң алгы рәттә бабалары Нигъмәтулла басып торган кебек. Ә белем учагыбыз — мәктәпнең эшендә алар һәрвакыт безнең белән, көч биреп торалар, эшебезне хуплыйлар яисә хаталарыбызны төзәтәләр сыман. Минем генә түгел, үземнең укучыларымның да күз карашларыннан, йөрәк тибешләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан сизәм: җаннарыбыз тоташкан безнең, без — аларның дәвамчысы. Тарих алга бара, күренекле Бубилар безнең белән бергә атлый, барысын да күрәләр һәм сизәләр кебек.
Иж-Бубый мәдрәсәсенең бай тарихын өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләр, китаплар күп басыла, фәнни конференцияләр, юбилей атналары үткәрелә. 2014 елдан бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган төбәкара укулар үткәрелә. Әлеге укуларның максаты — укучыларны даны бөтен дөньяга таралган Бубый мәдрәсәсе, аның мөгаллимнәре, бертуган Бубилар тарихын һәм мирасын өйрәнүгә җәлеп итү, туган телгә, рухи кыйммәтләргә мәхәббәт тәрбияләү. Мин шул еллардан башлап Бубилар тарихы белән кызыксынам һәм өйрәнәм. Ул чакларда педагогика көллияте студенты гына булсам да, язмышым мине бирегә тарт­кан икән. Ә хәзер инде шушы мәктәптә укытучы буларак, барысында да катнашам, үземне гасырлар дәвамында формалашкан белем учагының кечкенә генә бер чаткысы итеп тоям. Ләкин сизәм: безнең бабаларыбыз һәм әбиләребезнең белемгә омтылышы, дөньяга карашлары, рух ныклыклары эзсез генә үтмәгән, алар безнең җаннарга да күчкән. Шуңадыр, мөгаен, үземне Иж-Бубый авылында яхшы хис итәм. Миңа монда җылы, җайлы һәм уңайлы. Ә мәктәбемдә укучыларым үз балаларым кебек якын, укытучылар үз туганнарым кебек кадерле.

Бу иншамда ерак нәселдәшем, Уразай авылында туып-үскән, Бубый мәдрәсәсендә белем алган, милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән дин әһеле Мөфтәхетдин бабай Нәҗметдинов турында язмакчы булдым. Тамырларым әнием ягыннан Уразайга барып тоташа. Әниемнең әнисе Уразай авылында туып-үскән. Аның өчен бу авылның һәр куагы якын, һәр кешесе кадерле, һәр сукмагы таныш. Иж-Бубый турында сүз барганда, шунда белем алган нәселдәшләребез Уразай авылы мулласы Габдрахман Максудов, аның кызы галимә Зәйнәп Максудова, Ханнанов Исрафил бабай, аның хатыны Фәүзениса әби Исрафилова, Уразай мәчете мөәзине Нәҗметдинов Мөфтәхетдин бабай, аның хатыны Турай авылы мулласы кызы Майсорур әбиләр турында озак-озак сөйләргә ярата.

