Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Бисермәннәр – азсанлы халык
1.08.2018

Бисермәннәр – азсанлы халык

26 июльдә Балезино районы Юнда авылында “Россия Федерациясенең азсанлы төп халыклары — бисермәннәрнең этник тәңгәл килүен һәм традицион мәдәниятен үстерү” темасына Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгының күчмә коллегия утырышы узды.

Музейда — милли рух

Урамга килеп кергәч тә, яшеллеккә күмелгән йортларның татар авылларындагы кебек матур тәрәзә йөзлекләре белән бизәлүенә игътибар иттем. Безне авыл башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар Анисия Николаевна Урасинова исемендәге туган якны өйрәнү музеенда күпереп пешкән күмәч һәм якты чырай белән каршы алдылар, перепечләр, хуш исле үлән чәйләре белән сыйладылар. Кунак­лар чәй эчкән арада мин музей белән дә танышып чыктым. Әлеге музей 1990 елда Ангелина Петровна Урасинова тырышлыгы белән барлыкка килгән. 2000 елда аңа Анисия Урасинова исеме бирелгән. Анисия Николаевна — 1918 елда удмурт телендә беренче спектакль куючы буларак тарихка кереп калган шәхес. Тышкы яктан кечкенә генә булып күренгән агач йорттта урнашкан музей ике өлештән тора. Бер ягында бисермәннәр йортының эчке күренеше яктыртылган, аш бүлмәсе кирәк-яраклары, элекке эш кораллары, тукылган, чигелгән кием үрнәкләре урын алган, икенче ягында авылның хәзерге тормышы, тарихы махсус стендларда чагылдырылган. Мондый музейларда күп тапкырлар булганым бар, ләкин биредә тарих исе аңкып торган экспонатларның күплегенә таң калдым. Бигрәк тә милли киемнәрнең төрлелегенә исем китте, алар бисермәннәрнең үзләренә генә хас бизәкләр белән бизәлгән, бизәнү әйберләре дә сак­ланган. Бу — бисермәннәрнең зур байлыгы.
Бүгенге көндә без ансамбльләр өчен сәхнә костюмнары теккәндә аптырашта калабыз, чөнки Удмуртия татарларына гына хас үзенчәлекләрне саклаган үрнәк итеп алырлык өлгеләр юк диярлек. Моны Ульяновскида узган күчмә утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхеразыев та билгеләп узган иде (Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әби-бабалардан калган сандыкларыгызда элекке күлмәк-камзуллар сакланса, редакциягә шалтыратсагыз яхшы булыр иде). Музейның фольклор ансамбленең репетицияләр уздыру өчен җыелу урыны булып торуы да игътибарга лаек. Чөнки шушы милли рух яшәгән урында җырлар, биюләр дә нәкъ элеккечә, бернинди үзгәрешләрсез саклана торгандыр ул.

Чабаталар модада

Клубта урнашкан һөнәрчелек йортында да үзем өчен шактый яңалык ачтым. Биредә милли кием-салым тегеп сатуны җайга салганнар. Шулай ук агачтан, каен тузыннан, агач кайрысыннан, балчыктан сувенирлар, савыт-сабалар ясыйлар икән. Миңа гына түгел, моннан берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан Кистем авылыннан килгән Илмир Касимовка да чабаталар бик ошады. Ул: “Болар бит модада. Менә монысы поездда алмаш аяк киеме итеп кияргә дә, ишек алдында йөрергә дә бик уңайлы”, — дип, аякка элеп кенә кия торган чабатаны сатып та алды. Биредә йон тетә торган станок та сакланган. Хезмәткәрләр сөйләвенчә, йон эшкәртү хезмәтен күрше-тирә авыллардан килүчеләргә дә күрсәтәләр икән.

Азсанлы халыклар канун нигезендә яклана

Коллегия утырышын Милли сәясәт министры Лариса Буранова башлап җибәрде. Ул: “Бу утырышны Балезино районының Юнда авылында уздыруыбыз очраклы хәл түгел. Биредә бисермәннәр — Россия Федерациясендә азсанлы халыклар исемлегенә кертелгән халык яши. Кызганычка каршы, бисермәннәр саны республикада кимегәннән-кими. 2002 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә 3122 кеше үзен бисермән дип теркәгән, шуларның 2998е — Удмуртиядә. 2010 елда Удмуртиядә 2111 бисермән теркәлгән. (Юкамен районында – 1062 кеше, Балезино районында – 240 кеше, Яр районында – 181 кеше, Глазов районында – 72 кеше, калганнары башка районнарда). 2002 һәм 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләрен чагыштырып карасак, бисермәннәрнең 30%ка кимүен күрәбез. Күргә-небезчә, бисермәннәрнең күп-челеге авылларда яшиләр. Димәк, бисермәннәрне саклап калу өчен, иң элек авылларны сакларга, эш урыннары булдырырга, социаль инфраструктураны үстерергә, яшьләрне авылда калдыру өчен шартлар тудырырга тиешбез. Шуңа күрә бу утырышта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Горбачев, Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика, Фән һәм мәгариф министрлыкларыннан белгечләр катнаша. Барлык сорауларны уртага салып сөйләшергә мөмкинлек булачак”, — дип, сүзне урынбасары Людмила Соковиковага бирде. Ул үзенең чыгышында Россия Федерациясендә азсанлы халыкларны яклаучы Дәүләт сәясәте белән таныштырды, эшнең нинди кануннарга нигезләнеп алып барылуы турында сөйләде. Удмуртиядә бисермәннәрне азсанлы халык буларак яклау һәм саклау эше 1992 елның июнендә Удмуртия Республикасының Югары Совет президиумы кабул иткән “Бисермән халкының тарихи исемен торгызу турында”гы карардан башлануын искәртте.

