Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Бокс – көчлеләр өчен
21.03.2020

Бокс – көчлеләр өчен

Боксны без ир-атлар спорты дип санарга күнеккәнбез. Чыннан да, гүзәл затларның бер-берсен кыйнавын күз алдына китерүе авыр. Беренче тапкыр хатын-кызлар боксы 1904 елда Олимпиада уеннарында барлыкка килгән. Әмма XX гасыр дәвамында бу спорт төре күп кенә илләрдә тыелган. Хатын-кызлар боксын торгызу Швециянең һәвәскәр боксчылар ассоциациясе белән бәйле. Ул 1988 елда хатын-кызлар өчен бокс ярышларын уздыра. Ә 2009 елда Халыкара олимпиада комитеты бу спорт төрен 2012 елда узачак Олимпиада уеннарына кертү турында карар кабул итә.

Бүгенге көндә дә гүзәл затларыбыз кулларына махсус перчаткалар киеп, рингта бер-берсенә каршы чыгарга курыкмый. Ижау кызы Ләйсән Фәхриева да 3 ел бокс белән шөгыльләнә. “Мин кечкенәдән актив тормыш рәвеше алып барам, спортны нык яратам. Төрле секцияләргә йөреп, физик яктан да, рухи яктан ныгып үстем”, — дип сөйләде ул. Сигезенче сыйныфта укыганда, каратэ секциясенә языла. Тик бу спорт төре белән шөгыльләнүне тиз ташлый. 2007 елда фитнеска килә. 10 ел әлеге юнәлештә үсә, ныгый, уңышлары күп була. 2017 елда бокс белән шөгыльләнә башлый. “Физик яктан нык булсам да, беренче тапкыр барганда, куркыныч иде. «Тренировкадан бөтен тәнем күгәреп кайтыр инде», — дип уйлаган идем. Чөнки миңа егетләр белән дә көч сынашырга туры килде. Тик куркып калып, үземне көчсез кыз итеп күрсәтәсем килмәде”, — дип искә алды Ләйсән ул вакытларны. Бокс белән кызыксынып шөгыльләнсә дә, хәзер фикере бераз үзгәргән аның. “Бу спорт төрен яратсам да, мин боксны хатын-кызлар өчен түгел, дип саныйм. Төрле тән җәрәхәтләреннән кала, психологик яктан да авырлыклар була. Ир-атлар белән көч сынашу да юләрлек, дип уйлыйм. Әмма чыдамлылык, түземлелек буенча хатын-кызлар күпкә көчлерәк, дигән фикергә килдем”, — диде әңгәмәдәшем.
Ижауда елга берничә тапкыр бокс буенча төрле дәрәҗәдәге турнилар уза. Тик аның авырлык категориясендә көч сынашырлык башка кызлар булмаганлыктан, Ләйсәннең аларда әлегә катнашканы юк. “Төп көндәш – син үзең. Үз-үзеңне җиңә алу медальләргә караганда да мөһимрәк. Шуңа да тренировкаларда яшьләрне, балаларны күрсәм, нык сөенәм. Бокс физик яктан гына түгел, фикер йөртү сәләтен дә арттыра. Нәкъ шахмат уенындагы сыман. Чөнки бу спорт төрендә дә стратегия кирәк. Тренер да безгә: “Кем хәйләкәррәк, шул җиңә, дип еш әйтә”, — ди Ләйсән.
Аңа уңышлар теләп калабыз!

Кызларның ир-атларга хас спорт төрләре белән шөгыльләнүләренә ничек карыйсың?

Ринат Шакиров, Сарапул шәһәре: “Уңай карашта түгел. Хатын-кыз — гүзәл, матур зат. Көне-төне авыр спорт төре белән шөгыльләнеп, күбесе ир-егетләргә охшап кала. Һәр нәрсәнең үз урыны һәм чамасы булырга тиеш, дип саныйм”.

Раушания Сабирова, Можга шәһәре: “Спорт белән шөгыльләнү ул бик яхшы инде. Тик һөнәри дәрәҗәдә булса, мин каршы, чөнки кайбер спорт төрләре хатын-кыз өчен зыян китерергә мөмкин. Ә җиңелчә генә, үзең өчен булса, уңай караш­тамын. Шулай да, хатын-кыз үзе өчен файдалы булган спорт төре белән, сәламәтлегенә зыян китерми торган юнәлештә шөгыльләнергә тиеш, дип саныйм”.

Айдар Зарипов, Ижау шәһәре: “Бүгенге заманда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында тигезлек. Шуңа күрә һәркем үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнә ала, дип саныйм”.

Эльвира Хәкимова, Ижау шәһәре: “Ир-егетләргә хас спорт төрләре белән шөгыльләнүче кызларга уңай карыйм мин. Хәер, ул спорт төрләре ничек аерыла соң? Минем өчен барысы да бертигез. Һәркемнең үз кызыксынулары, шул исәптән спортта да. Монда ниндидер каршылыклар булырга тиеш түгелдер”.

Рәсүл Әхмәтвәлиев, Ижау шәһәре: “Спорт белән шөгыльләнгән кызларга хөрмәт белән карыйм. Спорт төрләрен монысы егетләр, монысы кызлар өчен дип, бүлеп караганым юк. Кем ничек булдыра ала, шулай тырыша, уңышка ирешә”.