Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - “Бул үземә генә!”
14.12.2017

“Бул үземә генә!”

Ноябрь аенда “Спартак” халык иҗаты йортында популяр җырчылар Ризат һәм Зинира Рамазановлар концерты булып узды. Атна уртасы булса да, концертта аларның иҗатын яратучы тамашачы шактый иде. Ижау сәхнәсен беренче тапкыр гына яулауга карамастан, тамашачы аягүрә басып алкышлады үзләрен. Икесе дә гади, ачык күңелле, әле “йолдыз чире” белән авырмаган, халыкка “Бул үземә генә” җыры белән танылган яшь, талантлы гаилә белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәм.

— Ризат, Зинира, йөргән сукмакларыгыз кайда һәм кайчанрак кисеште?

Ризат: “Мин Саба районы егете. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кердем. Ләкин бер ел укыганнан соң, кызыксынуым бетте һәм Салават Фәтхетдинов төркеменә күчтем. Зинира белән танышуыбыз да шунда булды. Баштагы елларда төркемдәш буларак кына сөйләшә идек, ә инде соңгы курсның май аенда ешрак аралаша башладык. Бер ай гына аралашып йөргәннән соң Зинирага: “Әйдә, әллә язылышмый гына торып карыйбызмы?” — дип тәкъдим иттем. Чөнки тиздән белгечлек алып, Зинира Башкортстанына кайтып китәргә тиеш иде. Шуннан соң мин аны авылга, әти-әни белән таныштырырга алып кайттым. Ләкин ул вакытта да әле күңелдә мәхәббәт хисләре бөреләнмәгән, җитди уйлар, планнар да юк иде. Әти-әни аны бер күрүдә үк ошатты. Ә авылга кайтып килгәннән соң үземнең күңелдә дә нәрсәдер үзгәрде. “Зинира Башкортстанга кайтып китсә, үкенечкә калмасмы”, — дип тә уйлый башладым. Безгә диплом тапшырганда, аның әти-әнисе дә килде. Алар барысы белән бергә кайтып китәргә җыенганда, саубуллашканда тамакка төен тыгылды да, Зинирага: “Мин сине кайтып алырмын, мөгаен”, — дидем. Бабай исә: “Яшәргә уйлыйсыз икән, бары тик никах укытып кына”, — дип, икеле-микеле уйларга урын калдырмады. Шуннан соң беркөнне әнигә кайттым да: “Әни, нишлим икән соң?” — дидем. Ул: “Никах укытыйк”, — дигәч, Зинирага шалтыратып: “Кулыңны сорарга барабыз”, — дидем. “35 яшь­ләрдә генә өйләнермен”, — дип йөр­гән җиремнән планнарым менә шулай 180 градуска борылды да куйды. Егет-кыз булып аралашуыбыз да нибары ике ай гына булды бит. Ярату, мәхәббәт хисләре дә кабынырга өлгерми калды. Никах көнендә дә әле миңа: “Минем кешеме икән соң бу?” — дигән уйлар тынгылык бирмәде. Ул 2012 ел, мәрхүм Илфак абый Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдиновалар белән бергә гастрольләрдә йөргән чагым иде. Шуңа күрә никахның икенче көнендә үк алар белән бер айга гастрольләргә чыгып киттем”.
Зинира: “Гадәттә, кешеләр дим­ләп гаилә коргач, шулай була торгандыр инде ул. Ә монда бернинди димләү дә булмады, югыйсә. Бөтен нәрсә томан эчендәге кебек булгач, миндә дә Ризаттагы шикелле үк: “Ялгышмыйм микән?” — дигән уйлар булды”.
Ризат: “Кредитка алынган 17 квад­рат метрлы бүлмәгә ремонт ясаган вакытта, мин Зинираның нәкъ менә минем кеше икәнлеген аңладым. Ул чагында бернәрсәбез дә юк иде әле. Әни бераз савыт-саба биреп җибәрде. Идәнгә линолеум җәйдек тә, мин гастрольгә чыгып киттем. Кайтуыма Зинира бүлмәне ялт итеп җыештырып чыгарган, калдык-постыклардан үзенчә шкаф ясап, әни җибәргән теге савыт-сабаларны шунда урнаштырып куйган, өйгә ямь керткән. Шул вакытта мин: “Юктан да бар иткән бит, бу чыннан да минем кеше инде”, — дидем.”

