Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Биктеш авылына – 200 ел
11.07.2019

Биктеш авылына – 200 ел

«Харис, Вагыйзь, менә дүрт өй монда, уртада әле Фатыйх белән Әминә җиңгәйләр бар», — дип тезеп китә Сания апа Касимова. Биктештә гомер кичерүчеләрне санап чыгарга кулдагы бармак­лар җитә — егерме биш йортның җидесендә генә ел әйләнәсе тормыш кайный, тугыз кеше яши. Калган өйләр көздән бушап кала. Күпләр Глазов шәһәренә, район үзәге Балезинога күчеп китеп, нигезләрен җәйге бакча итеп тота. Сания апа үзе дә. «Шушында тудым, шушында үстем, ат кебек көчемне салдым. Җиде класс бетереп, колхоз­да эшләдем. Кырык өй иде, авылда халык күп иде, 35әр кеше иртәнге өчтә печәнгә чыга идек. Кояш баеганчы эшләдек, тагын клубка да чыга идек. Клубыбыз бар иде. Үз авылыбызда өч класска кадәр укыдым. Мәчетебез, янгын каланчабыз бар иде. Бик ямьле авыл иде, бик тату тор-
дык», – дип дәвам итә әңгәмәдәшебез. Каланчаны Лудорвай музей-тыюлыгына күчереп
утыртканнар, мәчет күптән юк. Клубның бер өлеше әле исән, аның да мәктәп булган ягы сүтелгән. Буш торса да, ташландык кебек түгел — тәрәзә йөзлекләрен буяганнар. Авыл уртасында — сугышта һәлак булганнарның исем-фамилияләре уелган мәрмәр таш, 9 майда «Хәтер уты» да кабызалар икән. Районда өченче тапкыр уза торган «Касимовлар җыены»н быел Биктеш кабул итте. Шул уңайдан, авыл җанланып, күтәрелеп киткән. Коймаларны яңартканнар, йорт-кураларны тәртипкә китергәннәр, чүп үләннәрен чапканнар. Ә җыенны авылларында уздыруны биктешлеләр үзләре сораганнар. «Авыл яңарсын, авылга дәрт керсен өчен, иман-ихсан кайтсын, кеше килеп куанышсын, якташлар җыелсын өчен», – дип аңлата Удмуртиянең төньяк районнары мөхтәсибе Илмир Касимов. Балезино районының татар авыллары тарихына килгәндә, ул үзе аяклы белешмә кебек.

Ике йөз ел элек

Биктешкә 1818-1825нче елларда Рафикъ Фәйзулла улы Касимов нигез сала. Нәселе Кистемне нигезләгән Мөхәммәтколга барып тоташа, Нократ кенәзе Касим бинең ерак оныгы да ул. 1809 елда Рафикъ өйләнеп, улы Гыйбадулла туа, әмма хатыны озак яшәми, вафат була. Тол калган Ра­фикъны 1810 елда хәрби хезмәткә алалар. Аннан соң ул Пермьдә заводта эшли, 1818 елда туган туфрагына кайта. Унсигез яшьлек Җәмилә Касимованы хатынлыкка ала, уллары Фадлүлла туа. Кистемдә чәчүлек җирләр җитмәгән чор була. 1804-1835нче елларда Вятка губерниясендә патша хөкүмәтенең межалау турындагы карары нигезендә, кистемлеләр алдында удмуртларга кулланырга (арендага) биреп торган җирләреннән мәхрүм калу куркынычы туа. Җирләрен саклау максатыннан, башта Падера, соңрак Әхмәди, Биктеш, Кече Парҗы авыллары барлыкка килә. Биктеш утырган Уварсемка елгасының сул ярында удмуртлар яшәгән. Җир белән бәйле каршылыклар тугач, алар күчеп китеп, удмурт Биктешенә нигез сала. Рафикъ Касимов исә, Уварсемканың уң ярына урнашып, татар Биктешенә нигез сала. Башта ул йортында җәйләрен генә яши, кышка Паюра авылына китә торган була. 1825 елда инде Биктештә теркәлә. Авылда аның нәсел дәвамчылары калмаган, уллары сабый чакта ук дөнья куялар. 1830 елда Биктешкә Тәрҗемә Касимов күчә. Авылдагы «Гали балалар», «Гани балалар» дип йөртелүче нәселләр — аның дәвамчылары. Алардан соң Кистемнән Биктешкә күчүчеләр: Сабит Касимов, Шәмгун Касимов (“Шәми балалар”га нигез салучы), Галим Касимов (аннан “Нәби балалар” нәселен дәвам итә), Фәтхулла Касимов. Үрьякала авылыннан Гафур һәм Бикташ Тютиннар килә (“Гафур балалар” һәм “Бикташ балалар”). Авылга Бикташ күченгәнчегә кадәр авылның исеме булмаган дигән сүзләр бар, имеш Биктеш атамасы шуннан киткән. Әмма Бикташ Тютин күченгәнче үк 1834нче елгы җанисәп документларында авылның исеме бар инде. Мөгаен, ул татарларга кадәр шунда яшәгән удмурт кешесе исеменнәндер. 1879-1880нче елларда Казан губерниясе Шәмәк авылыннан Әбүбәкер Насыйров гаиләсе белән Биктешкә имам буларак килә. Ул указлы мулла булмый, чөнки Биктеш авылы башта Кистем, соңрак Паюра мәхәлләсенә керә. 1902 елда гыйбадәт йорты салына, ул егерменче гасыр уртасына кадәр эшләп, аннан сүтелә. Беренче җанисәпкә караганда, 1834 елда Биктештә 2 генә гаилә булса, бер гасыр дәвамында авыл зураеп, 1940-50нчы елларда инде 40 йорт булып, 200ләп кеше яши.

