Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бер күрешү — үзе бер гомер
16.08.2018

Бер күрешү — үзе бер гомер

Август аеның ямьле ял көннәренең берсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы исем астында Яңа Авыл кешеләрен очрашуга җыйды.

Зарланырга яратсак та, рәхәт заманда яшибез: көн дә бәйрәм. Ә мондые безнең авыл халкы өчен беренче тапкыр әле. (Безнең авыл халкы өчен дим. Тумышым белән бу авыл­ныкы булмасам да, гомеремнең 40 елы шушында узган бит). Билгеләнгән вакыттан иртәрәк җыела башлады халык мәдәният йорты янына. Иртәдән бирле ишетелеп торган моңлы җырлар да тартып китергәндер аларны. Ә иң мөһиме: күрешәсе, очрашасы, үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп бер сөйләшәсе-аралашасы килү теләгедер, мөгаен. Әнә алтмышны тутыручы ханымнар-сыйныфташлар, мәктәп елларын искә төшереп, озакка сузмыйча, сыйныфташлар белән очрашу оештырырга да сөйләшеп алдылар. Тагын да өлкәнрәкләре кемнәр исән, кемнәр бакыйлыкка күчкән, моңсуланып, шуларны барлый. Сагыну, җирсәү — өлкән яшьтәгеләргә хас сыйфат. Бәйрәмдә нәкъ менә өлкәнрәк буын кешеләренең күбрәк булуы — гадәти күренештер. Бәйрәм башлануга бар да тын калды. Нәни кызларның ихлас сүзләре, мәдәният йорты хезмәткәрләренең туган авыл турындагы моңлы җырлары барыбызны да бәйрәмгә алып кереп китте. Җирле үзидарә советы җитәкчесе Хәлил Мөбарәк улы Ногуманов авылдашларны бәйрәм белән котлады. Авыл халкының мул тормышта яшәвен, әмма авылның картаюын, соңгы 15 ел эчендә авыл халкының 25%ка кимүен дә әйтеп үтте авыл җитәкчесе. Урта мәктәбе ябылып, ферма, машина-трактор парклары таралып беткән авылда яшьләр ничек яшәргә тиеш соң?! Авылыбызның хөрмәтле абыстае, 82 яшьлек Сәмига апа Гыйззәтуллина — шушы авылга 1929 елда беренчеләрдән булып, Көчек авылыннан күчеп килеп, нигез салган, авыл советы рәисе булып эшләгән Динмөхәммәт абый Юсуповның кызы — авыл тарихы, аның күренекле кешеләре турында сөйләде. Ул да, 50-60нчы елларда гөрләп күтәрелгән авылның бүгенге көндә сүнеп баруына, эшсезлекнең артуына, машина-трактор тавышларының тынып калуына борчылуын белдерде. Авылның иң өлкән кешесе — гомере буе халыкның сәламәтлеген кайгыртып яшәгән 92 яшьлек Кафия апа Минһаҗева — сугыштан соңгы авыр еллар турында, авыл халкының һәрвакыт кешелекле, ярдәмчел булуы турында әйтеп үтте. ”Дөньялар тыныч булсын, балалар без күргәннәрне күрмәсен иде”, — диде ул. Әйе, өлкән буын авылның, балаларының, оныкларының киләчәге өчен борчыла. Ай, без генә чишә торган проблема булса икән бу! Бөтен Рәсәй өчен хас бит бу күренеш.
Ә бүген бәйрәм — авыл бәйрәме! Димәк, авыл яши әле. Әнә “Шатлык” ансамбле кызлары очынып-очынып Рәзинә апалары өйрәткән биюләрне бииләр. Биючеләрне җырчылар алыштыра. “Без бүгенге бәйрәмгә читтән артистлар чакырмадык”, — дигән иде Хәлил Мөбарәк улы. Безгә нигә кирәк читтән артист­лар, үзебезнекеләр булганда! Әнә Сәмига апа Хәлиуллинага гына карагыз: сөбханалла, 84 яшьлек апабыз, Бәйкидән килеп, авылдашларына үз җырларын бүләк итте, сеңлесе Розалия апа белән берничә мәзәк сөйләп, көлдереп тә алдылар әле. Мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Яран гөл” фольклор ансамбле чыгышын да бик җылы каршылады тамашачы. Бәйрәм гөрләде. Нинди дә булса сәбәпләр белән килә алмаганнар өчен микрофон аша аның барышы бөтен авылга яңгырап торды. Соңрак кунаклар чәй табыны янына күчтеләр. Сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл өстенә Фәнсөя ханым Галиуллинаның нәкъ менә Яңа Авыл мәдәният йорты кызларының махсус рецепты белән пешергән карга боткасы да куелды. Тагын җыр-моң, истәлекләр… озак утырылды. “Киләсе елда авылга нигез салынуга 90 ел була, бу очрашу репетиция булды. Алдагы елда бөтен авылдашлар җыелсак иде”, — диделәр бәйрәмне оештыручылар. Дөньялар тыныч булсын да, сау-сәламәт күрешергә язсын.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.