Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Буыннар чылбырын саклаучы нәсел
25.10.2017

Буыннар чылбырын саклаучы нәсел

«Хөрмәтле “Яңарыш” газетасы редакциясе! Мәктәпне тәмамлавыма инде 50 ел вакыт узып киткән. Әмма без һаман да география укытучысы Зәйнәб Шәйгардан кызы Шәймәрданованы  якты хатирәләр белән искә алабыз (аны укучылары Зоя Тарасовна дип беләләр). Ул безне 12нче мәктәптә укытты. Аның ничек дәрес уздырулары хәзер дә күз алдымда.

Без башлангыч сыйныфта укыганда югары сыйныф укучылары 3нче катта укыйлар иде. Тәнәфес вакытында аларның коридор буенча йөгерүләре, парта, урындыкларның килеп төшкән тавышлары ишетелә иде. Шул югары сыйныфларның берсен Зоя Тарасовна җитәкләде. Әмма ул бик шук, тәртипсез укучылар белән дә эшли белә иде. Ул безгә һәрвакыт үрнәк булып торды. Аның эш өстәленә тәртип белән куелган глобуска, указкага, укучыларның дәфтәрләренә һәм китапларга гел сокланып карый идем. Аны укучылар да, әти-әниләр дә нык хөрмәт иттеләр. Мәктәпне тәмамлап чыккач та, мин аның белән тыгыз элемтәдә тордым. 2015 елда оныгы Рөстәмнең Изге Болгар җирләренә алып баруы турында бик сөенеп сөйләде. Олы яшьтә дә аның тавышы матур, зиһене  сокланырлык иде. Зәйнәб Шәйгардан кызы үзенең юбилеена Россия Президенты Владимир Путиннан котлау да алды. Ә 91 яшендә безнең арадан китеп барды. Тирә-як һәм үз-үзе белән гармониядә яшәүчеләр генә шулай озын гомерле була диләр”, — дип язган Ижау шәһәреннән Хафизә Хәлиуллина.Ул хатны редакциягә үзе алып килде. Зәйнәб апаның хезмәт юлы 20нче татар мәктәбендә башлануын, ә аның апасы Мәхтүмәнең ире Хафиз белән татар мәктәбендә күп еллар белем бирүләре турында да сөйләде. Әлбәттә, без бу хатка битараф кала алмадык, әлеге нәсел җебенең очы барып тоташкан Зөбәрҗәт Якуп кызы Черевинская белән очрашырга сүз куештык. Очрашу 1938 елда Зәйтүнә әбисе салдырган йортта булды. Йортның юан бүрәнәләре һәм аның бүгенге көнгә кадәр нык булып саклануын күреп: «Элек агачларны да сайлый, кисә белгәннәр», — дип уйлап куйдым. Зөбәрҗәт Якуп кызының әби-бабайлардан калган фотосурәтләрне саклавын, гаилә шәҗәрәсен төзүен күреп, әңгәмәне тирәннәнрәк, Зөбәрҗәт ханымның Зәйтүнә әбисеннән башларга булдык.

Зәйтүнә
“Зәйтүнә әби Актаныш райо­нының Әнәк авылыннан. Ул күп балалы крестьян гаиләсендә үскән. Аны Мөслим районы Усы авылындагы нык тормышлы кешенең Шәйгар-дан исемле улына димлиләр. Бабайның әтисе бик усал, кырыс кеше була. Минем әбине чибәр булганы өчен генә бу гаиләгә килен итеп төшерәләр. Ләкин бай гаиләдә ул күбрәк хезмәтче ролен үтәгән. Барлык пычрак, авыр эшләр әбигә йөкләнгән. Беренче балалары Мәхтүмә апа тугач, кыз бала алып кайтканы өчен аны каенатасы идәндә йокларга мәҗбүр итә. Ә Шәйгардан бабай әбине бик яраткан. Әтисенең шундый кырыс­лыгына түзә алмыйча, ул гаиләсе белән Ижау шәһәренә чыгып киткән. Алар 1916 елда бирегә килеп төпләнәләр. Бабай заводка эшкә урнаша. Яңа Ажимов урамында завод эшчеләре өчен бараклар була. Аларга шуннан торак бирәләр. Әби эшләмәгән, ул хуҗабикә булган. Монда әнием Зәйнәб туа. 1930 елны бабай тифтан үлеп китә. Завод баракларны күчереп, ул урынга яңа биналар төзи башлый. Ә биредә яшәүчеләргә йортлар салу өчен җир участоклары бирелә. Менә бу йорт 1938 елда урамда беренче йорт буларак салына. Әбигә йорт салырга завод акчалата ярдәм итә. Татарстанда яшәүче туганнары бура алып киләләр, аны өеп куярга да булышалар. Шуңа күрә бу йорттан туганнар беркайчан да өзелмәгән. Ижау шәһәренә сату белән киләләрме, башка йомыш төшәме монда тукталганнар. Әби бик кунакчыл иде. Безне дә: «Сиңа кунак килеп керә икән, иң элек чәеңне әзерлә», — дип өйрәтә иде.Әби мәктәптә бер генә сыйныф та укымаган. Ул саный гына белә иде. Әмма ул — тумыштан оста тәрбияче. Бабай үлгәч, аңа, удмурт авылларына чыгып, көнлек эшләр башкарырга туры килә. Удмуртлар биргән азык-төлекне базарга алып чыгып саткан. Әмма аңа карамас­тан, ике кызы мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаганнар, соңыннан югары белем алганнар. Әниебез Зәйнәб — география укытучысы, ә Мәхтүмә апасы рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлый. Әби безне дә тәрбияләде. Йокыдан торгач,  иң элек өйне җыештырырга куша иде. Аннан соң дәрес әзерләргә утыра идек. Соңыннан гына без үзебез теләгән эш белән шөгыльләндек. Гаиләдә соңгы сүзне һәрвакыт әби әйтте.

