Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Буран әбиләре” белән
18.10.2017

“Буран әбиләре” белән

14-22 октябрь көннәрендә Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уза.
Анда 180 илдән 20 меңләп яшь кеше катнаша. 14-17 октябрьдә фес­тивальдә катнашучы чит ил делегатлары Удмуртиядә кунак булды. Алар өчен оештырылган беренче чара Халыклар дуслыгы йортында үтте. “Дуслык киче” дип аталган бәйрәмдә делегатлар әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халык уеннары, республикабызда яшәүче төрле халыкларның тарихы, традицияләре, бүгенгесе белән таныштылар. Ә икенче көнне катнашучылар “Буран әбиләре”ндә кунакта булдылар. Алар белән бергәләп дөньякүләм танылган хитларны һәм 2012 елда Баку шәһәрендә узган Евровидениедә яңгыраган “Party for everybody” җырын башкардылар. Шулай ук кунаклар Сарапул һәм Воткинск шәһәренең тарихи урыннары, Ижауның автомобиль заводы белән таныштылар, студентлар белән очраштылар, “Эктоника” удмурт милли дискотекасында күңел ачтылар.
Искәртеп үтик, фестиваль кысаларында региональ программада илебезнең 15 субъекты катнашты. Яшь белгечләрне Калининград, Красноярск, Бөек Новгород, Новосибирск, Оренбург, Владивосток, Махачкала, Севастополь, Казан, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Төмән, Ижау һәм Ярославль шәһәрләре каршы алды.