Аларның гыйлемлелегенә таң калуын белдерә. Алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр кулларыннан изге Коръән китабын төшермәгәннәр, үзләренең кылган догалары белән бөтен туган-тумачага, авылдашларга, татар халкына ярдәм итеп торганнар икән. Хәзер инде аларның берсе дә исән түгел, ләкин рухлары яши. Менә Мөфтәхетдин бабай Нәҗметдиновны гына алыйк. Ул Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алганнан соң үзенең туган авылы Уразайга кайтып, мәчеттә мөәзин булып торган. Аны Иж-Бубый мәхәлләсенә хезмәткә чакырсалар да, ул баш тарткан. Күрәсең, бер яктан тамырлары, икенче яктан авылның киләчәге тартып кайтаргандыр. 1925 елдан башлап Мөфтәхетдин бабай Уразай мәчете мөәзине вазифаларын башкарган. Аның бу хезмәткә билгеләнүе турында документы да сакланган.
Мөфтәхетдин бабайның хатыны Майсорур әби — авылның абыстае — дару үләннәрен яхшы белгән. Ул халык медицинасы, догалар ярдәмендә бик күпләргә шифа биргән. Аларның кызлары Миннесорур, Маһируза, Нурлыхода, Нәгыймә апалар да әти-әниләреннән күп нәрсәгә өйрәнеп үскәннәр. Коръән китабын аңлап, дөрес итеп укый белгәннәр. Кешегә кыл­ган яхшылыгың үзеңә яхшылык булып кайта, диләр бит. Мөфтәхетдин бабайның тормышыннан моңа мисал да китерергә була.
Авылда совет власте урнашкан чакларда була бу хәл. Мөфтәхетдин бабай көзге караңгы төндә юлда ыңгырашып яткан кызыл командирга юлыга. Ул аны ат арбасына салып, өенә алып кайта. Үзенең, гаиләсенең язмышын куркыныч астына куйганлыгын бик яхшы аңлый, ләкин кеше гомерен саклап калуны артыграк күрә. Аллаһы Тәгаләнең үзенә җибәрелгән сынавы итеп кабул итә. Кызыл командир аңсыз була. Хатыны Маһисорур әби белән аны өй баскычлары астында яшереп, төрле үләннәр, им-том белән дәвалап, аякка бастыралар. Ул вакытта инде аклар да авылны ташлап китәләр. Кызыл командир яңадан сафка баса һәм совет властен торгызуын дәвам итә.
Репрессияләр чоры башлана. Халкыбыз зыялыларын: дин әһелләрен, хәллерәк гаиләләрне сөргеннәргә сөрәләр. Мөфтәхетдин бабайларның да өйләрен тартып алалар, мал- туарларын, хуҗалык кирәк-яракларын тараталар. Үзләрен урамда калдыралар. Нәкъ шул чакта язмыш аны тагын теге кызыл командир белән очраштыра. Алар бер-берсен таныйлар. Мөфтәхетдин бабайга өе кайтарылып бирелә. Бу афәт аларны шулай читләтеп үтә. Аның үз яхшылыгы үзенә яхшылык булып кайта. Майсорур әби белән Мөфтәхетдин бабай бу дөньядан ахирәткә иртәрәк күчәләр шул. Төпчек кызлары Нәгыймә апа шул сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр була. Кулында тиешле документы булмагач, аны мәктәптән эштән алалар. Ул гомере буе яраткан эшен сагынып яши. Нәгыймә апа да күптән инде бакыйлыкка күчкән. Әниләренең тормышка ашмаган теләген тормышка ашырыптыр, аның дүрт баласы да — Люция, Лизия, Фәрит, Фәзит Ваһаповлар — педагог һөнәрен сайлыйлар.
Татар халкының “Җан тартмаса да, кан тарта” дигән бик дөрес мәкале бар. “Буыннар чылбыры өзелми” дигән сүзләр дә дөрестер. Шулай булмаса, Мөфтәхетдин бабайның өченче буыны булган Бибел абый Ибраһимов бүген улы Инсаф белән Уразай мәчетен салуда турыдан-туры катнашып, шул мәчет имамы вазифаларын башкарыр идеме икән? Әлбәттә, ул авыл халкы белән бергәләп, Наилә Нурмиеваның матди ярдәме белән башкарылган эш. Әле бит мәчетне төзү генә түгел, дини гыйлемгә дә ия булырга, күпме укырга, ятларга, өйрәнергә кирәк моның өчен! Бибел абый Мөфтәхетдин бабайның сеңелесе, әнисе Рабига апаның биш вакыт намаз укып, ислам дине кушканнарны үтәп яшәвен күреп үсә. Шуңа күрәдер дин юлына кереп китү аңа артык кыенлыклар тудырмый. Авылдашлары да үзен хөрмәт итәләр, һәр сүзенә колак салалар. Уразай авылының дини гореф-гадәтләргә кагылышлы үз кагыйдәләре бар дисәк тә дөрес булыр. Авыл халкы беркайчан да авырлыклар килгәндә кешене ялгыз калдырмый, бергә күтәрә.
Иж-Бубый мәдрәсәсенә кагылышлы вакыйгаларны, анда белем алган шәхесләрне ачык­лау әле дәвам итә. Уразай авылының да әле тарихы өйрәнелмәгән диярлек. Шуңа бәйле рәвештә бу авылдан Бубый мәдрәсәсендә белем алучылар, аларның язмышлары турында ачыклыйсы нәрсәләр күп.

Алсу Закирова, Иж-Бубый авылы.