Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бер горурлык хисе яна миндә…
8.05.2019

Бер горурлык хисе яна миндә…

Габдулла Тукай — халкыбызның яраткан шагыйре, шигърият күгендә балкып янучы йолдыз. Аның шигырьләре гасырдан гасырга күчеп, күңел кылларын тибрәтә. Апрель — бөек Тукаебызның туган ае.
13 апрельдә Сарапул шәhәренең “Электрон” мәдәният сараенда “Халкым белән горурланам” исемле татар халкының мәдәнияте көне үтте. Без дә, 21 нче мәктәп укучылары, “Әбиемнең күңел сандыгы” дип аталган кичәдә катнаштык. Төркем белән татар халык биюен күрсәттек. Тамашачылар безнең чыгышны җылы кабул иттеләр. Гомумән, алкышлар тынып тормады. Яңа ачылган Татар мәдәнияте үзәге үзешчәннәре дә тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгуларына карамастан, тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерделәр. Без әнием белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
14 апрель көнне Ижауда «Спартак» халык иҗаты йортында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” төбәкара бәйгесенең йомгак­лау концерты узды. Бәйгегә төрле авыл–шәhәрләрдән җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста балалар җыелды. Без дә — Сарапулдан утыз бала — шушы чарада катшашу бәхетенә ирештек. Без татар халык биюен башкарып — II дәрәҗә, Г.Тукай әкиятләре буенча әзерләнгән “Серле урман” композициясе өчен — II дәрәҗә, “Тукай төшләре” исемле биографик композиция өчен — I дәрәҗә, Камалиев Тимур “Су анасы” әкиятен яттан сөйләп — I дәрәҗә, ялгыз җыр номинациясендә Шаһабиева Илүзә — III дәрәҗә, Арсланова Элина бабасы белән ялгыз җыр башкарып, II дәрәҗә дипломга лаек булдык. Мәктәпкәчә яшьтәге берничә кыз дипломант булдылар. Мин зур дулкынлану белән Тукай ролен уйнадым.
Хәзер дә мин шушы чаралар тәэсире астында яшим. Габдулла Тукай, татар халкының тарихы турында күпме яңа мәгълүмат тупладым, нинди генә матур чыгышлар күрмәдем, күз явын алырлык милли киемнәрнең төрлелеге – үзе бер тамаша. Беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк бастым. Мин татар телендә сөйләшәм hәм татар булуым белән горурланам! Бу чараларны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Алда да шундый бәйгеләрнең уздырылуын телим.
Тукай абый шигырьләре –
Үзе бер серле сандык.
Шул сандыкны ачып уку –
Безнең өчен зур шатлык.

Булат Хәлиуллин, Сарапул шәһәре, 21нче мәктәп.