Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бурдан кала, уттан калмый
23.05.2019

Бурдан кала, уттан калмый

Бәла көтмәгәндә килә. 13 майда Ижауда гомер кичерүче күп балалы Зөһрә Вәлиева гаиләсе яшәгән йортта янгын чыгып, мизгел эчендә бар хуҗалыгы көлгә әйләнә. Гаилә һәм 5 бала (иң олысы балигъ булган, кечеләренә 16, 6 яшь һәм 1 яшьлек игезәкләр) бүгенге көндә йорт-җирсез калганнар. Янгын документларын, йорт җиһазларын да юк иткән. Бурдан кала, уттан калмый шул… 16 яшьлек уллары янгыннан кечкенә туганнарын алып чыкканда, үзе дә зыян күрә.
Беренче көнне үк Вәлиевләр гаиләсенә ярдәм кулы сузучылар, кирәк-яраклар, киемнәр алып килүчеләр күп була. Хәзерге вакытта акчалата ярдәм кирәк. Әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмаган “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары: “Тамчыдан күл җыела. Бәлки барыбыз да бергә тырышсак, бу гаиләгә йорт салу өчен дә кирәкле сумманы туплый алырбыз?” – дип, милләттәшләребезгә мөрәҗәгать иттеләр.
Акчаны 89512072775 телефон номеры аша Зөһрә Мортаза кызының яки 89120157223 телефон номеры аша “Иман” татар яшьләре берлеге активисты Ләйлә Илдус кызының Сбербанк картасына күчерә аласыз. Ләйлә исеменә бәйләнгән картага күчергәндә, янгында зыян күрүчеләргә дип язуыгыз сорала. Шулай ук “Яңарыш” газетасына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Изге Рамазан аенда әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмыйк, дуслар! Бергәләп ярдәм итик.