Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бушлай нәрсә кыйммәткәрәк төшә
15.02.2018

Бушлай нәрсә кыйммәткәрәк төшә

Советлар Союзында яшәгәндә халык тормыш-көнкүрештән зарланмады. Белем бирү, медицина хезмәте күрсәтү бушлай иде, профсоюз юлламалары белән санаторий-куррортларда арзан гына хакка ял итеп, сәламәтлекне ныгытып та кайтырга була иде.

Ил базар икътисадына күчкән вакытта түрәләр халык өчен бушлай булган социаль хезмәтләр сакланачак дип вәгъдәләр бирделәр. Ләкин чынбарлык көткәннән күпкә катлаулырак булып чыкты. Илдә тормышның бөтен тармакларында да төп максат акча эшләүгә кайтып калды.
Акча эшләүнең төрле юллары бар. Сәүдәдә ул бик җиңел эшләнә: товарларга законсыз рә­вештә бәяләрне арттыралар да хуҗаларның акча капчыкларын тутыралар. Иң кызганычы шул: сәламәтлек саклау да сәүдәгә тиңләнде.
Бүгенге көндә бушлай хезмәт күрсәтә торган поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә хәлләр күзгә күренеп катлаулана бара. Оптимизация дигән сәбәп уйлап чыгарып, хастаханәләрдә дәваланучылар санын арттыру өчен анда дәвалану вакытын кыскарталар. Түләүле медицина барлыкка килгәнче мин хастаханәләрдә дәвалау срогы турында ишеткәнем дә юк иде. Элек дәвалау срогы авыру тәмам терелеп җиткәнче, иң азы өч атна иде. Ә хәзер 10 көннән артык тотмыйлар авыруларны. Табиблар теләсә нинди сәбәп табып, авыруны тизрәк хастаханәдән чыгару ягын гына карыйлар. Ирексездән шундый сорау туа: нәрсә үзгәрде соң Россиянең сәламәтлек саклау системасында, нигә сүздә сәламәтлеккә игътибар арта, ә чынбарлыкта бөтенләй киресе булып чыга? “АиФ” газетасы (№44 — 2017) моның серен ачып сала: бөтен хикмәт медицина иминиятеннән акча алу тәртибендә икән.
Медицина иминияте (ОМС – обязательное медицинское страхование) оешмасы Россиядә инде күп еллар эшләп килә. Бер караганда, андый оешма төзү гаҗәп нәрсә түгел. Чөнки бөтен алга киткән илләрдә халык сәламәтлеген сак­лау өлкәсен финанслау медицина иминияте оешмалары аша тормышка ашырыла икән. Дөрес, аларда түләүле медицина да (дәвалану өчен акча түләргә мөмкинлеге булган кешеләр өчен) бик алга киткән, ләкин халыкның күпчелек өлеше иминият системасы аша бушлай медицина хезмәтеннән файдалана. Тик алардагы медицина иминияте белән бездәге ОМС арасында аерма да бар икән шул. Алардагы иминият оешмалары дәүләт органнарының һәм җәмәгатьчелекнең каты тикшерүе астында эшлиләр икән (чөнки акча күп булган җирдә аны урларга теләүчеләр дә күп була).
Ә бездәге ОМСның эше турында матбугатта хәбәрләр күренми. ОМС оешмалары үз эшләрен затлы офислар, ягъни халык сәламәтлеген саклауга бюджеттан бирелгән акчаларга гранит белән тышланган кыйммәтле биналар салудан башлап җибәрделәр. Матбугатта бу турыда шау-шу күп булды: төрле өлкәләрдә, төрле шәһәрләрдә халык сәламәтлеген саклауга бирелгән акчаларның ничек җилгә очулары, ләкин хокук сак­лау органнарының моны күрмәмешкә салынулары турында яздылар. Медицина өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм икътисадчылар ОМСка карата үз фикерләрен әйттеләр: кирәкме соң бу оешма Рәсәй халкына? Ул бит бары тик хөкүмәтне (ягъни бюджет акчаларын) сәламәтлек саклау оешмалары белән бәйләүче бер арадашчы гына. Ә нигә бюджет акчаларын турыдан-туры сәламәтлек саклау оешмаларына — хастаханәләргә, сырхауханәләргә бирмәскә? Болай эшләгәндә, бернинди арадашчы кирәк булмас иде һәм күпме дәүләт акчасы янга калыр иде… Дөрес ОМСның тагын бер җитди функциясе бар: ул дәвалау оешмаларына бирелгән акчаларның максатчан кулланышын күзәтү астында тотарга, әрәм-шәрәм итүгә юл куймаска һәм авыруларның дәвалау оешмаларына язган шикаятьләрен карап, кимчелекләрне төзәтү чараларын күрергә тиеш. Ләкин ОМСның бу эшләрдәге уңышлары турында сүзләр ишетелгәне юк.