Клуб юк,ансамбль бар!

«Биктеш кайда, Биктеш кайда,
Биктеш Паюра ягында,
Кошлар булып очар идем,
Бик сагынган чагында», — дип җырлыйлар «Шатлык» ансамбле үзешчәннәре. “Безнең репетицияләр бик кызык үтә: өйдән-өйгә йөрибез. Бер-беребезгә кунакка барсак та, җырлашып утырабыз. Ансамблебездә җиде кеше, гармунчыбыз –Үрьякаладан”, — дип сөйли Розалия Тютина. Шул җиде кешенең дүртесе — үзара туганнар! Кайсы Паюрада, кайсы район үзәгендә яши, әмма җыелалар һәм үзләрен Биктешнеке саныйлар. Ансамбль беренче Касимовлар җыенына әзерләнгәндә барлыкка килә. Шуннан бирле яшәп, төрле милли чараларда катнашып килә, таралмый. Милли күлмәкләр тектергәннәр, үз репертуарлары бар. Өченче җыенга килүчеләрне да алар каршылап торды.

Касимовлар җыенына!

Игра-Глазов трассасыннан борылып, Биктешкә илтүче юлны да былтыр якташлары Ринат Илдус улы Касимов ярдәме белән төзекләндергәннәр. Җиңел машиналар бер-бер артлы җилдереп кенә уза. Яңартылган коймаларга, шау чәчәктә утыручы гөлҗимеш куакларына сокланып, без дә авыл аша җыен мәйданына узабыз. Ә анда 5-6 казанда ботка пешә, самавыр торбаларыннан төтен күтәрелә, чәй кайный, кәрәзле бал белән сыйлыйлар! «Чуен казаннарны бөтен тирә-як авыллардан җыйдык, боткабыз хәләл ит белән! — диләр учак­лар янында кайнашучы апалар. Илмир хәзрәт безне юлдашым Нәзирә Салихҗан кызы Касимова белән шәҗәрәләр эленгән тирмәгә алып керә. Нәзирә ханымның әбисе Биктештән, шушы фестивальгә бер ел эчендә Биктеш авылының барлык нәсел шәҗәрәләрен төзегәннәр! Касимовлар гына түгел, Тютиннар, Насыйровлар, Абашевлар һәм Файзулиннар да. Авыл халкы да булышкан, архивларда эзләнгәннәр. Җыен Касимовлар ыруының бөтен илгә сибелгән дәвамчыларын тарта хәзер. Төмән өлкәсеннән «Пышны» ансамбле җитәкчесе Җәгъфәр Касимов шуларның берсе. «1928 елда әтием бер ир туганы белән Кече Парҗы авылыннан Себергә китә. Авылдан ул вакытта бик күп кеше кузгала, шулай итеп, Себердә дә Касимовлар нәселе барлыкка килә. Әтием мактана иде: “Удмуртиядә ыруыбыз зур”, — дип. Әни: “Исән чагыңда алып барып күрештер балаларыңны”, — дип әйтә иде. 1972 елда әти энем белән мине алып кайт­ты. Касимовлар яшәп яткан барлык авылларда булдык. Минем колагымда һаман да чишмәләр чел­терәве, атлар кешнәве, киндер суккан тавыш, тимер суккан чың яңгырый кебек. Миңа ул вакытта 20 яшь иде, авыллар гөрләп яши иде», — дип, истәлекләре белән уртаклаша фестиваль кунагы. Касимовлар хәзер дә туган туфракларында нык басып торалар. Өч ел рәттән ыру җыенын җыюлары гына да шуңа дәлил. Сәхнә гөрләп торды: һәр авылның үз ансамбле бар, кайсыларында ул хәтта ике-өч тә. Бер урында Сабантуй бәйгеләре гөрләде. Милли бәйрәмебезне Биктештә ел да уздыралар икән. Яшьләр өчен кичке уен да бар иде, без инде анысына кала алмадык. Биктешлеләр мактап сөйләгән ике пыртны (буаны шулай атыйлар икән авылда) да күрә алмадык. Димәк, әле Биктешкә кабат килергә сәбәп бар!

«Фәрманым шул булыр!»

«Туган авылыгызны онытмагыз, телебез, динебез, бабайлардан калган җиребезне саклап, киләчәк буыннарга тапшырыгыз!». Ерак оныгы һәр җыенда Касим би ролендә сәхнәгә чыга, ыру башының васыятен җиткерә. «Касимовлар җыенып» киләсе елда Кече Парҗы авылында уздыру турындагы фәрманны ул Кәрим Фәттахетдин улы Касимовка тапшырды. Ә фестивальнең төп
оештыручысы Фәридә Касимова (Паюра мәдәният йорты җитәкчесе) шул чакта читтә генә елмаеп торды. Ул тәгаен белә; быел биктешлеләр Җыенны искитәрлек оста оештырган шикелле, Кече Парҗы халкы да булдырыр! Моңа Аллаһ Тәгалә дә ярдәм итәчәк, чөнки Җыенның максаты изге, ул җырлап-биеп күңел ачуга гына кайтып калмый, ә милли үзаңыбызны, динебезне, телебезне саклап калуга юнәлтелгән.

Фәнзилә Салихова.