Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Битләре җыерчыклы булса да…
4.04.2018

Битләре җыерчыклы булса да…

Әллә картаю җитә, әллә авылда туып үскәнгә, хәзер шәһәрдә яшәсәм дә, авыл кешеләре турында бер генә ярамаган сүз дә ишетәсем килми.

Эшкә чыгып киткәнче, телевизорны кабызып куям. Иртәнге тапшыруга төрле кунак­лар чакыралар, фикер алышалар. Бу юлы тапшыруга психолог килгән иде. Ул бик күп чит илләрне гизгән ханым булып чыкты. “Чит илләргә барырга, аларның ничек яшәгәнен күрергә кирәк”, — ди. Мондый сәяхәтләргә йөрергә мөмкинлеге зур икәнлеге күренеп тора. Ул ял итә белмәүчеләргә мисал итеп, авыл халкын әйтте. “Ял итмәүләре аркасында, йөзләре ничек җыерчыклы”, – диде ул.
Авыл халкының йөзе дә җыерчыклы, куллары да яргаланган. Аларның бер матурлык салоныннан икенчесенә йөрергә вакытлары юк. Авыл халкының хезмәте һәм алар җитештергән азык-төлек тиешенчә бәяләнсә, алар чит илгә түгел, үзебезнең санаторийларга барып, сызлаган аяк-кулларын дәвалап кайтырлар иде, бәлки җыерчыклары да кимер иде. “Ял итеп кайттым, хәзер рәхәтләнеп лекцияләр укыйм”, – диде ул әңгәмә ахырында. Лекцияләр укып, бер илдән икенче илгә сәяхәткә йөрерлек мөмкинлегең булгач, яхшы инде ул. Әмма авыл халкының матди яктан андый мөмкинлекләре юк.
Без әти-әни исән чагында авылдан китеп тормадык. Җомга көнне эштән соң кайтып китә идек, юллар начар булу сәбәпле, сәгать төнге 11гә кайтып җитә идек. Шимбә иртән иртүк торып эшкә керештек. Әти сугыш инвалиды булу сәбәпле, печән хәзерләү дә, утын кисү дә, бәрәңге бакчасын эшкәртү дә, башка йорт эшләрен башкару да безнең өскә төште. Ул вакытта бик авыр кебек тоелса да, хәзер әти-әнине үзебезнең ярдәмебездән мәхрүм итмәгәнебезгә, аларга кирәк чагында булыша алганыбызга сөенәбез. Әти-әнинең бездән бик риза булып, капка төбендә озатып калулары хәзер дә күз алдында тора. Без аларның бер җыерчыкларын да күрмәдек, безнең өчен алардан да мөлаем йөзле кеше юк иде. Хәзер юллар да бик әйбәт, ләкин Ямурзада туган йортыбыз буш, шуның өстенә бер канатым да сынды. Хәзер миңа “Авылны сагынам”, — диеп шигырь язып, җырлар җырларга гына калды. Аллага шөкер, авылым яши.

Венера Фазлыева, Ижау шәһәре.