Зәйнәб
Минем әни әбинең кечкенә кызы. Ул үскәндә бик шук булган. Күбрәк малайлар белән уйнарга яраткан. Ерак илләргә йөзүче корабль капитаны булырга хыялланса да, Мәхтүмә апасының сукмагыннан китеп, педагогия институтына укырга керә. Казанда читтән торып укый. Кулына диплом алгач, аңа Казахстанга юллама бирәләр. Әнием Кустанай өлкәсенең Федоровка авылына эшкә билгеләнә. Айсылу белән шунда дөньяга килгәнбез. Без күкрәк балалары булганда ук әткәй икенче хатынга чыгып китә. Әнигә, әлбәттә, авыр була. Әбекәй, Мәхтүмә апа һәм Хафиз абый белән киңәшләшеп, безне Ижауга алып кайта. Без бу йортта ике яшьтән бирле яшибез. Шушы кечкенә йортта әби, әни, без ике кыз, Мәхтүмә апа һәм аның ире Хафиз абый, Гөлисә апа (Хафиз абыйның туганы) бергә яшәдек. Мәхтүмә апа белән Хафиз абыйның балалары булмады. Без аларны «зур әнкәй» һәм «зур әткәй» дип йөрттек. Аларны мин “яраткан картларым” дип йөртәм. Алар дүртесе дә тумыштан укытучылар иде. Кечкенә генә йортта 14 ел бергә гомер иттек. Әлеге йорттагы тату мохит минем балаларымны тәрбияләүдә дә ярдәм итте.Без үскәндә әни лесозаводта урнашкан кичке мәктәптә укытты, аннан соң 12нче мәктәп ачылгач, шунда күчте. Әнине кияүгә сорап килүчеләр булды, әмма ул безне ятим итүдән курыкты. Җәйге каникулда да ял итмичә, пионер лагеренда эшләде. Без дә аның белән лагерьда була идек. Шулай без һәрвакыт әни янында булдык.

Зөбәрҗәт
Без Айсылу белән игезәкләр. Ул елларда игезәкләр бик сирәк күренеш иде. Татар базарында яшәүчеләр безгә гел сокланып карый иделәр. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Айсылу монтажный техникумга укырга китте. Ә мин 55нче мәктәптә укуымны дәвам иттем. Шул вакытны әнигә Гагарин урамыннан фатир бирделәр. Без аны вакытлыча тору урыны кебек кенә кабул иттек. Чөнки без әбинең өенә шулай күнеккән идек. Мин мәктәптән соң дәресләремне әзерләп бетергәч кенә өйгә кайтып китә идем. 17нче мәктәп ачылгач, әни шунда укыта башлады. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, минем бик нык юрист буласым килде. Ижау­да андый уку йорты юк иде, әни Казанга чыгарып җибәрмәде. Мин комсомол юлламасы белән заводка эшкә урнаштым. Ләкин юрист булу теләге сүнмәде. Урау еллар үтеп булса да, Ижау университетында юридик факультет ачылгач, шунда укыдым. Әни минем татар егетенә кияүгә чыгуымны бик теләгән иде. Әмма профсоюз юлламасы белән Калининградка баргач, бер рус егете белән таныштым. Ул ике дә уйламыйча чемоданын алды да Ижау­га күченеп килде. «Дөньясы шул инде», — дип, әби Бориска кияүгә чыгарга рөхсәт биргәч, әни ризалашт­ы”, – дип сөйләде ул.Зөбәрҗәт Якуп кызы Ижау шәһәренең адвокатлар конторасында инде 37 ел хезмәт куя. Ул — УР хезмәт ветераны, атказанган адвокат. Ике ул үстергәннәр. Олы улы Рөстәм спорт биюе буенча тренер, ә Русланы әнисенең сукмагыннан китеп, юрист һөнәрен сайлаган. Тик бу һөнәрнең авырлыгын тойгач, эшмәкәрлеккә киткән. Бүгенге көндә Рөстәм белән Руслан әби-бабай нигезендә зур төзелеш башлаганнар. Инде йортны түбә астына керткәннәр.Әңгәмә вакытында Зөбәрҗәт Якуп кызының «Гаилә советында хәл иткәч…» дигән сүзләрне еш куллануына игътибар иттем. Бу юкка гына түгелдер, чөнки әлеге гаиләдә олылар сүзе, аларның киңәшләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бу күркәм гадәтнең бүгенге көнгә кадәр саклануы сок­ланырлык.

Рилия Закирова.