Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Булыр микән Фоат кебек гармунчылар?
13.11.2019

Булыр микән Фоат кебек гармунчылар?

Киләчәктә җиз телләрнең көен
Белмим, тагын кемнәр алкышлар?
Булыр микән Фоат кебек гармунчылар —
Бар тормышын сиңа багышлар?..

Агымдагы елның апрель аенда редакциягә Фоат ага Кәримовның улы Валера һәм килене Рамилә килеп, әтиләрен искә алу кичәсе үткәрергә теләкләрен белдерделәр. “Әтинең юлын дәвам итәсебез килә”, — диделәр алар икесе бер авыздан. Мин әлеге тәкъдимне бик шатланып кабул иттем һәм без кичәне 25 октябрьдә үткәрергә булдык. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы, шәһәребездә бердәнбер гармун музее оештыручы Фоат ага белән танышу миңа кайчандыр иҗат дөньясына ныграк кереп китәргә ярдәм итте. Удмуртиядә сәнгать өлкәсендә хезмәт куючылар белән дә мин күбрәк аның аша таныштым. Музеенда беренче тапкыр булганда, андагы иҗади байлыкка шаккаттым. Музейда — татар композиторлары, җырчылар, шагыйрьләр турында бик күп мәгълүматлар урын алган, ноталар, гармуннар, музыка инструментлары. Ул гармун-баян тарихларын тәфсилләп сөйләп бирә, уйнап күрсәтә иде.
Әгерҗе районының Чәчкә авылында дөньяга килгән Фоат 14 яшендә әтисе алып биргән гармунда уйный башлый. Кичке уеннарның “тоткасы” булган яшүсмер егет 1952 елда ФЗОга китә. Балык тоту промыселында диңгезче булып, Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә төзелештә эшләгәндә дә, армиядә дә аны гармуны озата бара. Армиядән соң Хабаровск якларында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Кичләрен яшьләр патефон әйләндереп “танцевать” итәләр, гармунчылар бик ялындырып кына уйныйлар, я ташлап китәләр, андый чакларда гармунны кулына Фоат ала. Берсендә шулай ялгыз гына утырганда, аның янына ике кыз килеп утыра. Берсе: “Биергә өйрәтәбез”, — дип, кулыннан ала. Әлеге кыз булачак тормыш иптәше Валентина була. Алар Ижау шәһәренә кайтып төпләнәләр. Ике ул үстерәләр. Фоат ага “Ижсталь” заводында хезмәт куя. Балаларының, оныкларының уңышларына куанып яшиләр. “Мине сәхнәгә Нурулла Хуҗагалиев алып чыкты. Зур рәхмәтем аңа. “Гүзәл” ансамбле белән Мәскәүдә, Кировта, Түбән Новгородта, Свердловскида, Казанда концертлар куярга туры килде. Сәләтем ачылгач, Зинфирә Мусина белән бергәләп “Бәхет” ансамбле оештырдык. Үткәрелгән барлык милли чараларда да гармунымны алам”, — дип сөйли иде ул.

Фоат ага музеенда булмаган кеше бик сирәктер. Аның турында язылган мәкаләләр бихисап. Ул үзе дә җырлар, шигырьләр иҗат итә иде. “Яшәүләрем — моң минем”, “Моңнан үрелгән гомер” исемле китаплары нәшер ителде. Китапларда Фоат аганың бик күп фотосурәтләре урын алган. Нинди генә чара узса да, ул аны фотосурәт аша тарихка кертеп калдырырга тырыша иде.
Искә алу кичәсе Фоат ага турында төшерелгән сюжеттан башланып китте. Экранга күз салгач, Фоат ага безнең арада күк тоелды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Тимерьюлчылар мәдәният йорты директоры Владимир Хван, “Гүзәл” ансамбле җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев сәхнәгә күтәрелеп, Фоат Кәримовны искә алдылар, гаиләсенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Ә мин Фоат аганың гаиләсенә карап сок­ландым. Аның моңы улына күчкән. Валера “Авокадо” ансамблендә төрле инструментларда уйный, җырлый. Кичәдә үзенең чыгышы белән тамашачыларны сөендерде ул. Сарапул шәһәренең “Барс” сәүдә үзәге музее җитәкчесе Зөлфәт Арсланов Фоат ага турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Аның музеенда Фоат агага багышланган стенд һәм аның бик күп иҗади байлыгы барлыгын әйтте. Валера музейга Фоат аганың ике гармунын тапшырды. Зөлфәт әфәнде үзе дә гармунда уйный. Ул көнне дә матур җыры белән халыкны сокландырды.
Кичә “Бәхет”, “Гүзәл”, “Афәрин”, “Авокадо” ансамбльләре, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакиров, җырчылар Әлфия Рәҗәпова, Лиза Корбанова, Зәкия Исламова, Әһлия Динмөхәммәтова, Светлана Тимершина, Радик Сәфәров, Айдар Абашев, Зинфирә Мусина, баянчы Азат Шәрипов чыгышлары белән үрелеп барды. “Бәхет” ансамбле гармунчылары иҗади чыгышлары белән Фоат аганың эше дәвам иткәнлеген күрсәттеләр. Әлеге матур кичәне оеш­тырганнары өчен Рамилә һәм Валера Кәримовларга, Тимерьюлчылар мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Әйе, әдәбият-сәнгать кешеләре — барысы да фанатлар, дөнья малына исләре китмичә, рухи азык эзләп йөрүчеләр. Фоат ага да нәкъ шундый иде. Зур сәхнәләр тотып, “йолдыз”га әверелмәсә дә, Фоат ага безгә үзенең гадилеге, эчкерсезлеге, җырга-моңга гашыйк булуы белән кадерле булып кала. Еллар үткәч тә, аның моң музее киләчәк буынга мирас булсын иде.

Рәфилә Рәсүлева.