Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Булыр микән аңа тиңнәр?
25.10.2017

Булыр микән аңа тиңнәр?

Киләчәктә Җиз телләрнең көен
Белмим, тагын кемнәр алкышлар?
Булыр микән Фоат кебек гармунчылар —
Бар тормышын сиңа багышлар?..

Удмуртиянең атказанган мә­дәният хезмәткәре Фоат Кәримовның 80 яшьлек юбилей кичәсе нәкъ әлеге шигырь юллары белән башланып китте. Киң катлам тамашачы Фоат аганы оста гармунчы, гармуннар, музыка инструментлары туплаучы буларак бәяли. Ул һәрчак олы бер табыш сыман — шаян холыклы, күп җирне күргән, акыл утырткан, бай тәҗрибәле юлдаш, әйләнә-тирәдәгеләренә һәрчак булышырга әзер торучы шәхес. Нинди генә көй башкарылса да, Фоат ага аны үзенә генә хас сыйфатта кичерә. Моң белән яши: җырдагы кошлар кебек биеклеккә оча, җиргә иңә, мәхәббәт дәрьясына күмелә.
Ул көнне әлеге кичәбез, чын мәгънәсендә гармун, баян, музыка инструментлары бәйрәменә әйләнде. Шәһәребезнең сәхнә осталары бер сәхнәгә җыелып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Тимерьюлчылар мәдәният йорты директоры Владимир Хван әлеге кичәдән соң: “Безгә мондый бәйрәмнәрне ешрак ясарга кирәк, бу беренчедән Ижау шәһәрендә яшәүче татарларның дәрәҗәсен күрсәтсә, икенчедән телне, моңны сакларга ныклы нигез”, — диде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, юбилярны котлаганнан соң, Владимир Хванга аның һәрвакыт татар халкына ярдәм итәргә әзер булуы өчен рәхмәтен җиткерде. Ә мин Фоат аганың гаиләсенә карап сокландым. Аның моңы улына, оныкларына күчкән. Оныгы Эльвираның көчле, моңлы тавыш белән җыр башкаруы шуны дәлилли. Фоат ага кичәдән соң үзе бик дулкынланып: “ Әлеге кичә мондый дәрәҗәдә үтәр дип уйламаган идем. Кичәдә катнашучыларга, яңа гына кулыма килеп кергән китабымны нәшер итәргә булышкан “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәк буынга минем музеем, моңнарым — үрнәк булып калсын, аларга милләтебезне сак­ларга ярдәм итсен”, — диде.
Кичәдә катнашкан “Бәхет”, “Гүзәл”, “Шатлык” , “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбльләренә, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Ирек Мөхәммәтҗанов, Илгизәр Шакиров, Шәфига Таҗетдинова, Фәния Гаделшинага, Тимер юл челтәрендә үткәрелгән күп кенә фестивальләр лауреаты, җырчы Җәүдәт Фәттаховка, гармунчы Ринат Миннекаевка, Тимерьюлчылар мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Әйе, әдәбият — сәнгать кешеләре — барсы да фанатлар, дөнья малына исләре китмичә, рухи азык эзләп йөрүчеләр. Фоат ага да — нәкъ шундый. Ул — сәхнәдә көйләрдән алынган үзенә генә хас күңел өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, йөрәкләргә гармуннар гына ирештерә алырлык оптимизм рухын тоя-таба алган, уйнавында шуларны гәүдәләндерә белгән гармунчы. Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да моңнарны уйнап бетерә алмаслардыр. Яшәсен гармун, Фоат ага кебек шәхесләр! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп гармун-баяннарны сайратсыннар гына!

Рәфилә Рәсүлева.

Владимир Хванның теләге чынга ашты

“Гармунчы, шәһәребездә бердәнбер гармун музее оештыручы Фоат Кәримовның 80 еллык юбилей кичәсе алдыннан Тимерьюлчылар мәдәният йорты директоры Владимир Хван белән сөйләшәбез. “Рәфилә, без Фоат Галиәхмәт улы Кәримовның юбилей кичәсен ул үзенең Удмуртиядә нинди кадерле кеше икәнлеген аңларлык итеп үткәрергә тиеш. Мәдәният йортыбыз тимер юл тармагына карагач, безгә килүчеләр күп. Кайдан гына, кем генә килсә дә, мин иң беренче аның музеена җибәрәм. Чөнки безнең төбәктә андый шәхесләр юк”, — диде ул.”

Бу юллар “Яңарыш”ның узган санында Рәфилә Рәсүлеваның “Гомер үтте гармун белән янәшә” дигән язмасыннан. Владимир Хванның теләге тормышка ашты. Сценариен да язучы, программасын төзүче дә, оста алып баручы да Рәфилә үзе, зәвык белән киенүе дә — тәрбияви чара. Концертның уңышы алып баручыдан тора. Был­тыр Воткинск шәһәрендә узган Республикакүләм Сабан туенда аны күрү зур горурлык булса, быел “Чекерил” спорт комплексында узган шәһәр Сабан туенда мөхтәрәм Казан кунаклары, атак­лы Айдар Фәйзрахманов ансамбле белән бер сәхнәдә алып баручы булу — зур мәртәбә. Ике ел рәттән үз инициативасы белән мөнәҗәт әйтү кичәсе оештыручы, “Яңарыш” ның әйдәп баручы хезмәткәре, газета битләрендә милли-мәдәни тормышны яктыртучы да — Рәфилә. Аның җитешмәгән җире юк.
Фоат Кәримовның юбилей кичәсендә катнашкан “Бәхет” ансамбленең җитәкчесе дә ул үзе. Мин-минлек юк, изгелегеңне кеше белмәсә, балык белер принцибы анда. Инде кичәнең эчтәлегенә килсәк, чын безнеңчә матур милли көй дигәндәй, җырлары — тематик, башкаручылары — сәхнә осталары. “Бер булсын, берәгәйле булсын”, — дип, берәр генә җыр башкарулары бик отышлы булды. Ә “Бәхет” үзешчәннәрен мин кыр казларына тиңләдем, моңлы итеп җырларын өләштеләр, котлауларын җиткерделәр.
Мәдәният йорты директоры Владимир Хван белән исемләнгән язмамны дәвам итеп, шуны әйтәсем килә. Аның бер урында күп еллар эшләве аңлашыла. Сәхнәгә чыгу белән аның киеменнән, үз-үзен табигый тотышыннан һәм сүз сөрешеннән юбилярны хөрмәтләве аңлашылды. Иң кыйммәтле бу сыйфатын депутатларга, җитәкче- түрәләргә үрнәк итеп куясым килә. Безнең милләт кешесе булмаса да, кичәнең ахырына кадәр тыңлап, карап утырды. Йомгаклау сүзендә Фоат Рәфиләгә рәхмәтен җиткерде һәм: “Сине бездән Казанга алып китә күрмәсеннәр”, — дигәч, күңелгә шик тә керде, Аллаһы Тәгалә үзе сакласын! Фойега чыккач та, кичә турында гел уңай фикерләр генә яңгырады.

Дания Борһанова.