Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Бер гаиләнең биш шатлыгы
4.03.2021

Бер гаиләнең биш шатлыгы

Хәзерге заманда биш балалы гаиләләр, ул балаларның барсы да малай булуы бик сирәк күренеш. Ижау шәһәрендә яшәүче Раушания һәм Фәнис Мостафиннар гаиләсендә биш ул тәрбияләнә. Булат белән Алмаз Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназиядә белем алалар. Сәлим балалар бакчасына йөри. Игезәкләр Сөләйман белән Илданга өч айдан артык кына әле. Гаиләдә һәркем үз эшен белә, ә хәзер, игезәкләр тугач, барсына да эш җитәрлек. Дини йолаларны да үтиләр, барсы да татарча аралашалар, балалар телне камил белә.

Чишмә башы

Әхәт абый белән Илсөя апа гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Киң күңелле, ачык йөзле гаилә алар. Илсөя апаның зәвыклы киенгәненә, Әхәт абыйның акыллы ир-ат булганына соклануымның чиге юк. Без Илсөя апаны яратып «Чәкчәк апа» дип йөртәбез. Ижау шәһәрендә чәкчәк пешерү цехы ачкан һәм аны милли брендка әйләндереп җибәргән бердәнбер хатын-кыз ул. Әхәт абый белән Илсөя апа бер-берсен сайлап ялгышмаганнар, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, ике кызлары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, җиде оныкларына кадерле бабай белән әби, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, шәһәрдәшләре, авылдашларының ышанычын, хөрмәтен казанган, киң күңелле чын кешеләр.

Илсөя апа: “Җиде малай (икенче кызларыныкы да ике малай) — оныкның әбисе булу бик күңелле. Бабайларын 23 февраль белән котларга килделәр. Иң олысы Булат барсын да тезеп бастырды. Бабалары янына солдатларча атлап килеп, тәбрик иттеләр. Шул чакта сөенечтән күзләремә яшь килде. Тиздән бу сафка тагы ике малай кушылачак. Татар гаиләләрендә әнигә — “мама”, әбигә — «бабушка» дип эндәшүләренә күңелем әрни. Безнең бит бик матур “әни, әби” сүзләре бар. Әти-әниләр, әби-бабайлар шул сүзләрне өйрәтсеннәр иде. Балаларыбыз безнең гамәлләрне күреп үсәләр, ул аларның күңеленә кереп кала һәм алар киләчәктә шуны кабатлаячаклар. Намаз укыганыбызны күрәләр: “Бабай белән әби намаз укый, тавышланмагыз”, — диләр. Тәртипле, иманлы булу беркемгә дә кома­чауламый бит”.
Әхәт абый: “Малайлар үстерү әти-әнигә җиңел түгел. Аларны эш белән тәрбияләп, тормыш көтәргә өйрәтеп үстерергә кирәк. Үзебез шәхси йортта яшәгәч, барсына да эш җитәрлек. Алар килү белән эшкә тотыналар. Кечкенәсенә чаклы кар көрәргә тырыша. Оныкларыбыз динебезне тотсыннар, үзебез бу дөньядан киткәч, дога кылырдай тәүфыйклы балалар булсыннар, дип телибез. Мөселман кызлары насыйп булып, гаиләләр корып, матур итеп яшәсеннәр иде”.

Игезәкләр — бизәкләр

Илебездә күп балалы гаиләләрнең саны артык күп түгел. Моның ни өчен шулай икәнлеге дә аңлашыла. Бу иң элек дәүләт тарафыннан ярдәмнең аз булуына, шулай ук җәмәгатьчелек фикеренә бәйле. Беркемгә дә сер түгел, без стереотиплар дөньясында яшибез. Берәүләр күп бала тәрбияләүче әниләрне хуҗабикәгә әверелеп, һөнәри яктан үсеш алмый, ди. Икенчеләр мондый гаиләләргә шикләнеп, хәтта ниндидер дәрәҗәдә шелтә белән карый: янәсе дә алар балаларны бары тик дәүләт «җилкәсен кимерү» өчен генә таба. Бәхәссез, арада андыйлар да очрыйдыр. Әмма бу барлык күп балалы гаиләләр дә шундый дигән сүз түгел. Кемнәндер ярдәм көтеп утырмыйча, балаларын аякка бастыру, лаеклы үстерү өчен бар көчен салган әти-әниләр күпчелекне тәшкил итә. Ә инде 3 һәм аннан да күбрәк балага тормыш биргән әниләрнең кайчагында бизәнергә-төзәнергә, матурлык салонына йөрергә вакыты калмавына килгәндә, монда да бәхәсләшерлек җирлек бар. Без якын кешеләребезне, чәченең буялган-буялмавы, гәүдәсенең зифа булу-булмавы өчен генә яратмыйбыз, хөрмәт итмибез ич. Бәхет тышкы чибәрлектә түгел, ә бәлки эчке матурлыкта, балаларың өчен хәстәрлекле гүзәл Ана булуда! Тарих сәхифәләрендә моңа мисаллар җитәрлек. Италия шагыйре Петрарканың сөекле Лаурасына мәхәббәтен генә алыйк. Лаура 11 балага тормыш бүләк иткән ханым буларак билгеле. Моңа карамый ул шагыйрьнең музасына, гомерлек мәхәббәтенә әверелгән. Бөек рус шагыйре Пушкин да 4 бала тәрбияләгән хәләл җефете турында «Сафлык-гүзәллек үрнәге ул» дип язган. Һиндстандагы мәхәббәт, тугрылык билгесе булган «Тадж-Махал» сарае 11 сабыйга гомер биргән гүзәл затка багышланып төзелгән… Шундый уйлар белән Мостафиннар гаиләсенә юл тоттым.

