Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


18.04.2018

Боз китүләр

Мин Актаныш районы Семиостров авыл хуҗалыгына караган Чирәм Колак авылыннан. Хәзер безнең авыл юк инде. Авылыбыз Агыйдел буенда урнашкан иде. Авылда башлангыч мәктәп бар иде. Анда безне Фәния апа укытты. Беркөнне шулай дәрес барганда Муллагали абый класска йөгереп керде дә: “Балалар, боз кузгалды”, – диде. Укытучыбыз бездән дә алдан чыгып йөгерде. Без аннан калмаска тырыштык.
Безнең бакчада кар базы бар иде. Боз китә башлагач, Гөлфая апа белән шунда боз ташый идек. Ә баз­да инәкәй боз кисәкләрен кабул итеп, тезеп-тезеп куя. Агыйдел боз­дан арынгач, авыл халкы көймәгә утыра. Хәзер кеше машинасыз беркая бара алмаган кебек, ул вакытта су буендагы авыл халкының транспорты булып моторлы көймә торды. Яр башына көймәләрен әйләндереп, эчен-тышын сумала белән буяп, көймәләрне ныклап карап, тәртипкә китереп куя иделәр. Безнең әти бакенщик иде. Аның моторлы көймәсе аерылып торды. Безнең көймә авылда иң көчлесе иде. Сабантуй җитсә, аңа унлап кеше утырды. Ә Сабантуй әткәй, абзыкайдан башка башланмый иде. Әткәй скрипкада сыздыра, ә абый гармунда уйнап кушыла иде. Бозлар киткәч, ел саен булмаса да, еш кына су баса иде. Күз алдына китереп карагыз әле: бәләкәй генә авыл, тирә-ягы урман, түбәләре салам-камыш белән капланган кечкенә йортлар су уртасында утыра. Хәзер өлкәннәрнең олы су хәсрәтен аңлыйм. Телевизордан су баскан җирләрне күрсәм, балачагым искә төшә.

Дифинә Җәмилева, Ижау шәһәре.