Аның каравы дәвалау оеш­маларының ОМС белән “тыгыз” элемтәләре турында бик күп ишетергә туры килә. Хикмәт шунда, ОМС дәвалау оешмаларына акчаларны аларның хисапларына карап бирә икән. Монда төп күрсәткеч хастаханәләрдә ничә кеше дәваланып чыккан, поликлиникаларда ничә кеше кабул ителгән һ.б. Хастаханәләрдә кешеләр тулысынча дәваланып чыкканнармы, әллә 10 көн үткәч, ярымавыру хәлдә чыгып киткәннәрме – монысы берәүне дә кызыксындырмый (авыру кешенең үзеннән башка, билгеле). Мондый система буенча эшләгәндә, дәвалау оешмалары авыруны сыйфатлы итеп дәвалау турында түгел, ә “яхшы” отчетлар язып, ОМСтан күбрәк акча алу турында гына уйлыйлар. Әгәр авыруны дәвалау һәм диагноз кую өчен кыйммәтле җиһазлар кирәк булганда дәвалау оешмалары (хәтта үзләрендә кирәкле җиһазлар булган очракларда да) авыруга кирәкле җиһазларыбыз юк яки чират дип, аны түләүле дәвалау (ягъни шәхси) оешмаларына җибәрәләр. Ә түләүле дәвалау оешмаларында бәяләр бөтен кешенең дә теше үтә торган түгел. Дару бәяләре турында сөйләп торуның кирәге дә юк. Әйткәннәрдән нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыга: бушлай дип аталган сәламәтлек саклау хезмәте бездә елдан-ел кыйммәтләнә бара.
Соңгы атналарда Удмуртиянең массакүләм пропаганда чаралары халыкны сәламәтлек саклау мәсьәләсендә көтелә торган гаҗәеп күңелсез хәбәр белән шаккатырдылар. Удмуртиядә үзәк­ләштерелгән клиник лаборатория төзеләчәк (“АиФ в Удмуртии” (№44 -2017). Эш нәрсәдә соң? Билгеле булганча, чирләп поликлиникага килгән авыруга дөрес диагноз кую өчен табиб аны анализлар (канга һ.б.) бирү өчен лабораториягә җибәрә. Үз вакытында һәм сыйфатлы итеп ясалган анализлар авыруга дөрес диагноз кую һәм дөрес итеп дәвалау өчен нигез булып торалар. Бу бик тә, бик тә мөһим нәрсә. Шуңа күрә бүген һәр поликлиниканың үз лабораториясе бар.
“Реформатор”ларның планы буенча озакламый Ижау шәһәрендә Берләштерелгән клиник-диагнос­тик лаборатория ачылырга тиеш. Бу лабораториягә бөтен респуб­лика шәһәрләреннән һәм районнарыннан анализлар җыелырга тиеш һәм тикшерү нәтиҗәләре Интернет челтәре аша шәһәр-районнар поликлиникаларына җибәрелергә тиеш. Сүздә барысы да бик җиңел һәм шома гына барырга тиеш. Ә эштә ничек булыр, әле билгесез. Шуны гына әйтү дә җитә: күп кенә анализларны биргәннән соң 4 сәгатьтән артык тикшермичә тотарга ярамый – нәтиҗә дөрес булмый һәм авыруга дөрес диагноз куеп булмаячак. Ә ерактагы районнардан юллар яхшы булганда да 4 сәгать эчендә килеп җитә алмаячак­лар. Ижауга килеп кергәч тә машина “бөке”ләрдә сәгатьтән артык утырырга мөмкин. Ә кышкы бураннарда юллар бөтенләй ябылса?..
Бу минем — белгеч булмаган гади кешенең фикере. Бу авантюраны уйлап чыгаручылар нәрсә эшләргә җыенганнарын аңлыйлармы икән?
Бүген әле алар бернәрсә турыда гына уйлый торганнардыр: лабораторияләр, белгечләр санын кыскартырга, акчага экономия ясарга… Ә бит матбугат хәбәрләренә күз салсак, түрәләр саны елдан-елга арта гына бара һәм аларның хезмәт хаклары гади шәфкать туташыныкы белән чагыштырганда җир белән күк арасы икән. Бәлки аларны кыскарту хисабына дәүләт акчасын экономияләргәдер?
Кайбер саннарны китереп үтәсе килә. Удмуртиянең сәламәтлек саклау оешмаларында 98 клиник-диагностик лаборатория бар икән. Аларда барлыгы 1284 хезмәткәр эшли. Шуларның 381 хезмәткәре югары белемле, 903 кеше урта махсус белемле, 2016 елда бу кешеләр 57,5 миллион лаборатор һәм бактериологик тикшерүләр ясаганнар. Бу өлкәдә Удмуртия Рәсәйдә алдынгылар рәтендә икән.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.