Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Борынгы йолалар кире кайта
29.08.2018

Борынгы йолалар кире кайта

ӘлхәмдүЛилләһи раббил-галәмин, җир йөзенең мөселманнар яшәгән һәрбер өлешендә гөрләп Корбан бәйрәме билгеләнеп үтте. Безнең төбәктә урнашкан татар авылларында да бу изге бәйрәмебез елдан-ел күңеллерәк уздырыла башлады. Корбан чалучылар саны да артып бара, Аллаһыга шөкер. Әле 20 еллар элек кенә дә Кистем авылында бәйрәм көннәрендә корбан чалучылар бөтенләй юк иде.

Без, сабый балалар, корбанның нәрсә икәнлеген әби-бабайларыбыздан ишетеп кенә белә идек. Авылыбызда мәчет эшләп, гает намазлары үткәрелеп килсә дә, корбан чалу гадәте онытылып бетә язган иде инде. Бәйрәм көннәрендә чәчәкле күлмәкләрен киеп, ак шәлләрен урап, матур әбиләр төркем-төркем җыелышып дус-ишләренә һәм туганнарына кунакка йөриләр, изгелек һәм диндарлык чагылдырган кыяфәтләре белән авыл урамнарын берничә көнгә нурландырып җибәрәләр иде. Гарәфә көнендә бәрәңге пәрәмәчләре пешереп (безнең якта аны “ипи шаньди» дип әйтәләр иде), гарипләргә һәм ятим карчыкларга сәдака итеп өләшәләр, гает көннәрендә исә туган-тумачаларга кунакка баралар иде. Без, нарасыйлар, аларны каршы алдык, озаттык. Араларында сөйләшкән кайбер сүзләре, кылган догалары колакка кереп, ниндидер серле һәм мавыктыргыч мизгел булып күңелләргә сеңеп калган. Алардан ишеткән сүзләрнең иң нык хәтергә сеңеп калганы – 1930нчы елларга кадәр авылыбызда үткәрелеп килгән корбан боткасы пешерү гадәте турында истәлекләре. Ул заманнарда авыл байлары корбанга үгезләр чалып, өч көн дәвамында зур казаннарда итле ботка пешереп, авыл халкы өчен бәйрәм ясый торган булганнар. Һәр бай үзенең мәхәлләсендә (Кистемдә дүрт мәхәллә булган) яшәгән кешеләрне ашата торган булган: беренче көнне – сабыйларны, икенче көнне – бабайларны һәм карчыкларны, өченче көнне урта яшьтәге күршеләрне. Сабый балалар үзләре белән алып килгән кашык-тәлинкәләрен тотып, казан тирәсендә тәмле ботка өчен чират торган. Аеруча җитезләре үз мәхәлләсендә тиз генә сыйланганнан соң, башка мәхәлләгә дә боткадан авыз итәргә өлгергән. Аннары кайсы байның боткасы тәмлерәк, ите майлырак иде, дип бәхәс куерткан булып, мактана торган булганнар. Берәр байның үгезе арыграк булса, шуграк малайларның берәрсе: “Быел үгезегез арык булган, киләсе елга майлы дуңгыз суегыз,” – дип шаярта торган булган… Балачактагы шул истәлекләрен сөйләгәндә әбиләр уфтанып: “Ник микән хәзер корбан чалучы юк? Бай кешеләр җитәрлек бит!” – дия торганнар иде. Һәм үзләре дә, берзаман тормыш җиңеләеп киткәч, башкаларга үрнәк булып, корбан чалырга хыялландылар. Чөнки алар дин ирек­леге заманасында үсеп, дини тәрбия алган кешеләр, Ислам дине, Коръән һәм хәдис сүзләре аларның каннарына тумыштан сеңгән иде. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте аңа булса иде) әйтеп калдырган сүзләрен алар яхшы хәтерләгәннәрдер: “Корбан бәйрәме көнендә хайванны корбан итүдән дә Аллаһ ныграк сөйгән гамәл юктыр. Чалган корбан Кыямәт көнендә үзенең мөгезләре, йоны һәм тояклары белән килеп басыр (һәм чалган хуҗасының башка гамәлләрен авырайтып, алар белән бергә мизанда үлчәнер)”. Тик әби-бабайларыбыз хыялларын тормышка ашыра алмыйча, күбесе матди яктан иң авыр елларда вафат булдылар. Әмма алар үти алмаган теләкне, Аллаһыга шөкер, бүген әбиләре тәрбияләп үстергән оныклары тормышка ашыра: ел саен авылыбызда корбан чалучылар саны арта бара.