Әлеге йортның бусагасын атлап керүгә үк, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек йөгерде. Кечкенә балалар булган өйгә генә хас үзгә атмосфера биредә. Кунак бүл­мәсендә игезәк ике малай янында әтиләре Фәнис, әниләре Раушания, әби­ләре Илсөя, бабалары Әхәт бөтерелә. Аш бүлмәсендә икенче уллары Алмаз тырышып-тырышып салат ясый. Булат белән Сәлим конструктор җыю белән мәшгуль.

Раушания белән Фәниснең танышулары да кызыклы. Резидә белән Раушания (апалы-сеңелле) Үзәк мәйданга күңел ачарга баралар, шунда Фәнис белән Рөстәм килеп, аларга сүз кушалар. Озатырга кайталар, аларның икесенең бертуган икәнен белмиләр. Икесе бер фатирның ишегеннән кереп киткәч кенә, аларның бертуган икәнлеген аңлыйлар. Шул көннән бирле Резидә белән Рөстәм, Раушания белән Фәнис бергә.
Статистика буенча, игезәкләр яңа туган сабыйларның ике процентын тәшкил итә. Аларның ничек яралганын медицина да төгәл генә аңлатып бирә алмый. Бу нәселгә, геннарга, ата-ананың яшенә дә бәйле, диләр. Ничек кенә булмасын, бер көнне дөньяга аваз салган игезәкләргә сокланмый мөмкин түгел! Игезәк бала дөньяга килү — табигать могҗизасы. Әти-әни өчен дә икеләтә зур бәхет. Әмма мондый бәхет сирәк кешеләргә генә бирелә.

Фәнис: “Гаиләмдә биш малай тәрбия­ләрмен дип башыма да килмәде. Раушания авырга узып, игезәкләр була дигәч, бер атна ышанмыйча йөрдем. Игезәкләрне кулыма алгач кына инандым. Балаларыбызны барлык эшкә өйрәтергә тырышабыз. Кайчакта эштән кайтканда, кәеф булмый, ә өйгә кайтып керү белән аларны күргәч, яшисе килеп китә”.

Раушания: “Гаилә ул — Аллаһыдан би­рел­гән бер нигъмәт. Иң зур бәхет шушы нигъ­мәткә ия булып — ана булуда. Күп балалы әни ул — универсаль кеше: укытучы-тәрбияче дә, шәфкать туташы-психолог та, пешекче-җыештыручы да. Ә инде төп эшем — балалар тәрбияләү. Бу хезмәтне җиңелләр рәтенә берничек тә кертеп булмый. Балалар даими тәрбиягә, күзәтүгә мохтаҗ. Мәктәп яки бакчадамы, өйдә яисә урамдамы: минем күңел һәрчак алар белән. Игезәкләр була дигәч, башта куркып калган идем. Ә хәзер бик күңелле, рәхәт. Ярдәмчеләр бик күп. Әти-әниләр һәрвакыт ярдәмгә килеп җитәләр. Өйдәге алты ир-ат барысы да миңа булыша. Ишле гаиләдә үскән балалар аеруча туган җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел була бит. Бәхетләре генә булсын!”

Гаилә — милли тәрбиянең нигезе, дибез. Әлеге милли җанлы гаиләләр, балалар булганда, милләтебез киләчәге өметле. Агач — яфрагы, кеше гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете — аның гаиләсе. Мостафиннар кебек яшь, матур, күп балалы гаиләләргә карап, күңелдә соклану хисе туа.

Рәфилә Рәсүлева.