Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Булачак табиблар — «Курай» ансамблендә
2.01.2018

Булачак табиблар — «Курай» ансамблендә

Без Татарстанда – матур һәм бай җирдә яшибез. Улыбыз Галимҗан Ижау шәһәрендә урнашкан медицина академиясенә укырга керде. Биредә Татарстаннан килеп, белем алучы егет-кызлар бик күп.
Кайда яшәвеңә карамастан, үз кыйблаңны югалтмаска, тарихи йолаларны, ата-бабадан калган гореф–гадәтләреңне хөрмәтләп, дин–иманыңны сак­ларга кирәк, дигән әхлак тәрбия төшенчәсе бар. Моны без дә оныт­маска, үзебездән соң килгән буыннарга да тапшырырга тиешбез. Балаларыбызга да милли тәрбия бирергә тырышабыз. Аллаһка шөкер, ул-кызларыбыз безнең өйрәткәннәргә колак салалар. Туган яктан читтә яшәсәләр дә, халкыбызның көй –моңнары һәрчак тартып тора аларны. Алар зур бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар. Ижау дәүләт медицина академиясендә татар–башкорт студентларын берләштергән «Курай» ансамбле оештыралар. Анда алар 14 кеше шөгыльләнәләр. Талантның бер өлеше — тумыштан, тугыз өлеше – тырышлыктан, дип әйтелә халык мәкалендә. Бу сүзләр безнең егет–кызларыбыз турында әйтелгәндер, мөгаен. Алар үзләрен һәрьяктан да күрсәтәләр. Ансамбльне оештыручы безнең улыбыз Галимҗан Мирзаянов булганга сөенеп, үз халкыбызга һәм кыйблабызга булган мәхәббәтне бирә алганыбызга горурланабыз. Шул ук вакытта башка әти-әниләр өчен дә горурлык кичерәбез. Академиядә узган бәйрәмнәр вакытында калфаклы кызларыбыз – Дәлия, Лилия, Алсинә һәм Алия — осталарыбыз чиккән милли күлмәк–алъяпкычларыбыз­дан, егетләребез — Галимҗан, Ильяс, Радмир, Булат, Дима, Илдар һәм Айнур — түбәтәй–кәләпүшләрдән, камзуллардан чыгышлар ясыйлар. Аларның һәр чыгышын тамашачылар көтеп ала һәм җылы алкышларга күмә. Балаларыбызның мондый уңышларга ирешүләренә без бик шатланабыз.
6нчы курс студенты Булат Шәйхетдинов, яшь студентларның тырышуларын күреп, аларга бик теләп ярдәм итә. Аңа барлык әти-әниләр исеменнән рәхмәтле булуыбызны җиткерәсем килә. Булат медицина академиясендә иң яхшы укучыларның берсе булып тора. Ул һәртөрле конкурсларда катнаша һәм призлы урыннарны яулый. Шуңа күрә медицина академиясендә бүгеннән үк аны яхшы табиб булыр дип уйлыйлар. Әтисе Илдар әфәнде һәм әнисе Сания ханымның улларына матур тәрбия бирүнең нәтиҗәсе бу. Сания ханым – чигүче. Күп хезмәт куеп чигелгән түбәтәйләрне курайчыларга бүләк итте ул. Алар әлеге түбәтәйләрдән “Гиппократ киче” дип аталган бәйрәмдә чыгыш ясадылар. Ансамбльгә милли киемнәр биреп торган Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортына, «Афәрин» бию ансамбленә бик зур рәхмәт.
Быел республикакүләм “Татар кызы — 2017” конкурсында җиңү яулаган Чаллы кызы Назлыгөл Насыйрова — зур горурлыгыбыз. Уфа шәһәрендә узган «Татар кызы-2017» халык­ара конкурсында “Татар телен иң яхшы белүче”, “Иң нәфис кыз” номинацияләрендә җиңеп кайтуы икеләтә сөенеч булды. Ул — күп яшь кызларга үрнәк.
Туган телне, иманны, милли мирасны саклаучы яшьләребезгә яңа уңышлы еллар теләп калам.

Алифьян Мирзаянов, Алабуга шәһәре.

Дөресен генә әйткәндә:

Радмир Ганиев: “Үзем Башкортстан республикасыннан. Сагынуымны басар өчен, ансамбльгә килдем. Баянчы, биюче буларак, үз сәләтемне күрсәтәм”.

Булат Муллаәхмәтов: “Үзем Түбән Камадан. Галимҗан дустым “Туган телләр” фестиваленә чакыргач, “Курай” ансамбленә кушылдым. Анда биюче буларак чыгыш ясыйм.

Дәлия Хәсәнова: “Биюләр, чыгыш ясаулар — минем тормышымда иң күңелле мизгелләрнең берсе. Ансамбльгә, бергә шөгыльләнгән дусларыма нык рәхмәтлемен”.