Кистем мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән берничә ел элек Корбан боткасын пешереп, авылдашларны сыйлау йоласын да кабат тормышка кайтардык. Корбан суйган гаиләләр ит, башка кешеләр ярма, чәй ризыклары китереп, уртак тырышлык белән мәчетебездә мәҗлес үткәрәбез. Башта ботканы хәрбиләр кыр кухнясында пешереп китерсәләр (полевая кухня), инде икенче ел Светлана Казбековна җитәкчелегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре мәчет ишегалдында казаннарда пешерәләр. Быел да 3 казанда пешкән арпа боткасын авыз итәргә мәчетебезгә 100дән артык кеше килде. Шуларның яртысы балалар булуы күңелләрне тагын да ныграк сөендерә, бәйрәмебезгә ямь өсти, мәчетебезне җанландырып җибәрә. Казаннарда ботка пешкәнче балалар өчен иҗади ярыш та үткәрелде: ишегалдындагы асфальт­ка иң матур мәчет рәсеме ясауда көч сынаш­тылар. Җиңүчеләрне билгеләве кыен булды – һәр бала да рәссам булып чыкты, һәрберсе җиңүче булды. Ботка ашаганнан соң корбан чалуның изге гамәл икәнлеген аңлатып вәгазь сөйләдек, мәҗлесне үткәрүчеләргә, ярдәм итүчеләрге хәерле гомерләр теләп, Коръән укып дога кылдык. Калган ботканы мәчеткә килә алмаган күрше-күләннәребезгә, авыручы һәм гарипләргә күчтәнәч итеп тараттык.
Аллаһыга шөкер, Корбан гаетенә багышланган ботка ашау мәҗлесен безнең мәхәлләгә кергән Үрьякала (Гордино) авылында да быел беренче мәртәбә үткәрдек (башка елларда корбан боткасы гает көнендә түгел, май аенда авыл бәйрәме буларак үткәрелә иде). Бу авылда да инде күптәннән гаеткә корбан чалучы юк иде. Быел Аллаһыга шөкер, бәйрәм көнне ике сарык, икенче көнне 3 сарык чалынды. 1920-50нче елларда авылда имам булып торган Абуталип мулланың нәсел дәвамчылары Минзада Ибраһим кызы Касимова (Каракүлдә яши) һәм Светлана Казбек кызы Касимова (Кистемдә яши) бәйрәмнең икенче көнендә бабайларының яшәгән йорт нигезендә корбан чалдырып, авыл халкы һәм кунаклар өчен зур мәҗлес оештырдылар: изге саналган чишмә буендагы аланлыкта, коеп яуган яңгырдан да курыкмыйча, казаннарда ботка пешерделәр. Бу эшне башкарырга аларга “Кистем” муниципаль берәмлеге рәисе Айнур Касимов, Илсур Касимов, Ринат Касимов, Рәсимә Нәкыйп кызы, җыелган туганнары, авыл кешеләре ярдәм итте. Яңгырдан куркып, ботка ашарга килүче булмас дип кайгырсак та (авылда күп кеше сыйдырырлык бер бина да калмаган инде), Аллаһының рәхмәте чиксез икәнлегенә тагын бер кат инандык: ботка пешеп җиткәч, Коръән укырга һәм дога кылырга вакыт җитү белән яңгыр да туктады, халык җыелып җитүгә күк йөзе дә аязды. Тәмле итеп ботка ашарга да, рәхәтләнеп вәгазь тыңларга да Раббыбыз мөмкинчелек бирде, мең шөкерләребез Аңа.
Шулай итеп, мөселман булуыбызга куана-куана мәхәлләбезнең ике татар авылында да бәйрәмебезне матур иттереп динебез кушканча Аллаһ ризалыгы өчен үткәрдек, борынгы йолабызны тормышка кайтардык, корбан итләре һәм ботка белән сыйландык, туган-тумачалар белән күрештек, гарип-горабаларны шатландырдык. Раббыбыз һәрберебезгә дә иман байлыгы биреп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсә иде, балаларыбызга тәүфыйкъ-һидаять бирсә иде. Чалган корбаннарны кабуллардан кылып, хуҗаларына, мәҗлесләрне оештыручыларга әҗер-савапларын Кыямәт көннәрендә насыйп итсә иде! Амин!

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнарының имам-мөхтәсибе.