— Иҗат дөньясына ничек кереп киттегез?

Ризат: “Илфак абый һәм Илсөя апалардан аерылып, “Кредит” юмор төркеме төзедем, туйлар да алып баргаладым, әмма алардан әллә ни акча кермәде. Шулар белән беррәттән, таксида да, шофер булып та эшли идем. Зинира да бала белән өйдә утырганда, маникюр ясый башлады. Тик болар очны-очка ялгап яшәргә генә җитә иде. Бүлмә, машина кредитын да түләргә кирәк. Болай булмый, берәр заводка эшкә урнашырга кирәк, дип йөргән беркөнне Зинираның таныш композиторы Уфада юбилей концертында җыр башкаруыбызны үтенде. Без икебез бергә башкарыр өчен җыр сорап, Айдар Тимербаевка мөрәҗәгать иттек. Ул: “Бик матур бер җырым бар”, — дип, безгә “Бул үземә генә”не тәкъдим итте. Аңа тиз арада аранжировка эшләттек, җырны яздырдык. Теге юбилейдан кайткач, үзебезгә дә ошап китте, җыр әрәм булмасын дип, буш араларда куяр өчен “Болгар радиосы”на бирдек. Җыр халыкта бик зур кызыксыну уятты. Без моны бөтенләй көтмәгән идек. Акрынлап туйларга чакыра башладылар. Шуннан соң тиз арада Башкортстанга кайтып, урман, су буйларында, әллә ниләр өмет итми генә клип та төшердек. Казанга китеп, бер ай буена бер эшмәкәрнең йортын төзүдә катнаштым да, бурычларны түләрлек акча эшләдем. Шуннан соң акрынлап “солянка”ларга, банкет, туйларга чакыра башладылар.
Зинира: “Айдар абый үзе дә безнең белән кызыксына башлады. Бер-бер артлы җырлар иҗат итеп, гел-гел эшләтеп торды. Илфак абый белән Илсөя апа да Ризатны сәхнәгә алып чыгучылар. “Чык, синнән була”, — дип, артыннан төртеп торучы, канат куючылар. Шактый җырлар туплангач, узган ел курка-курка гына концертлар белән чыгып карадык. 25-30 кеше җыелса да, сөенә-сөенә авылларда куйдык. Ризат еш кына Илфак абыйның: “30 кешегә концерт куймасаң, икенче барганда аның берсе дә булмаячак”, — дигән сүзен кабатлый. Шуңа күрә без дә барган һәр җирдә концерт куеп кайта торган идек.”
Ризат: “Без аерым-аерым да җырлар башкарабыз, тик бергә булганда сәхнәдә дә уңайлырак. Гаилә белән иҗат итү, гомумән, рәхәт. Икебез дә күпме акча эшләгәнне һәм аның кая киткәнен беләбез. Зинира мине чәшке тун сорап тинтерәтми. Акчаны бергә эшлибез, бурычлардан калганнан соң гына үзебезнең күңелебезне күрә алабыз. Җырларның сыйфаты мәсьәләсендә Айдар абый Тимербаевка тулысынча ышанабыз, костюмнарны Зинира кайгырта. Ә оештыру яклары тулысы белән миндә. Программаны исә бергә төзибез. “Кредит” төркемендә бер­гә эшләгән Илдар да безгә ярдәм итә”.

— Сез авылда эш белән чыныгып үскән балалар. Хәзер әти-әниләрегезгә булышырга вакыт каламы?

Ризат: “Әйе, без сыерын да савабыз, төзелештә дә эшлибез. Булышабыз, әлбәттә. Кызыбыз Айгизәне дә без гастрольдә вакытта әти-әниләр тәрбиялиләр. Баштагы елларда спонсорыгыз кем дигәндә, әти-әни һәм абзардагы ике үгез дип әйтә идем. Бозау алып кайтып бирәбез дә, шуны үстереп саткан акчага клип төшерә идек.”
Сезнең гаиләгә иҗат уңышлары телибез һәм икенче елга Ижау сәхнәсендә көтеп калабыз!

Рәфилә Рәсүлева.