Юндада юллар төзекләндереләчәк

Алексей Викторович Горбачев агымдагы елда Удмуртиянең төньяк районнарында төзекләндереләсе юллар турында барлык мәгълүмат министрлыкның сайтында бар дип халык белән аралашудан җиңел генә котылмакчы булган иде. Тик утырышта катнашучыларның: “Яңгыр яуса, авылга кереп тә, чыгып та булмый. Мәктәп автобусларын кайчанга кадәр өстерәп йөртергә? Авылыбыз юлларын кайчан төзекләндерәсез?” — дигән сорауларына Алексей Викторович: “Ижаудан килеп, юлларыгызны төзекләндерүне көтеп ятмагыз. Сезнең як ташлы комга бай. Чокыр-чакырны тигезли аласыз. Эшмәкәрләрдән дә ярдәм сорагыз. Сезнең юлларны төзекләндерү 2020 елдан соң гына каралган”, — дигәч, “Юнда” муниципаль берәмлеге башлыгы Владимир Урасинов: “Әйе, безнең як ташлы комга бай. Тик безнең техника юк. Әгәр сез безгә техника бирсәгез, бу эшләрне башкара алыр идек”, — диде. Нәтиҗәдә министр үзенең кәрәзле телефон номерын бирде, элемтәдә торып, бу мәсьәләне хәл итәргә ышандырды.

Гармуннар булачак

Мәдәният һәм туризм министры Владимир Михайлович Соловьев сүзне озакка сузмыйча, мәдәният хезмәткәрләренә бисермән ансамбльләренә күпме сәхнә костюмы, нинди уен кораллары кирәклеген ачыклап, исемлек төзергә кушты һәм сентябрь аенда бөтен сорауларны уртага салып сөйләшү өчен җыелырга тәкъдим итте. Мөмкинлектән чыгып, киләсе елда матди ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Яшьләр авылда калмый

Юнда авыл җирлеге башлыгы Владимир Урасинов авыл халкын борчыган сорауларга тукталды. Авылга терәлеп үк ике яктан да газ торбалары узуга карамастан, әлегә кадәр авылга газ кермәвен бисермәннәргә каршы алып барыла торган сәясәт дип кабул итүләрен ачынып сөйләде ул. Чөнки күрше Исаково, Паюра, Ягошур, Котегово авылларында яшәүчеләр инде күптәннән табигый газдан файдаланалар икән. Шулай ук кәрәзле элемтә, интернет кебек замана технологияләре дә бу авылга килеп җитмәгән. Телефоннан сөйләшү өчен башта биегрәк урын эзләргә кирәк булуы уңайсызлыклар тудыруы турында да әйтеп узды. Әлбәттә, мондый шартларда яшьләр авылда калырга ашкынып тормыйлар. Соңгы биш елда авыл халкы 19%ка кимегән. Мәктәп, клуб, балалар бакчалары, музей – боларның барысын да төзекләндерәсе бар. Бу биналар 30 елдан артык ремонт күрмәгән.
Владимир Гаевич сөйләвенчә, авылга быел 372 ел тулачак. Бүгенге көндә биредә 412 кеше яши. Мәктәптә күрше-тирә авыллардан килеп укучылар белән бергә 83 бала белем ала.

Бисермәннәрне танытуга яшьләр алына

Юнда клубы директоры Надежда Сидорованың чыгышы аеруча җанлы булды. “Шушы көннәрдә армиядә хезмәт итүче авылдашыбыз: “Миңа бисермәннәр турында күбрәк язып җибәр әле. Монда хезмәт итүчеләргә “мин бисермән” дигән идем, алар шаккаттылар. Мондый милләт турында ишеткәннәре дә юк икән”, — дип язуы күп нәрсә турында сөйли. Димәк, безгә әле эшлисе дә эшлисе. Без моны яхшы аңлыйбыз. Яшьләрдә телебезгә, гореф-гадәтдәребезгә карата кызыксыну уяту җиңел түгел. Төрле фестиваль-конкурсларда, бәйрәмнәрдә катнашу бу эштә зур этәргеч булып тора. Шуңа күрә без — “Азвесь крезь” фольклор ансамбле белән Санкт-Петербургта уза торган Гербер бәйрәмендә дә катнашырга теләк белдердек. Юл чыгымнары шактый булса да, без анда барачакбыз. Яшь буын үзенең тамырларын белеп үсәргә тиеш. Моны аңлату – безнең төп бурычыбыз. Нигә кирәк ул диючеләр дә бар, әлбәттә. Андыйларга без болай дибез: үзебезнең рухи байлыгыбызны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру өчен. Ә үзеңнең кемлегеңне белмичә торып, моны эшләп булмый”, — дип сөйләде ул күпмилләтле Удмуртиядә бисермән яшьләренең тоткан урыны турындагы чыгышында һәм бисермән яшьләре оешмасы оештырырга җыенулары турында да әйтеп үтте.

Проблемалар уртак

Чыгыш ясаучыларны тың-лаганда, мин халык саны күпме булуга карамастан, барлык милләтләрнең дә проблемалары бер булуга игътибар иттем. Әгәр без, Удмуртиядә яшәүче татарлар, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга барыбыз да бер булып алынмасак, якын киләчәктә безнең дә кимүебез Һәм бисермәннәр хәлендә калуыбыз. Ә бердәмлегебез, бу юнәлештә алып барылган эшебезнең нәтиҗәсе 2020 елдагы халык санын алу вакытында ачык күренәчәк.

Рәмзия Габбасова.